Ел да бер хәл... Төштән соң гына уянабыз, калган салатлар белән «көндезге» ашны ашыйбыз, диванга кырын ятып, пультка басып, каналдан-каналга күчеп телевизор карыйбыз. Юк, болай ярпмый! Яңа елның беренче көнен тормыштан сызып атмагыз әле.
Тәртип салыгыз
Әйе, әйе, дөрес күрәсез. Яңа ел төненнән соң өйдә тәртип салырга кирәк. Әгәр башка елларда бу көнне ял итеп кенә уздыра торган булсагыз, быел башкача эшләгез. 1 гыйнвар көнне файдалы эшләр белән шөгыльләнү кышкы озын ялларның рәхәт узуына йогынты ясамый калмас. Савыт-сабаларны юып кую, бүлмәләрдә тәртип салу, чүпләрне ташлау, җиңелчә генә идәннәрне юып чыгу уйларыгызны да тәртипкә салыр. Әле бу эшләрне матур музыкага да эшләсәгез, кәефегез тагын да күтәрелгәнен сизми дә калырсыз.
Изге гамәл
2025 елны изге эштән башлагыз. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә, нәни дусларыбызга ярдәм итегез. Игътибарга, җылы сүзгә мохтаҗ өлкән яшьтәге туганнарыгыз турында да онытмагыз.
Мунчага яки саунага барыгыз
1 гыйнвар көнне мунча яки сауна керү – иң яхшы детокс-терапия. Үзегезнеке булмаса, авылга кайтыгыз яки дусларыгызга кунакка барыгыз. Аралашу, бәйрәм кичен күңелле дәвам итү өчен дә шәп мөмкинлек, матур хыяллар, яңа планнар кору өчен дә энергия урыны.
Саф һавада йөрегез
Балалары һәм этләре булганнар бу көнне урамга чыкмый калмас. Әгәр сез мең төрле сәбәп табып, шушы матур кышкы көнне өйдә генә уздырырга уйласагыз, бик ялгышасыз. Өй тирәсеннән йөреп кайту гына да кәефегезне тагын да күтәрер. Шәһәрдә яшәүчеләрнең андый тынлыкны төшләрендә дә күргәне юк, шуңа күрә урамга чыгып тынычлык «тыңлап» керегез (көндез салют аттыручылар булмас дип ышаныйк). Бик иренмәсәгез, шәһәрнең (район үзәгенең) төп чыршысын карап кайтырга, юлыгызда очраганнарны Яңа ел белән котларга мөмкин. Чана, тимераякта шуарга планлаштырсагыз, ике куянның койрыгын берьюлы тотачаксыз. Кышкы саф һавада спорт шөгыльләнү аеруча файдалы.
Кунакка барыгыз
Кунакка йөрешү – хәзер сирәк күренеш. Ә менә Яңа ел яллары бу хатаны төзәтергә ярдәм итә. Әле бәйрәм белән шалтыратып та котламаган дус-туганнарыгыз бардыр. Ашыкмыйча сөйләшеп утырып, үәл-әхвәлләр белешеп кайтыгыз.
Үзегезгә чакырсагыз да була. Өйне тәртипкә салдыгыз, саф һавада йөреп кердегез, табын тулы ризык. Күрешеп аралашуга ни җитә?!
Уйнагыз
Әллә кайчан үз вакытын көтеп яткан өстәл уеннарын да чыгарырга мөмкин. Балалар, дус-туганнар белән вакытны файдалы һәм кызыклы уздырырга була. Эмоцияләрне иреккә чыгарыгыз. Килешәсездер, һәммәбезнең күңелендә бала яши.
Күңел ачыгыз
Һаман диванда телевизор гына карап яту уеннан кире кайтыгыз инде. Хәзер нинди генә идеяләр юк! Гаиләгез яки дус-туганнар белән төрле конкурслар оештырыгыз. Яңа ел кичендә барысына да өлгермәгәнсездер. Караокэ кич уздырыгыз яисә күңелле җырларга биеп алыгыз. Балаларның күңелендә нәкъ шундый рәхәт мизгелләр истә кала.
Әкият укыгыз
Болай да һәр кич укыйбыз инде, дияргә ашыкмагыз әле. Бераз гына могҗизалы кич итеп оештырыгыз. Утларны сүндерегез, шәм яки гирляндаларны кабызыгыз. Идәнгә йомшак плед җәегез, кечкенә мендәрләр дә куярга мөмкин. Акрын гына тавыш белән Яңа елга багышланган матур әкият укыгыз. Мондый кич балаларга гына түгел, зурлар өчен дә онытылмаслык булыр.
Яңа гадәт кертегез
1 гыйнвар нинди дә булса яңа гадәт кертү өчен яхшы мөмкинлек бит. Әйдәгез, быел шуны кулдан ычкындырмыйк әле. Күптән яңа китап укырга телисезме? Башлагыз! Яңа елга фигурагызны тәртипкә китерә алмадыгызмы? Җәйгә кадәр өлгерәсез! Табиблар кушканча, күбрәк су эчәргә өйрәнәсегез киләме? Менә дигән мөмкинлек!
Планлаштырыгыз
Яңа елга план корыгыз. Ничек тә вакыт табып язып куегыз, ел ахырында укып, нәтиҗә ясарга җиңелрәк булыр. Планлы эш – беткән эш. Яңа максатлар кую өчен дә файдасы тияр. Шулай ук хыялларыгызны да яза аласыз.
Кыскасы яңа елның беренче көнен файдалы уздырыгыз!
Динара Әхмәт әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк