Без бала чакта бозгычка бизәк ясап, шуның белән бөтен җиргә мөһер сугып йөри торган идек. Ә бит мондый мөһер белән тукымаларны да бизәп була.
* киҗе-мамык тукыма;
* тукыма өчен яраклы акрил буяулар;
* һәр буяу өчен аерым пумала;
* мөһерләр;
* кирәкмәгән берәр такта.
Мөһерләрне кул астындагы нәрсәләрдән үзегез дә ясый аласыз. Моның өчен теләсә нинди материал бара: шешә төбеннән – кырлы түгәрәк; шырпы тартмасыннан – шакмак, бозгычлы карандаштан – борчак килеп чыга. Гофрланган катыргы кисәген төреп, түгәрәкләр, шакмаклар, өчпочмаклар ясарга була. Бизәк төшерү өчен чи бәрәңге дә бик уңай.
Интернеттан үзегезгә ошаган бизәкне ак кәгазьгә күчереп алып, мөһер ясаганда шуны өлге итеп кулланырга мөмкин. Монда инде кемнең фантазиясе нәрсәгә сәләтле...
Мөһер басарга керешкәнче тукыманы юып үтүклибез. Аннары мөһерне пумала белән үзебез теләгән төскә буяп, тукымага басабыз.
Басу эшенә керешкәнче, мөһерне иң элек берәр кирәкмәгән тукыма кисәгендә сынап карарга кирәк.
Гадәттә һәр төс өчен аерым пумала, аерым мөһер кулланалар. Өстәлне пычратмас өчен, кирәкмәгән такта өстендә эшләгез.
Бизәп бетергәч, тукымадагы буяуның ныклап кипкәнен көтәбез. Моның өчен, гадәттә, бер көн чамасы вакыт үтә. Аннары тукыманы сул ягыннан үтүкләп, буяуны «ныгытабыз».
«Мөһерле» тукымаларны җылымса суда кул белән сак кына юалар. Каты итеп борып сыгарга ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
матур чыкмаган, похтя тугел
0
0