Кемнәр болар? Ата-аналары кем? Нигә алар шундый кызганыч хәлгә төшкәннәр?
Рәисә ИШМОРАТОВА
Автобус кузгалып киткәнне көтәбез. Янәшәмдә утырган урта яшьләрдәге ир, битенә бәреп чыккан тирләрен кулъяулыгы белән сөртә-сөртә, кабинада тын гына утырган шоферга ачулырак тавыш белән:
– Ни көтәсең инде тагын, автобус тулды бит, әйдә кузгал! – диде.
Ә алдагы эскәмиядә утырган ханым:
– Үз җае бар аның. Минутлап, секундлап эшли ул. Безнең якка башка автобус та бара, ә мин юри шушысына утырам, шоферы вежливый булган өчен, – дип сөйләнеп алды, безгә таба борылып. Ул да түгел, микрофоннан шоферның көр тавышы ишетелде:
– Кузгалдык, хөрмәтле пассажирлар, хәерле юл безгә!
Ханым кабат безнең якка борылды һәм, ияге белән кабинага ымлап:
– Әйттемме! – дип әкрен генә көлеп куйды.
Бераз баргач, микрофон тагын телгә килде:
– Институт тукталышы, чыгарга әзерләнегез...
Үз тукталышыма җитү белән, чыгарга дип ишек янына килеп баскач, кабинадагы шоферга борылып карадым. Карадым, күзләремә ышанмадым. Ә шофер, миңа баш иеп:
– Исәнмесез, апай, – диде.
Янымнан выжлатып узып киткән автобуска карап, тукталышта басып калдым.
Шулмы соң, әллә аңа охшаган гынамы?.. Алай дисәң, миңа баш иде, таныды. Әгәр ул булса, ышаныргамы?..
Моннан ничәдер ел элек булып узган вакыйга күз алдына килеп басты.
...Азык-төлек кибетеннән әйберләр алып чыккан гына идем, бер таныш ханым очрап сөйләшеп киттек. Шулчак якында гына:
– Әй, сантый!.. Мишка! Кыймылда инде тизрәк, аягыңа таш астылар мәллә?! – дигән тавыш сүзләребезне бүлдерде.
– Сантый... Кушаматы – татарча, ә исеме русча икән, – дип елмаеп куйдым мин.
Танышым кибет янында басып торган ирләргә таба килүче озын, ябык гәүдәле яшь кенә егеткә беравык карап торды да кулын селтәде:
Әй, беткән җаннар инде болар, һәр көн иртән кибет янына килеп басалар да аракы сатканны көтеп йөриләр. Әнә шул «сантый» дигәннәре бигрәк тә бәхетсез инде. Минем улым белән бергә ун класс бетерделәр. Начар да укымый иде. Хәзер әнә рәтләп эшләгән җире дә юк, эчеп йөри шунда кем белән туры килсә, – диде дә ханым китеп барды...
Кибет тирәләрендә, чат башларында, баскыч төпләрендә шешә авызыннан аракы эчеп торган өрлектәй ир-егетләрне, яшүсмерләрне күргән саен, куырылып китәм, күз алларым караңгылана. «Нишләргә, ничек ярдәм итәргә», – дигән уйлар да килә башыма. Ләкин бу хәл алар яныннан узып китү белән онытыла да иде. Бу юлы ни өчендер баскан урынымнан кузгалмыйча шул бер төркем кешеләргә карап тора башладым. Алар төрлесе төрле яшьтәге ирләр, тик йөзләре генә барысының да бер төсле. Күз кабаклары шешенгән, иреннәре калын булып бүлтәеп тора. Сантый дигәннәре барысына караганда да яшьрәк. Төрле рәсемнәр төшкән кыска җиңле майка кигән, үзе бертуктаусыз тәмәке тарта, кулларын кая куярга белмичә, йә чалбар кесәсенә тыга, йә аларны һавада болгый-болгый иптәшләренә нәрсәдер сөйли. Бераздан һәркайсы кесәләрендә актарына башладылар, һәм сантый-Мишка, җыелган акчаны учына йомарлады да, башын югарырак күтәрә төшеп, як-ягына төкеренә-төкеренә кибеткә кереп китте. Мин аның чәчләренә игътибар иттем. Куе, дулкын-дулкын кара чәчләрен ул матурлап, шомартып тараган.
Якындагы капка артына барып, ничәдер шешә аракыны зур ләззәт белән эчтеләр. Эчемлекне стаканга салганда, аны голт-голт итеп йотканда, болар өчен шуннан да зур бәхет юк кебек иде. Ә менә бераздан бушаган шешәләре кебек үзләре дә бушап калдылар. Кулларын чалбар кесәләренә тыгып, як-якларына карана-карана, озак кына басып тордылар да төрлесе төрле якка салмак кына атлап китеп бардылар. Башыма тулган күңелсез сораулар мине баскан урынымнан кузгатмады.
Кемнәр болар? Ата-аналары кем? Нигә алар шундый кызганыч хәлгә төшкәннәр? Урам тулы кеше эшкә агылган сәгатьләрдә, эшсезлектән интегеп, нигә алар кибет алдында басып торалар? Ничә көннәрдер уйлана-уйлана шул ирләрне күзәттем. Типсә тимер өзәрлек ирләр түгәрәкләнеп басалар да гамьсез генә сөйләшәләр, тагын кесәләрендәге акчаларын бергә җыйныйлар да, сантый-Мишка горур гына атлап кибеткә кереп китә, чалбар кесәләренә шешәләр тыгып, иптәшләре янына килә. Килә килүен, ләкин башкалар кебек шатланып, ләззәтләнеп эчми ул. Авырлык белән эчә, эчемлек аның тын юлын томалый кебек. Ул бөтен гәүдәсе белән калтыранып куйгалый, шул минутларда тирә-юненә карап ала, кемнәрдәндер ярдәм көтә сыман иде. Әллә миңа гына шулай тоеламы? Әй, ярдәм итәсе иде бу кешеләргә. Билгеле, көчем җитсә, барысын да туктатыр идем бу һәлакәттән, ләкин каян табарга андый көчне?
Бер көнне, бөтенләй көтмәгәндә, урамда Сантый-Мишканы ялгызын гына очраттым. Ул, озын ябык гәүдәсен көчкә күтәреп, авыр гына атлый. Минем янымнан узып барганда, йомшак кына:
– Сантый! – дидем. Ул аптырап туктап калды, томан баскан төссез күзләрен зур итеп ачып, миңа текәлде.
– Исәнме, Сантый, – дидем аңа елмаеп.
– Мин Сантый түгел, минем исемем бар, Мидхәт исемле мин.
– Ах, молодец, Мидхәт, – дидем, күзләренә карап. – Әле син горурлыгыңны югалтмагансың, син әле үз исемеңне онытмагансың. – Минут эчендә әллә никадәр мактау сүзләре әйткәнемне сизми дә калдым. Күрәм, ул минем янымнан китәргә ашыкмый, йөзендә, күзләрендә ачу галәмәтләре дә күренми.
– Сез мине кайдан беләсез? – диде ул кырыс кына.
– Минме, синеме?.. Кибет ишеге янында гомереңнең кадерле минутларын әрәмгә уздыра башлаганнан бирле, – дидем мин.– Ә ул кайчан иде соң, минем сезне күргәнем юк.
– Чөнки синең, кибет тирәсенә килгәч, күңелең дә, күзләрең дә бары тик аракыда гына була, син эчкәч бөтен нәрсәне онытасың, – дип, кызу-кызу сөйли башлаган идем, ул:
– Хәзергә җитеп торыр, пожалый, мин сезне белмим, сездән акча сорап эчкәнем юк... – дип, гадәтенчә як-ягына төкеренгәләп куйды. Ләкин янымнан китәргә ашыкмады. Күзләремә туры карап, тагын нәрсәдер әйткәнемне көтә иде, ахрысы. Мин югалып калдым. Нәкъ шул вакыт безнең янга кызу гына атлап өч егет килеп туктады. Берсе Мидхәтнең иңсәсенә кулын салды, икенчесе култыгыннан алды.
– Нәрсә, сантый дус, юлыңа агитвагон очрадымыни?.. Сине көтә-көтә, тамак төбе коргаксып бетте. – Аннан күз кырыен миңа сирпеп алып, – Апаның акыллы сүзләрен башка вакытта тыңларсың, ә хәзер әйдә!..
Мидхәт күзләрен тутырып миңа карады. Нәрсәдер әйтергә теләгән күк булды, ләкин егетләр аны җилтерәтеп алып киттеләр.
Шуннан соң мин икенче көнне дә, аннан соң да ничектер ул кибет тирәсенә бара алмадым. Көн саен очрап торган мәшәкатьләр белән вакыт уза торды. Сантый-Мишка да күңелемнән чыгып, онытылды, югалды.
Шулай да тагын очраштык без аның белән.
Бер кичне һава суларга дип урамга чыктым. Шулай йөри торгач, электр баганасын кочаклап торган кешене күреп алдым да янына килдем.
Бу ул бит! Дулкын-дулкын кара чәчләр, өстендә җиңен сызганып кигән җете ак күлмәк.
– Мидхәт, исәнме, нишләп әле син... – дим.
Ул усал итеп миңа карады, карлыккан исерек тавыш белән:
– Мин Мидхәт түгел! Мин – Сантый, беләсезме, Сантый! – диде. Аннан ике кулы белән баганага сукты:
– Әй, апай, бир әле берничә тиен, но бер сум диик, эчәсем килә, кызган, апай, ә!..
– сСин болай да эчкәнсең бит инде. Кайда торасың, әйдә озатып куям, – дим.
– Өем юк минем, юк өем.
Ул баганага йөзе белән капланды.
– Сиңа ярдәм кирәк, мин...
– Ярдәмне күп иттеләр миңа. Аңлыйм мин сезнең ярдәмне. Барыгыз да милициягә озатасыз... Нишләсен ул мескен милиция безнең ишеләр белән, ә?.. Барыгыз әле, бар! Кирәкми миңа ярдәм, – дип, кулларын селтәде дә ава-түнә китеп барды.
Шул вакыйгага ничәдер ел вакыт узган. Әнә ул нинди сөйкемле ир-егет хәзер, нинди мәһабәт автобусны шәһәр буйлап җилдереп алып бара. Теге вакытта эшсез, урам буйлап эчеп йөрүенең сәбәпләрен белә алмаган идем. Ә менә хәзер нинди сәбәпләр, кемнәр ярдәме белән ул бүгенге хәленә килгән? Мин моны белергә тиеш. Ике көн рәттән автобус тукталышына килеп, сәгатьләр буе басып аны көттем. Автобусның номерын да белмим, кайбер шоферлардан Сантый-Мишканы белмисезме, дип сораштым. Мидхәтне белмисезме, дип тә сорап карадым. Белмибез, диделәр.
Әһә, әнә ул...
Беренчеләрдән булып автобуска менеп утырдым. Халык тулды. Микрофонда аның тавышы яңгырады:
– Кузгалдык, хөрмәтле пассажирлар, хәерле юл безгә!... Беренче тукталыш – институт...
Ул һәр тукталышта тукталган урынның исемен әйтте. Пассажирлар үзара сөйләшеп баралар:
– Нинди игътибарлы, әдәпле шофер.
– Барысы да мондый түгел.
– Эх, барысы да шундый булса...
Минем йөрәгем тыпырчына, бер шатланам, бер уйланам. Ничек кенә сөйләшергә? Әти мәрхүм әйтә торган иде: балалар, башлаган эшегезне ярты юлда калдырмагыз, эшегезнең башын күрсәгез, шунда ук азагын да күрә белегез, ди иде.
Соңгы тукталышта пассажирлар төшеп бетте. Мин дә урынымнан кузгалдым. Ул кабинасыннан чыкты. Мине күргәч, бите алсуланды, башын аска иде һәм акрын гына:
– Исәнмесез, апай, – диде. Аннан миңа автобустан төшәргә ярдәм итте. – Кая болай бик еракка килдегез? – диде дә кызу-кызу атлап диспетчер янына китте. Мин аның артыннан атладым.
Автобус тукталып биш-ун минут торган арада, ул бик уңайсызланып, башын аска игән килеш өзек-өзек сүзләр әйтә алды:
– Минем узган тормышым гыйбрәтле дә, хурлыклы да. Озын-озын хикәят язарлык ул, тик, апай, сез мине дөньяга фаш итмәгез инде.
Озын чәчләрен ике кулы белән сыпырып куйды, бераз кысылып торган кара күзләрен еракка төбәп уйланып алды, туңган кешедәй, киң иңсәләрен сикерткәләп куйды.
– Мәхәббәт, чын мәхәббәт, яшь кенә бер кызыйның мәхәббәте, – диде елмаеп. – Мин мәхәббәтнең китапларда язылган кебек көчле булуына ышанмый идем. Ә ул бар икән, көчле икән. Мәхәббәт ул милициядән дә, орышу, кисәтү, куркытулардан да көчле икән. Тирән, кайнар мәхәббәт булса, дөньяңны да, үзеңне дә онытасың, дигән сүзләргә ышанмый идем. Минем дә башыма, һич көтмәгәндә яуган ак кар кебек, олы мәхәббәт килде һәм мине үзе белән бөтереп алып китте, апай, әллә нишләдем мин, диңгезләрдә йөздемме, һаваларда очтыммы, зәп-зәңгәр күзле, кечкенә генә буйлы бер кызый мәхәббәте мине хурлыктан, бәхетсезлектән коткарды.
Ул нигәдер кулларын һавага күтәрде, аннары чәчләрен сыпырып куйды да тагын елмаеп:
– Булды, җитте, киттек, – дип, кабинасына сикереп менеп утырды. Мин дә җайлап кына автобусның иң беренче рәтендәге урынга кереп утырдым.
– Кузгалдык, хөрмәтле пассажирлар, хәерле юл безгә! – диде...
Күзләрен зур итеп ачып, ул дикъкать белән алга карый. Озын, зифа сынын төз тотып, рульне бик килешле итеп боргалый. Кутуй тукталышы. Пассажирларның кайсы төште, кайсылары менде. Мидхәт җәһәт кенә урыныннан торды да автобусыннан сикереп төште. Автобуска таба күбә- ләктәй жиңеллек белән очып диярлек кечерәк буйлы, сары чәчләрен иңсәсенә туздырып салган, күкрәгенә яшь баланы кочкан яшь кенә бик чибәр бер ханым йөгерә иде. Мидхәт аңарга каршы китте. Ул хатын кулындагы баланы күтәреп алды да югарыга чөйде. Дулкынланып торган куе кара чәчле малай нәни куллары белән Мидхәтнең муеныннан кочаклап алды. Мидхәт күтәреп үк дигәндәй ханымны автобуска менгерде, кадерләп кенә кабина кырыендагы креслога утыртты да баланы аңа бирде. Шуннан соң мина таба борылып:
– Хатыным Гөлчирә, – диде...
Микрофонда бүген ничәнче мәртәбәләр аның көр тавышы яңгырады.
– Кузгалдык, хөрмәтле пассажирлар, хәерле юл безгә...
Зур зәңгәр күзләрен очкынландырып, кара озын керфекләрен сирпи-сирпи, Гөлчирә Мидхәтнең йөзенә, руль тоткан көчле кулларына карый. Бөтен карашыннан иренә карата олы, эчкерсез мәхәббәт сизелә.
«Минем тормышым турында озын-озын хикәят язарлык», – диде бит Мидхәт. Ә минем күңелемдә инде ул озын хикәят – Мидхәт белән Гөлчирәнең олы мәхәббәте – языла да башлады. «Мәхәббәт көче» дип атадым мин ул хикәятне.
«Азат хатын», 1982 ел, № 3
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк