Логотип
Белгеч киңәше

Сернең урыны - сандыкта?

Тормыш озын, сикәлтәле. Гаилә корганда парлар гомерлеккә дип кавыша, тик, кызганыч, барысы да алтын туйларга кадәр бергә барып җитә алмый шул... Еш кына аерылышу­лар­ның төп сәбәбе булып акланмаган өметләр, юкка чыккан ышанычлар тора. Вакытында булган ачыктан-ачык сөйләшү барысын да үз урынына куяр иде. Нәкъ менә бәян ителгән икенче вакыйгадагыча. Хәер, бу очракта кыз егетен бары тик сы­нап карарга гына теләгәнгә ошый…
Беркемгә дә сөйләмәгән, йөрәк түрендә йөрткән серләре, яшерен хатирәләре тормышта һәркемнең була. Берәүләр серләре белән җиңел генә бүлешергә күнеккән, икенчеләр өчен сер алмашу мөмкин булмаган хәл. Тик язмыш үзе кайбер вакыт мәсьәләне шундый итеп куя – серне саклау-сакламау, дөреслекне ачу-ачмау алдагы бөтен тормышны үзгәртеп җибәрергә мөмкин. Язмадан күренгәнчә, әни кеше алдына да әлеге четерекле сорау котылгысызлыгы белән килеп баса: әйтергәме кияү буласы кешегә чынбарлыкны, яки, берни булмагандай, дәшми генә калыргамы? (Янәсе, сез бит киленнең сәламәтлеге белән үзегез кызыксынмадыгыз, ә без инде ул турыда уйламадык та…) 

Беренче карашка, әни кеше ялгыш карар кабул итә кебек – буласы кияүгә барын да ачыктан-ачык әйтеп бирә: кызының авыру булуын да, холык-фигыленең кытыршылыкларын да… «Искиткеч юләрлек», – диярсез сез. Әгәр дә кияү, куркып, кире уйласа, баласының бәхете, хыяллары җимерелсә… Кеше язмышы бит ул! Ә мәсьәләгә тирәнтенрәк караганда, әни кешене аклау бик җиңел: аның ачыктан-ачык сөйләшүе бу очракта бик тә кирәк. Әйе, нәтиҗә төрле булырга мөмкин: бәлки кияү егете кире уйлар, туйлар булмый калыр, ә кыз бала гомерлек йөрәк җәрәхәте алыр… Язмадан күренгәнчә, бәхеткә каршы, бар да яхшы тәмамлана: кияү булган кеше, чыннан да, кәләшен чын йөрәктән яраткан, сүзеннән кайтмаган, ә сөйгәне турындагы яман сүзләр аның фикерен үзгәртмәгән. Гомумән, инде еллар үткәннән соң бу ир-егет турында бары яхшы фикер генә әйтеп булыр иде: матур гаилә корганнар, хатынына, вәгъдә иткәнчә, югары белем алырга мөмкинлек биргән, ике кыз үстергәннәр. Авыр минутларда, бик катлаулы операцияләр кичергәндә ул хатынының янәшәсендә булган – шулай итеп, гаиләне, бер-берсен саклап кала алганнар. Ә инде ана белән булачак кияү арасында күптән булган сөйләшүгә кайтсак, шуны әйтәсе килә: туйлар узганнан соң, бергә яшәү дәверендә, дөреслек, һичши­ксез, ачылыр иде. Менә инде ул очракта ир кешенең үзен ничек тотасын белеп булмый: үзен алданган дип хис итеп гаиләсен таркатса, яки гомер буе хатынын гаепләп, битәрләп яшәсә, бу хатынга тагын да читенгәрәк туры килер иде. Димәк, ул чактагы авыр, ләкин бик кирәкле сөйләшү бу гаиләнең озын гомерле булуына китергән бит!

Тик шулай да! Кияү (яки кәләш) үзенең булачак туган-тумачасы, кайнана-кайнатасы турында алдан белеп торса, һичшиксез, яхшырак бит. Мондый чакта инде югалып килүче яучылык традициясе турында ничек искә алмыйсың! Ике якның да гаиләсен, нәсел-нәсәбен белеп, тиң парларга бер-берсен табарга алар ярдәм иткән бит! Ә бүген без бик мобиль, ягъни актив тормыш белән яшибез, тору урыныбызны да, хәтта кайчак яшәгән төбәк-илләребезне дә җиңел генә алыштырып куябыз. Кайда инде ул җиде бабасына кадәр нәселен белеп кавышулар?! Берникадәр вакыт дуслашып йөреп, ярый яшьләр бер-берсен яхшырак аңларга өлгерсәләр! Ә бит интернет челтәре аша танышып, аралашып кына гаилә корган егет-кызларыбыз да байтак. Билгеле булганча, виртуаль тормышта кеше бөтенләй башка, ул анда образ төзи, һәм шул битлекне чын йөзе итеп таныта. Ә бит гаиләнең озын гомерле булу-булмавы сайлаган парыңны ни дәрәҗәдә яхшы белүеңнән дә тора. 

Ә шулай да кирәгеннән артык сертотмас үрдәк булуның зыяны бармы? Артык ачылу, туарылу кайчакта матур гына төзелеп килгән мөнәсәбәтләрне җимереп ташларга да мөмкин. Шушы сорауга җавап бирү йөзеннән яшь парларга берни­чә киңәшемне җиткерер идем.

Әгәр мөнәсәбәтләр инде гаять дәрәҗәдә җитди төс алган һәм язмышыгызны бергә бәйләргә телисез икән, һичшиксез, сезгә җитди проблемаларны уртага салып сөйләшергә өйрәнергә кирәк. 
Ир белән хатын, бала белән ата-ана арасындагы мөнәсәбәтләр­нең тотрыклылыгы тулысынча диярлек аңлаша белүдән тора. Гаилә оешкан беренче көннән үк уртак сорауларны ачыклап, килешеп, бер­дәм карар кабул итәргә күнеккән парлар бер-берсенә ышаныч белән яши. Ә бу бик кыйммәтле сыйфат. 

Еллар узып, беренче мәхәббәт ялкыны сүрелә төшкәннән соң да, нәкъ менә аңлашып яшәү гаилә­нең тотрыклылыгын тәэмин итүче шарт булып кала. Партнерың белән ачыктан-ачык сөйләшү дигәндә, мин инде һич тә энәсеннән җебенә кадәр, бөтен нечкәлекләре, детальләре белән тормыш юлыгызны сөйләп чыгарга дип әйтмим. 

Сөйгән ярыгызны очратканчыга кадәр байтак гомер юлы үтелгән, сезнең беркемгә сөйләми торган хатирәләрегез, истәлекләрегез булырга мөмкин. Кайберләрен тормыш иптәшегезгә, бәлки, сөйләп үк бетерергә дә ярамыйдыр (аеруча, аңа кадәр булган мөнәсәбәтләрне уртага салып тикшерү кирәк түгел). Ләкин сүз ул мөнәсәбәтләргә кагыла икән, алдашудан яки яшерүдән файда юк. Әмма ихластан: «Әйе, андый кеше белән дуслыгымны яшермим, ләкин бар да артта калды, минем тормышымда бүген бары син генә!» – дигән сүзләр бу сөйләшүгә нокта куяр.

Бер-береңә ышану дустанә мөнәсәбәтләргә нигезләнгән гаиләнең төп нигезе булып тора. Бу әле ир белән хатынга бала тәрбияләгәндә дә зур терәк булачак. Әтисе белән әнисе арасындагы дуслык, ышаныч баланың психик үсешенә уңай йогынты ясый, андый гаиләдә тәрбияләнгән балалар тыныч холыклы, психик яктан сәламәт булып үсә. Бала, үз чиратында, әти-әниләренә ышаныч белән карый, алар йөзендә үзенең дусларын күрә, авыр вакытта урамга, таныш-белешкә түгел, ә әти-әнисе янына ашыга. 

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар