Логотип
Кулларыңнан куан

Бәйләнгән башмак

Бу җылы башмаклар һәр өйдә булырга тиештер. Язын фатирларда җылыны бетергәндә үк аяклар башмаклары үзләре тәпиләчәк.
Бәйләп алыйк әле!


Башмак бәйләү өчен ике төрле төстәге җеп алына. 20 күз җыеп, гел уң күзләр белән 12-15 см бәйләгәч, икенче төсле җеп белән чәчәк-бизәккә күчәбез. Бизәкне өч тапкыр кабатлагач, яңадан 12-15 см бәйләп бетерәбез. Игътибар итегез: һәр рәттә беренче күзне бәйләмичә салдырабыз, соңгысын сул белән алабыз. Астын һәм артын энә белән тоташтырып тегәбез. Башмакның кырыйларын ыргак белән бәйләп куйганда, матур-җыйнак та, аякка да уңай ятып тора.

Башмак бәйләүнең икенче төрен “Сөембикә” укучыларына Балтач районыннан Ленура Сафина да тәкъдим итә. “Авыр хезмәт таләп итми торган, төрле энәләр белән матур чәчәкләр төшереп башмаклар бәйләргә яратам, якыннарыма, дусларыма бүләк итәм. Сез дә бәйләгез, балаларыгызга, күршеләрегезгә дә өйрәтегез”, — ди ул. Күңелегезгә хуш килгәнен үзегез сайлап алыгыз.

Бәйләү тәртибе:
1. Ике энәне бергә кушып (күзләр матур була) 63 күз жыегыз. Күзләрне урталай бүлеп (31х31), уртада үзәк өчен бер күз кала, аны төсле җеп белән билгеләп куегыз.
2. Ике рәт 1х1 (бер уң, бер сул күз) багана бәйләнә.
3. Ике төрле җепнең берсе төп җеп, икенчесе (бәйләмнең аскы ягында кала) ярдәмче җеп итеп алына. Әлеге мисалда сары — төп, кара — ярдәмче җеп.
4. Сары бәйләнми, кара уңнан бәйләнә, сарысы бәйләмнең арткы ягында кала.
5. Сары бәйләнми, җеп алгы ягында кала, кара — уңнан.
6. Кара — уңнан.
7. Сары — уңнан.

Кәрәзсыман юллар барлыкка килә. Шундый алты-җиде кәрәзсыман юллар бәйләнә (24 рәт). Ике төрле җеп белән юллы итеп башмакның биеклеге үзеңә кирәгенчә бәйләнә.

25 нче рәттән табан бәйләүгә күчегез:
1 нче схемада күрсәтелгәнчә, 37 нче размерлы  башмакка 83 күз җыела, һәр рәтне бәйләгәндә (31х31) янындагы бер үзәк күзнең ике ягыннан да берәр күз өстәлеп, 63 күздән 83 күз җыела. (Љстәмә күз тишекле булып калмасын өчен, энәне астан, күзне чалып алу яхшы.) 45 күзне бетерәбез. Калган күзләр бәйләнә, әйләнеп килгәндә үкчә өчен тагын 5 күз киметелә, энәдә табан-үкчә өчен 33 күз кала. 12 рәт бәйләгәч, табан күзләре бетерелә. 
Ыргак белән башмакны башыннан үкчәгә таба тегеп чыгыгыз һәм кырыйларына “рюш” (2 нче схема) бәйләп, матурлагыз. 



Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар