Логотип
Психолог киңәшләре

Ир-ат һәм хатын-кыз табигате

Ир-ат һәм хатын-кыз табигате турында сөйләшик әле. Бу бер-беребезне аңларга, гармонияле мөнәсәбәтләр урнаштырырга яки инде булганын яхшыртырга теләгән һәркем өчен кызыклы һәм кирәк. Моннан кала, үзебезне яхшырак өйрәнергә, аңларга, үзебез булырга рөхсәт итәргә, эмоцияләрне дөрес күрсәтергә дә ярдәм итәр.

Ир-ат һәм хатын-кыз табигате нәрсә соң ул?
Ир-ат һәм хатын-кыз – бер-берсенә охшамаган, әмма бер-берсен тулыландырырга туган
ике дөнья. Ни кызганыч, ни өчен яратылганлыкларын оныту аркасында еш кына бу дөньялар арасында низаглар чыга. Ир-ат һәм хатын-кыз табигатенең ниндидер кагыйдәләр, сыйфатлар җыелмасы гына түгел, ә психология, биология, физиология һәм культура дәрәҗәсендә тирән үзенчәлекләр бәйләнеше икәне турында күпләр уйланмый да. Хатын-кыз табигате – ул хис, сизгерлек, нәфислек, гармониягә омтылу. Ир-атныкы исә – эш-гамәлгә юнәлгәнлек, исәп-хисапка хирыслык, максат куеп аңа ирешү теләге.

Хатын-кыз – ул хисләр гәүдәләнеше. Аның эмоцияләре ачыграк, көчлерәк, нәфисрәк, тирәнрәк. Ул бар нәрсәне дә тоемлый ала, күңеле аша уздыра. Хатын-кызның көче дә шунда! 

Хатын-кыз табигате үзенчәлекләре:

  • Эмоциональ якынлыкка мохтаҗлык. Аның өчен хисле, якын аралашу, күңел җылылыгы мөһим, бу аны мөнәсәбәтләрдә бәхетле һәм ышанычлы итә.
  • Интуиция һәм сыгылмалылык. Хатын-кыз ирен эмоцияләр дәрәҗәсендә сүзсез дә аңлый, һәм бу аңа рухландыручы, терәк булучы ролендә үзен күрсәтергә ярдәм итә.
  • Кыйммәтен белүләрен теләү. Хатын-кыз үзенең уникаль, кабатланмас булуын тануларын тели.
  • Бу эгоизм түгел, ә бәлки мәхәббәткә, хөрмәткә мохтаҗлыгын күрсәтүе. Тик күп вакыт без – хатын-кызлар – табигатебез турында онытабыз һәм «идеаль», «уңайлы» булу роленә омтылабыз. Бу безне корбан халәтенә кертеп, эчке тормышыбызны, мөнәсәбәтләребезне җимерә, хаос алып керә.

Ир-ат табигате үзенчәлекләре:

  • Нәтиҗәгә юнәлгәнлек. Проблемаларны хәл иткәндә, куйган максатына ирешкәндә, эшчәнлегенең нәтиҗәләрен күргәндә генә ул үзен уңышлы итеп тоя.
  • Иреккә омтылу. Карарының һәм гамәленең мөһимлеген, кысаларда булмавын тою кирәк.
  • Үзенә рәхмәтле булуларына ирешү. Ир-ат янәшәсендәге хатын-кыз өчен терәк һәм герой булырга, шуның өчен рәхмәт алуга ирешергә тели. Ул күп вакыт салкын һәм битараф тоелса да, эчке халәте белән һәрвакыт җылы, кайгыртучан һәм яхшы мөнәсәбәтләр өчен тырышучы зат.

Ни өчен үз табигатеңне һәм партнерыңның табигатен аңлау шулай ук мөһим соң?

  • Аңлашылмаучылыклардан китү өчен. Күпме низаг нәкъ менә ир-ат һәм хатын-кызның «төрле телдә» сөйләшүеннән килеп чыга. Без, гадәттә, үпкәбезне шелтә һәм дәгъва аша белдерә башлыйбыз. Мәсәлән: «Син мине ишетмисең-аңламыйсың». Ир-ат исә үзенчә фикер йөртә: «Ни тели ул миннән? Талашырга тели, ахрысы...» Менә нәкъ шундый очракларда «табигатьне аңлау» ярдәмгә килә дә инде. Ирләр табигатен белгән хатын-кыз конкрет сораулар, тәкъдимнәр яраткан партнерына үз үпкәсен дөрес итеп белдерергә өйрәнәчәк.
  • Үзенчәлекләреңне, кыйммәтеңне кадерләү. Табигатен аңлаган хатын-кыз эмоциональ булуын кабул итә. Хис итүдә, рухландыруда, кайгыртуда көчле ягын танып, үзен тагын да ышанычлырак һәм бөтен итеп тоя башлый. Ә ир-ат исә үзенең нәкъ менә саклаучы һәм табучы, булдыручы ролендә икәнен аңлаячак. Шуның белән үз-үзенә ышанычы, сөйгәне каршында дәрәҗәсе арта.
  • Гармонияле мөнәсәбәтләр төзү. Ир белән хатын үз табигатьләрендәге аермалыкны күрә.
  • һәм аңлый башлауга, лидерлык һәм гаиләдә кем өстен дигән сорау өчен ярышудан.
  • бер-берләрен киредән «ясаудан» һәм тәрбияләүдән туктыйлар. 

Яратып, Илүзә ӘМИНОВА, психолог-коуч.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар