Һәр яңалык — ул бик нык онытылган борынгылык, диләр. Әле кайчан гына музейда яки сәхнәдә генә күрергә мөмкин булган калфак, изү, чулпы, читек кебек борынгы милли киемнәребезне хәзер япь-яшь кенә кызлар заманча кием белән яраклаштырып, рәхәтләнеп киеп йөри.