Аһ, бу нәфис куллар!

Яз-җәй көннәрендә, кыска җиңле күлмәкләрдән йөргәндә, беләзек, йөзек ише, игътибарны җәлеп итәрдәй бизәнү әйберләре дә таксаң, кул тиресе «тел-теш тидермәслек» булырга тиеш. Кулларны тәрбияләү өчен берничә рецепт тәкъдим итәбез.
Тозлы кәбестә, әчегән сөт, эремчек суы кул тиресен яхшы йомшарта. Кулыгызны биш-ун минутка шуларның берсенә тыгып торыгыз да, җылы су һәм сабын белән юып, майлы крем тидерегез.Кул тиресен тәртипкә китерү өчен бәрәңге пешкән су да – менә дигән.
Кул тиресен агартыйм дисәгез, әллә нәрсәләр эзләп ерак барасы юк. Түтәлдә генә үскән кузгалак суты да тирене бик яхшы агарта.
Яргаланган кул тиресен йомшарту өчен менә бу рецептны кулланып карарга була: 25 г миндаль мае, 1 йомырка сарысы, 1 лимон сутын бик яхшылап туглыйбыз. Кич белән, эшләр беткәч, шушы массаны кулга сылап, өстеннән чүпрәк перчатка киябез. 3-4 сәгатьтән соң юып төшереп, кулга тукландыргыч крем сылыйбыз.

Тукландыргыч кремны да өйдә ясарга мөмкин: 1 аш кашыгы теләсә нинди кипкән дару үләненә (ромашка, пәйгамбәр тырнагы, бака яфрагы) 1 стакан кайнап торган су агызып, бер сәгать төнәтәбез. Су «мунчасы»нда эретелгән 1 аш кашыгы балга 2 аш кашыгы үлән төнәтмәсе кушабыз. 50 г каз маена (башка төрле майлар да ярый) 1,5-2 аш кашыгы кастор мае һәм үлән төнәтмәсе салынган балны кушып, бик яхшылап туглыйбыз. Кремны суыткычта сакларга кирәк.
Менә бу рецептны да кулланып карарга була: ланолин кремын бер савытка сытып чыгарып, аш кашыгы алоэ суты һәм 2 аш кашыгы зәйтүн мае өстибез. Барысын бергә яхшылап туглагач, крем әзер.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.