Көтмәгәндә тәрәзәгә нәрсәдер килеп бәрелде, «зың» иткән тавыш Газинурны бер мизгел өчендә чынбарлыкка кайтарды сыман. Әллә адашып, әллә саташып очкан чыпчык яисә песнәк булдымы – ир кеше аңлый алмый калды. «Шушы шыксыз, җилле көнне кошлар ояларыннан чыкмый, бу мескен ачлыктан түзә алмыйча җим эзләп очкандыр инде», – дип уйлап куйды ул.
Елый-елый саубуллашты авыл халкы егетләр белән... Махсус хәрби операциягә китүчеләрнең туганнары машиналарга утырып, автобус артыннан район үзәгенә юл алды... «Исән-сау, җиңү белән кайт, улым», – дип кычкырды Газинур, егетләр төялгән автобус кузгалып Казан каласына юл алганда...
Улының махсус хәрби операциягә китүенә дә 3 елдан артты. Бер уйласаң, озак тоелган вакыт бер мизгелдә узып та киткән. Шушы чор эчендә хатыны Гүзәлиянең чәчләре ап ак булды... Ә үзенең кайчандыр куе, кара бөдрә булган чәчләре коелып бетте...
Көтмәгәндә тәрәзәгә нәрсәдер килеп бәрелде, «зың» иткән тавыш Газинурны бер мизгел өчендә чынбарлыкка кайтарды сыман. Әллә адашып, әллә саташып очкан чыпчык яисә песнәк булдымы – ир кеше аңлый алмый калды. «Шушы шыксыз, җилле көнне кошлар ояларыннан чыкмый, бу мескен ачлыктан түзә алмыйча җим эзләп очкандыр инде», – дип уйлап куйды ул.
Кичә кызы Ләйсән шалтыратып, мунча яга торыгыз, шимбә кайтып җитәм дигән иде. Маллар да ашатмаган. «Болай уйларга бирелеп эш бармас, нишләп торам соң» дип, үзен битәрли-битәрли ир тиз генә киенеп, тышка чыкты.
Чыннан да, әллә нинди, шыксыз көн бүген. Ара-тирә күрше йортлардагы этләрнең хау-хаулап өргәне ишетелә, кемнеңдер абзарга ябылган сыеры мөгрәгәне авылда тормыш барлыгына ишарәли. Кыш уртасы булса да, һава ноябрь ахырын хәтерләтә: иртәдән башланган каты җил туктарга уйламый да: түбә калайларын селкетеп уйный, бакчага утыртылган груша агачлары, алмагачлар шәрә ботаклары белән баганадан өйгә таба сузылган электр чыбыгына суга-суга нәрсәдәндер зарлана, ыңгыраша сыман. Өй каршында кайчандыр улы Рамилнең үз куллары белән утырткан миләш агачы моңсуланып утыра. Бөрешеп карала башлаган, әмма кызыллыгын югалтмаган җимешләр шәрә ботакларда тирбәлә. Агач үзе уңышны мулдан бирә: көзен тулышып пешкән тәлгәшләр һаман коелып бетмәгән... Газинур кызыл җимешләрне учларында уды да, теленә тидерде, шул мизгелдә миләш ачысы телен камаштырып, тамагына төер утыргандай булды, күзенә яшь бәреп чыкты. «Кайбер язмышлар миләш кебек ачы бит» дигән уй узды ата кешенең күңеленнән.
Газинурның үз куллары белән ясап куйган җим савыты да, миләш агачы ботагында, җилнең эзерлекләвенә буйсынып, як-якка чайкалып утыра. «Бүген кошлар күренми шул, ояларында качып яталар булыр, их, әллә нинди ямансу көн булды шул бүген...», – дип үз-үзенә сөйләнде Газинур. «Әллә нәрсә булды, дөньясы болганды, табигате дә үзгәрде: кышы кыш кебек килми, җәе җәй кебек... Узган җәй эсселектән әлсерәдек, кырдагы хәлсезләнеп утырган ашлыкларга карап йөрәк сызлады, яңгыр көттек... бакчадагы җиләк-җимешкә кич белән мул итеп су сибеп калдырсаң да, икенче көнне үк эсседән әлсерәп төшәләр иде. Климат үзгәрә диләр, әллә шуның галәмәте: чатнама суыклар сагынып сөйләргә генә кала ахры. Узган ел кар мулдан яуды, быел гыйнвар азагында тамчы тама...
Вакыт узганы да сизелми. Әйе, әйе, таң атып өлгерми, инде кояш бата. Көн узу белән гомернең сәгатьләре дә кыскара шул. Телевизордан бер тапшыруда сөйләделәр, галимнәр вакытның чыннан да тизләнүен исбатлаганнар, имеш... Ә хәзрәтләр бу хәлне заман ахырының бер билгесе белән аңлата, хәдисләрне мисалга китерә. Әле беркөнне генә кибет янында кордашы Гайнулла шушы хакта сүз кузгатты. Аның кияве Казандагы бер мәчеттә хәзрәт икән, шул әйткән: элек ураза вакытларында тәравих намазында Коръән хәтемне тулысы белән кылсалар, хәзер җитешмиләр ди... Нинди ахырзаман булсын инде, Газинур күңеле белән бу фаразларны кабул итә алмый. Әле тормыш яңа рәткә килде, кешечә яши башладык. Халык берсеннән-берсен уздырып зур, матур йортлар сала, биек капкалар кора, машина артыннан машина ала. Яшисе дә яшисе әле, булганына шөкер итеп...
Газинур, гадәт буенча, көндәлек хуҗалык эшләрен башкарды: көрәк алып терлек асларын чистартты. Абзар башыннан кышкылыкка әзерләнгән печәнне махсус тагаракларга төшерде. Кыш булса да, кипкән печән исе җиләкле җәйләрне хәтерләтеп, ирнең борынын кытыклады. Атлар башларын чайкый-чайкый, тагарактан хуш исле печән чемчи башлады.
Бүгенге көндә Газинур хуҗалыгында өч ат. Картаю үзенекен итә – элек физик эш аның өчен бер уен гына кебек тоела иде, хәзер беләкләрдә көч кими бара. Соңгы арада йөрәк тә үзен сиздерә башлады. Бер ай элек кызы Ләйсән машинасына утыртып, Казанга – үзе эшләгән хастаханәгә алып барды, иң яхшы табибларга күрсәтте. Газинурга бик игътибарлы булдылар, озак тикшерделәр, йөрәгенә махсус җайланма бөркетеп, көне буе йөрттерделәр. Куркыныч авыру тапмадылар үзе, кәгазьгә «аритмия» дип яздылар, сакланырга, физик эшләрдән бераз тыелып торырга киңәш иттеләр. Иң мөһиме – нервларны сакларга куштылар. И-и... улың ут эчендә йөргәндә ничек тыныч булсын ата-ана? Көн саен телевизордан яман хәбәрләр җиткереп торалар... Әле бер авылда, әле тегесендә батырларны цинк табутларда алып кайтып күмәләр... Башта мең төрле уй бөтерелә: ничек анда безнекеләр, ач ятмыйлармы, аякларына су үтмиме... Уйлар, уйлар... Ярый әле эше бар – пилорамда станоклар арасында йөргәндә, йортта ат-сыерлар янында кайнашканда бераз онытылып китәсең... Ләкин төн җитеп, тирә-як караңгыга күмелгәч, күңелне кабат уйлар өермәсе баса…
(Дәвамы бар.)
фото Анна Арахамия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк