Шундый нык үпкәләдем. Башка берәү булса, «рәнҗедем» дип сөйләр иде. Туганнарыңа ачу тотарга, рәнҗергә ярамый бит, әмма йөрәккә боерып булмый икән лә ул. Дөресен әйткәндә, элек, дусларым, танышларым арасында «ашка дәшмәделәр», «юбилей уздырганнар – чакырмадылар» дип сөйләгән кешегә гел аптырый идем. Тапкансыз сүз итәр сәбәп, дип ачуланырга да күп сорап тормадым. «Бармаган да булыр идем, мин ул ризыкка калмаган», – дигән сүздән хәтта көлгәнем дә булды. Соң, барырга теләмәгәч, ник чакырмаган өчен үпкәләп, борчылып утырырга соң, дип фикер йөртә идем. «И, Сәүдә, аңламыйсың син, бик сай йөзәсең», – диләр иде дусларым. Кеше хәлен үз башыңа төшкәч кенә аңлыйсың икән ул.