Шәмсиянең эчендә кайнаган сорауларын сизгән кебек, Сәкинә сүз башлады: «Шәмсия, син Мөнирне авыру дип уйлый күрмә, шушы яшенә җиткәнче, бик күп авырлыкларын да, кайгы-хәсрәтен дә кичергән кеше ул».
Ильмира ГЫЙМАЕВА
Ахыры. Башы: Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/maxabbatnen-kukta-iazylgany
http://syuyumbike.ru/news/proza/maxabbatnen-kukta-iazylgany-2
– Әнисе, без кайттык. Сиңа яхшы хәбәр алып кайттык. Иртәгә кызыбызны сорарга киләләр.
Ире белән кызы шау-гөр килеп кайтып керде.
– Чү-чү, әнисе, күзләрең кызарган. Әллә елагансың инде? Ну, хатын, шушы нечкә күңелеңне еллар да тупасландыра алмады. Менә шундый чын хатын-кыз булганың өчен елдан-ел катырак ярата барам шул мин сине.
– Әти, мине сорарга бүген килсәләр тагын да әйбәт буласы булган икән. Бәлеш тә пешкән, самавыр да кайнаган.
Сәрия әнисен йомшак итеп кочып алды. Ул арада өстәлгә бәлеш килде, кукраеп самавыр менеп кунаклады. Бәлеш телләрне йотарлык тәмле булган иде.
– Йә, әйдәгез, менә хәзер аңлатыгыз инде. Кемнәр килә, кайсы яктан, кайчан? Ник иртәгә киләсе кешене бүген генә әйтәсең? Егетең белән ник алданрак таныштырмадың?
– Әни, мең сорау бирдең. Берсенә дә җавап бирмим. Үзләре килгәч күрерсең. Шунысын гына әйтәм – без бер-беребезне яратабыз.
Кызы бу сүзләрне әйткәндә, әтисенең йөзендә горурлык хисләре чагылды. Аның өчен дә гаиләдә беренче урында ярату һәм хөрмәт булырга тиеш иде.
– Кызым, бар, гармунны алып чык әле. Иртәгә кунакларга җырлау өчен репетиция ясап алыйк. Мондый зур вакыйга гел булып тормый. Кияүгә бер генә чыгалар.
Сабир гармунын тартып җибәрде. Хатынының күзләренә карап, үзләренең туйларында җырлаган җырны сузды:
Күзләреңә бер каравым җитә,
Барлык кайгыларым югала.
Әле дә син бар әле бәхетемә,
Әле дә син бар әле дөньяда.
Әтисенең җырына Сәрия дә кушылды. Бигрәк әтисенә охшаган инде! Әтисенең ягымлылыгын, холкын гына түгел, моңын да үзенә алган. Шәмсиянең күзенә тагын яшь тулды. Ул Сабирының җилкәсенә башын салып, акрын гына: «Әле дә син бар әле бәхетемә, әле дә син бар әле дөньяда», – дип кабатлады.
Икенче көнне кадерле кунаклар озак көттермәде. Өйлә турында капка төбенә ак «Волга» килеп туктады. Шәмсия ире туган көненә бүләк иткән зәңгәр күлмәген киде, чәчләрен баш түбәсенә җыеп, зәңгәр яулык белән урап куйды. Ишектән чыгарга әзерләнгәндә, ире аны үзенә тартып китерде дә җаннарны эретерлек итеп күзләренә карады, битеннән үпте. Бу тамашаны икенче бүлмәдән күреп торган кызлары, әти-әнисенә шаяртып бармак янады. Әти-әнисенең бер-беренә булган мәхәббәтләре, хөрмәте, бер-берсен күз карашларыннан аңлаулары гомер буена сокландырды аны. Ул алар белән чиксез горурланды һәм бик бәхетле иде.
Капкадан иң беренче зур чәчәк бәйләме керде. Аны тоткан ир-атның йөзе чәчәк белән капланган иде. Аның артыннан 45 яшьләр тирәсендәге бик чибәр ханым, иң ахырдан йөзләре шатлыктан балкыган егет белән кыз күренде. Шәмсия,ишегалдындагы чәчәк диңгезе уртасыннан, ире янәшәсендә кунаклар каршына атлады.
– Төкле аягыгыз белән, кадерле кунаклар! Исән-сау килеп җиттегезме? Әйдәгез, күрешик. Мин – булачак кәләшнең әтисе Сабир булам. Ә янәшәмдәге иң гүзәл хатын-кыз – минем тормыш иптәшем Шәмсиям.
Шул мәлдә кулына зур чәчәк бәйләме тоткан ир-атка әллә нәрсә булды. Ул башта Сабирга, аннары Шәмсиягә карады. Исәнләшергә дип үрелгән кулдан чәчәкләр җиргә сибелде, төз гәүдәле, ап-ак чәчле ир йөрәк турысын тотып җиргә чүкте. Мондый күренешкә беркем дә әзер түгел иде.
– Мөнир, Мөнир, нәрсә булды, җаным?! Кай төшең авырта? Зинһар, су алып чыгыгыз әле!
Чибәр ханым күзләренә тулган яшьләрне тыялмыйча ир янына тезләнде. Шәмсия ирнең йөзенә текәлебрәк карады. Юк, ул ялгышмады. Бу чынлап та ул – кайчандыр Аксубай ягыннан килгән студент егет Мөнир иде. Менә сиңа очрашу! Менә сиңа кода! Тукта, ул бит булачак хатынын бер кулсыз дигән иде. Бәлки, бу чибәр ханым берәр туганыдыр? Ә нигә алайса ул аңа җаным, диде? Шәмсиянең үз уйларына ачуы чыкты. Гадәте буенча үзен-үзе сүкте: «Кеме булса да сиңа барыбер түгелме? Ничә ел үткән». Ул арада кызы өйдән су алып чыккан, ә ире булачак кодасын култыклап алып, өйгә таба атлыйлар иде. Шәмсия үзен кулга алды. Куркып, каушап калган ханымга юату сүзләре эзләде.
– Хәзер үтәр, ирем врач минем. Дәвасын табар, – дип елмайды.
– Әйе, дулкынланудан йөрәгенең хәле киткәндер. Танышырга да өлгермәдек. Мин Мөнирнең хатыны Сәкинә булам. Ә безнең белән килгән егет – сезнең булачак киявегез, аның янындагы кыз – улыбызның игезәк сыңары.
Шул арада өйдән Сабир килеп чыкты: «Борчылырлык берни дә юк. Кан басымы бераз күтәрелгән. Булачак килене аңа авырттырмый гына укол ясады. Килен ясаган уколдан хәзер хәл керер кодага», – дип, гадәттәгечә шаяртып алырга да өлгерде. Булачак кодагыйлар җиңел сулап куйды.
– Сәкинә, әйдә, мин сиңа бакчабызны күрсәтәм. Мөнирне тынычлыкта калдырсак, яхшырак булыр. Бераз ял итсен, – дип, Шәмсия бакча ягына борылды.
Шәмсиянең эчендә кайнаган сорауларын сизгән кебек, Сәкинә сүз башлады: «Шәмсия, син Мөнирне авыру дип уйлый күрмә, шушы яшенә җиткәнче, бик күп авырлыкларын да, кайгы-хәсрәтен дә кичергән кеше ул». Һәм Сәкинә Мөнирнең тормышы турында Шәмсиягә түкми-чәчми сөйләп бирде.
Институтны тәмамлаган елны Мөнир йөргән кызына өйләнә. Яшь, энергияле белгеч, тәртипле гаилә башлыгы булуын истә тотып, аны үзләренең авылына колхоз рәисе итеп куялар. Сынатмый егет: эшләр гөрләп бара. Гаиләне тулыландырып, игезәк егет белән кыз туа. Егеткә Шамил, кызга Шәмсия дип исем кушалар. Тик бәби тапканнан соң Мөнирнең хатыны тернәкләнеп китә алмый. Авариядә алган җәрәхәтләр дә үзенекен итә. Яшь иргә ике баланы калдырып мәңгелеккә күзләрен йома.
Шәмсия, күзләрен зур ачып, Сәкинәгә карады.
– Димәк, сез…
– Әйе, сез дөрес аңладыгыз. Мин Мөнирнең икенче хатыны. Без аның белән авылдашлар. Мәктәп елларыннан ук гашыйк идем инде аңа. Ә ул мине күрмәде дә, игътибар да итмәде. Хатыны үлгәч тә, үзем бардым янына. Аны яратуымны, хатыны булырга теләвемне, балаларына яхшы әни булачагымны әйттем. Башта бик нык каршы килде. Янында гел бөтерелә торгач, ялгыз ирнең күңеле йомшарды тагын. Шөкер, аның ягыннан яндырырлык мәхәббәт булмаса да, мин бик бәхетле. Балалары «әни» дип өзелеп торалар. Үзем генә Мөниремә бала бүләк итә алмадым. Бәлки, шулай булуы яхшыга да булгандыр…
Сәкинә сөйләде дә сөйләде. Аның Мөнир турында шундый бирелеп, яратып, үз итеп сөйләве Шәмсияне сокландырды, тәмам тынычландырды. Шөкер, Мөнир тормышта бәхетен, мәхәббәтен очраткан. Мондый чибәр, ачык күңелле, олы йөрәкле хатынны яратмый мөмкин түгел. И Раббым, алга таба да тигезлектән аера күрмә аларны. Ә яшьлек – яшьлек инде ул. Кем кемне яратмаган да, кем кемгә гашыйк булмаган. Мәхәббәтнең яшьлектәгесе түгел, менә бүгенгесе, сыналганы, күкләрдә язылганы кадерле аның. Шәмсия үз уйларыннан канәгать булып елмаеп куйды. Булачак кодагыйлар, күптәнге танышлар кебек гөрләшеп, өйгә атладылар.
Фото: http://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк