Бәла агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри. Дөнья булгач, төрле хәлләр килеп чыга шул: кемдер бик якын кешесен югалта, икенче берәүдә дәвалап булмаслык чир табалар, өченчесе хыянәт ачысын татый: ире яки хатыны белән аерылыша... Шулай да иң авыры – кемнедер кире кайтмас юлга озату. Чарасызлык, үкенү, үртәлү, бәргәләнү, өзгәләнү... Безгә, психологларга, бик таныш күренеш. Күтәрә алмаслык хәсрәт белән очрашканда, кешедә «ачы хәсрәт синдромы» барлыкка килә.