Логотип
Проза

Яшьлектә калган мәхәббәт-2

(дәвамы)

башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/yashlekt-kalgan-mkhbbt

 

Әнисе корт чаккандай сикереп торды да, тиз-тиз генә чынаякларны җыештыра башлады, үзе куркып кына картына күз сала. Әтисе исә тавышын күтәрми генә: 

- Әйт ул балага, монда яшь кызлар юк, ирле, балалы хатыннар гына, – диде. 

Гөлшат зур якка чыкты да тәрәзәгә күз салды. Ут яктысында Рәзиф гәүдәсе шәйләнә иде. Гөлшатны күрүгә, карга бата-чума, тәрәз каршына ук килде. Ишарәләп, чык, алып китәм, диде ул. Гөлшат мин берүзем генә түгел, без икәү дип аңлатты. Икегезне дә алып китәм... Гөлшат әкрен генә башын селкеде. Соңга калдың инде, Рәзиф... 

Ул еллардан бик күп сулар акты. Кызына иптәшкә малай алып кайтты ул. Дөнья мәшәкатьләре белән шигырь язулар да, көндәлекләр дә, хатирәләр дә онытылды. Тик аны бер күрү теләге йөрәкне җылытып яшәде. Тормышының иң авыр вакытларында аның белән булачак очрашуны күз алдына китерсә, яшәргә көч таба кебек иде ул. Күңелгә дәрт керә иде. Зөфәр белән начар яшәмәделәр. Киресенчә, малай да табып биргәч, ире аны өрмәгән урынга да утыртмады. Сине ирең назлап кына яши, диләр иде дуслары... 

 Ел саен парлап авылга Сабантуйга кайттылар. Рәзифләр авылы белән уртак бәйрәм үткәрелсә дә, бервакытта да очратмады ул аны... һәм менә 17 елдан соң күрештеләр. Сабантуйда классташларын очратып сөйләшеп тора иде, артында җанга үтә торган бер караш сизде. Борылып караса, аларга таба Рәзиф килә. Нәкъ элекке кебек, бер дә үзгәрмәгән, бары тик чәчләренә чал төшә башлаган. Күзләр очрашкач, алар дөньяда ялгызлары гына калган кебек булды... Янәшәсендә басып торган ире дә онытылды бер мәлгә... Шулай да берни сиздермәделәр. Элекке танышлар кебек кенә сөйләштеләр. Аларның мәхәббәт тарихларын белгән классташлары, хәл белешкәннән соң, елмаеп, китәргә ашыктылар. Ире дә әллә сизенде, әллә үзен ят итеп тойды. Үзегез генә сөйләшегез, дип китеп барды. Ә нәрсә сөйләшергә?! Сүзне кайдан башларга үпкәләрдәнме, хатирәләрдәнме... Сөйләшергә сүзләр дә юк кебек. Рәзиф аның номерын сорап алды да, саубуллаштылар... 

Бер айлап вакыт үткәч, телефонда таныш булмаган номер чыкты. «Исәнме, Гөлшат. Мин бу!..» Гөлшат тын алырга онытты бугай. Ярый әле, иренең эштә вакыты. Балалар да өйдә юк чак.  

– Сабантуйда сөйләшә дә алмадык. Ә бит әйтер сүзләрем күп иде. Юк, сөйләшәсем түгел, сине кысып-кысып кочаклап үбәсем килә. Яшьлектәге кебек. Йөрәк һаман синең исемне әйтеп кага икән... 

Очрашырга сөйләштеләр. Класслары белән походка баргач беренче тапкыр үбешкән урман буенда күрешәчәкләр. Моннан дистә еллар элек урман ут янган, сап-сары яфраклар буранлап яуган вакытта үбешкәннәр иде бит алар. Ул тәм иреннәрдә һаман бетмәгән кебек. Сүнеп барган дәрт кабат уянды. Әледән-әле күрешү мизгелләрен уйлады Гөлшат. Рәзиф үзгәрмәгәндер. Юктан да кызык табып, көләргә генә тора иде ул... 

Уку елы башлангач, авылга кайтырга теләк белдергән ире аңа сәерсенеп карады.  

– Авылдагы апам быел гөлҗимеш күп, диде. Кызларына утырып кайтып, гөлҗимеш җыеп килим әле. Бер ял көнен ничек тә минсез генә үткәрерсез. Кыш буе эчәргә витамин булыр. Урман гөлҗимеше бик файдалы бит ул, – диде.  

Җан-фәрман килеп бәрәңге алып яткан авыл халкында, билгеле, гөлҗимеш кайгысы юк иде. Бакчада булышканнан соң, гөлҗимеш җыеп кайтам әле дип, урманга таба атлады.  

  • Урман тулы кабан дуңгызы бик эчкә кермә, ул-буга очрый күрмә, – дип апасы озатып калды.  

Авыл күздән югалды. Урман буеннан үзенә таба атлаган кеше күрде. Ул! Йөрәк урыныннан кубардай булып дөп-дөп тибә. Бер ике адым һәм менә ул кул сузымы җирдә генә. Икесе дә туктап калдылар... 17 елдан соң ялгыз гына очрашкан элекке сөйгән ярлар эндәшергә дә кыймады кебек. Бер-берсенең күзләренә генә туры карап тордылар. Тик икесенең дә күзләре үзгәргәнен сизделәр. Карашлары инде тормыш тәҗрибәсе туплаган кешеләрнеке. Сынап карый... 

  • Менә очраштык, – диде исенә килеп Гөлшат. 

  • Әйдә, теге аланлыкка барабыз,  балачакны искә төшерик әле, – диде Рәзиф. 

Үткәннәрне искә алып, аланлыкны бик озак эзләделәр алар. Тик таба алмадылар. Урман чытырманлыкка әйләнгән иде. Аланлыкка гына түгел, йөрәкләренә дә юллар чытырманга әйләнгән икән. Гөлшат янында элеккеге шук, күзләре янып торган Рәзиф түгел иде. Ул бөтенләй башка. Тормыш йөге төялгән арбаны тартып баручы бер агайга әйләнгән икән бит ул. Әледән-әле тормыш авырлыгына зарлана. Хатыныннан да канәгать булмавын сиздереп алды. Элекке саф хисләрне пычрата торган теләге барлыгы да сизелде ирнең тел төбеннән. Юк, ул аның Рәзифе түгел... Аның белән бер кич булырга ниятләгән чит ир белән очрашуга килгән икән бит ул. Күкләрдә очкан, җүләр хатын син, Гөлшат... Ир һаман нидер сөйләде, Гөлшат аны тыңламады, бөтен теләге: тизрәк саубуллашу иде. Бөтен хыяллары чәлпәрәмә килде. Әлеге очрашуны гомере буе көтте бит ул! Бу аңа яшәргә көч  бирде. Буш хыялларга табынып яшәгән икән... Иркә-назын жәлләмәгән иренең кадерен белмичә, йөрәгенең иң түрендә бөтенләй ят исемне саклаган. Салкын гына саубуллаштылар. Рәзифнең тагын очрашырбызмы дигән соравы һавада эленеп калды. Моны ул үзе дә аңлады... 

Әкрен генә басу юлыннан атлады Гөлшат. Яшьлек хатирәләре сызылып ташланды. Кирәк булмаган икән бу очрашу. Яшәсен иде ул тәүге, садә хисләр, күңелне җылытып торсын иде. Гөлҗимеш! Бәй, Гөлҗимеш җыярга оныткан бит. Юк, юк, җыярга кирәк. Кышкы кичләрдә гаиләсе белән гөлҗимешле чәй эчәргә яраталар бит алар. Кире борылды да, җил-җил атлап, урманга таба китте. Ялны ничек үткәрәләр икән дип бары тик гаиләсе хакында гына уйланды ул.   

                                                                                     Галия  Әхмәтова  

 Редакциядән: хөрмәтле укучыларыбыз, сез дә үзегезнең мәхәббәт тарихы хакында язып җибәрә аласыз. Адресыбыз: ssuum@yandex.ru 

 

Теги: Яшьлектә калган мәхәббәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин дэ нэкъ менэ шулай булдым. Торсын иде кунелнен эллэ кай почмагында татлы бер мизгел булып! Юк курешергэ туры килде... теге кунел почмагын бушатты да куйды!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Э мин менэ очрашмадым, мине табып шалтыратуына куандым да, хисле хатирэлэр , упкэлэр кайнап актарылган кунелемне учлап , йомарлап, куз яшьлэремэ тойнэлеп кире кактым . "Бер киселгэн икмэк кире ябышмый бит, инде хәзер соң, бик соң", дидем. Эле дэ ярый акылым булган дип шатланам инде , бу хикэяне укыгач тагын бер инандым шунын хаклыгына.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бына шулай була инде беренсе мөхәббәт! Шулай саф, матур булып иҫләп, хәтерләргә генә ҡалһын, ә осрашыу кәрәкмәй сөнки ул уже ят кеше

        • аватар Без имени

          0

          0

          Менә бит Гөлшат нәрсәне аңлады, (бу да бик мөһим дип уйлыйм мин): «Бөтен хыяллары чәлпәрәмә килде. Әлеге очрашуны гомере буе көтте бит ул! Бу аңа яшәргә көч бирде. Буш хыялларга табынып яшәгән икән... Иркә-назын жәлләмәгән иренең кадерен белмичә, йөрәгенең иң түрендә бөтенләй ят исемне саклаган. Салкын гына саубуллаштылар».

          • аватар Без имени

            0

            0

            Яшьлек бит ул узе бер матур мизгел онытылмаслык хэтирэлэре куп, но яшерен серлэре дэ истэн чыкмый беренче тапкыр гашыйк булулар узе бер хэтирэ эхххххх

            Хәзер укыйлар