Логотип
Проза

Кыланчык - 4

Дүртенче бүлек

Өченче бүлекhttp://syuyumbike.ru/news/proza/kylanchyk-3

Дүртенче бүлек 

Дүшәмбе иртәсе ничектер ыгы-зыгы белән башланып китте. Иң элек Мәликә Сәлимовна отпускка китәсе икән, сеңлесе белән Кытайга барырга юллама алган дигән гайбәт таралды. 

– Алмазыбыз Лиядән башка ике атна дәвында нишләр инде? – дип көлде Мәдинә, – Сагынып, саргаеп кипмәсә ярый. 

Ләйсән дә кушылып көлде, ләкин Алмаз Ленаровичның гына Лияга карата хисләре күренми, аның өчен ул әллә бар, әллә юк. 

Әбәт вакытында ишегалдына ялтырап торган кып-кызыл машина килеп керде. Ләйсән тәрәз янында кофе тотып басып тора иде. 

– Ооо, кара нинди шәп машина! – дип сокланды ул, –  Кем йөри мондый машинада? 

Мәдинә тәрәзә янына ашыкты. 

– Ә, бу Ленар Кариевичның сеңлесе Азалия Кариевна. Мәликә Сәлимовна янына эшләре булганда кергәли, - дип аңлатты Мәдинә. 

Азалия Кариевна үзе генә килмәгән булып чыкты, кызы Карина да бар. Ул озак та тормады үзе генә кире чыкты. 

– Ооо, Мәликә Сәлимовнага кызын калдырырга килгән булып чыкты бу.  Димәк, аның ял алдыннан кибетләрдә йөрү планы чәлпәрәмә килде дигән сүз, – дип шатланды Мәдинә, – Мәликә Сәлимовна аны күрә алмый, ләкин Лия өчен каршы сүз дә әйтә алмый. 

– Ә Карина аңа нәрсәсе белән ярамаган, карап торышка бик мөләем бала бит, –  дип кызыксынды Ләйсән. 

– Белмим инде, ләкин Карина артык үсендерелгән иркә кыз, гел үзенекен генә сукалый ул, – дип елмайды Мәдинә. – Синең белән сөйләшеп, очрашуга соңга калам хәзер, –  дип китәргә ашыкты. 

– Ярый, уңышлы гына йөреп кайт, – дип теләде Ләйсән, аннары үзенең конкурс эшенә тотынды: «Эшне тапшырырга санаулы көннәр калып бара, ә ул һаман әзер түгел, бернинди уй-фикер дә килми башка», – дип борчылды ул. 

Шулчак ишек төбендә Мәликә Сәлимовна күренде: 

– Кызлар, хәерле көн, – дип елмаерга тырышты ул, – Карина бер-ике сәгать сезнең янда утырып торсын әле, зинһар. Минем Лия белән базарга чыгып керәсем бар иде… 

– Юк, бу мөмкин түгел, ул үзенә зур игътибар таләп итә, ә минем моңа вакытым юк, конкурс эшен тәмамлыйсым бар,  - диде Ләйсән. 

– Зинһар өчен булыш инде, – дип ялварды Мәликә Сәлимовна, никтер зәхәрлеге күренмәде бу юлы. Шул арада бүлмәгә буран уйнатып Карина килеп керде. 

– Мәликә апа, сезнең бүлмәдә берүзем генә утырырга ямансу, җитмәс, анда ашлама исе, – Ләйсән янына килеп, – Апа, сезнең исемегез ничек, сез яңа дизайнермы, Казаннан диде бугай Алмаз абый. Сезне художник дип тә әйткән иде әле, дөресме? - дип сорауларын яудырды. 

– Ләйсән булам. Әйе, дөрес, – дип теләр-теләмәс кенә җавап бирде Ләйсән. 

– Мин дә художниклар түгәрегенә йөрим бит, шәүлә ясый белмим мин, өйрәтегез әле. 

Ләйсән тагын Мәликә Сәлимовна тозагына эләккәнен аңлады. Карина да югалып кала торганнардан булып чыкмады, тиз генә каяндыр рюкзагын өстерәп алып та килде. 

– Менә дуслаштыгыз да! - дип шатланды Мәликә Сәлимовна. – Мин дүрттән дә калмый кайтырга тырышырмын, –  дип чыгып та китте. 

Бер мизгел эчендә Ләйсән Карина белән бергә-бер калды. 

– Карина, чәй эчәсең киләме? – дип сорады Ләйсән тынлыкны бозып. 

– Юк, - дип каршы килде Карина, – миңа шәүлә ясап күрсәт, – дип һаман үзенекен тукыды кыз. 

– Ярар, синең каләмең бармы соң? – дип, Ләйсән дә кыз янына утырды. 

– Минем рюкзакта бар нәрсә дә бар! – дип куанды кыз, тиз арада өстәл төрледән-төрле каләмнәр белән тулды. Зур альбом битләренә ясалган эшләрен дә тезәргә онытмады. Эш өстәлендәге тәртипсезлек Ләйсәнгә ошап бетмәсә дә, Каринага бер сүз дә әйтмәде. 

– О, син бик шәп художник икәнсең бит, Карина, – дип мактады. 

–  Син чыннан да мине яхшы ясый дип уйлыйсыңмы? 

– Әйе, бигрәк тә менә бу соры куяның матур килеп чыккан, шәүлә генә җитеп бетми. Ләйсән, ә син оригами ясый беләсеңме? 

– Әйе, аккошлар ясый беләм. Теләсәсәң икене ясап бирәм, – диде Ләйсән. 

– Әлбәттә телим, – дип куанды Карина. Ләйсәннең һәр хәрәкәтен отып калырга теләгәндәй, кыз бик игътибар белән бармакларын күзәтте. 

– Ә Алмаз абый миңа бака ясарга өйрәтте. 

Бу сүзләрдән Ләйсән ничектер сүзсез калды, моны күреп Карина сүзләренә төгәллек кертте: 

–  Алмаз абый белән без бит туганнар. 

– Абыеңны яратасыңмы соң? - дип мәкерле елмайды Ләйсән. Нишләптер аңа Алмаз каты бәгырьле кебек тоелды, ә балалар андый кешене сөеп бетерми бит. 

– Бик яратам. Без аның белән якын дуслар, – дип бик җитди җавап бирде Карина. 

«Менә бит, Алмаз Ленарович турында начар уйлап ялгышканмын, ә ул бөтенләй үк йөрәксез кеше түгел икән», – дип уйлады Ләйсән. 

–Менә аккошлар әзер, – дип кызга сузды. 

– Матур… – дип, Карина аккошларны җентекләп карап чыкты. Ул арада Ләйсән конкурс эшенә утырды. Күпмедер вакыт бүлмәдә тынлык урнашты. 

– Минем ашыйсы килә, – дип Карина кабат Ләйсән янына килеп җитте. – Минем бит әле кич художниклар мәктәбенә дә барасы бар. 

Ләйсән суыткычтан печенье, йогурт тартып чыгарды. Карина аппетит белән барысын да тиз генә ашап та бетерде. 

– Ә син минем песи баласын үзеңә аласыңмы?  – дип теманы үзгәртте Карина. 

– Нинди песи баласы инде ул, – дип гаҗәпләнде Ләйсән. 

– Минем зур песием бар, ул өч песи баласы тудырды. Әти ачулана, өйдә дүрт песи тотуга каршы. Көн дә таратып бетерүемне үтенә. 

– Юк мин этләр яратам, – диде дә урамда ташлап калдырган эте исенә төшеп, ямансу булып китте. 

Шул вакыт ишектә баш идарәче күренде. Аның йөзе бик борчулы булып күренде Ләйсәнгә. 

– Карина, ә син монда икән! – дип гаҗәпләнде, – Гафу итегез, Ләйсән, Карина ничек килеп эләкте соң монда? 

– Мәликә апа мине үзе монда алып килде, ә үзе Лия белән кибетләрдә йөрергә чыгып китте, – дип такылдарга тотынды Карина, тиз генә сикереп торып Ләйсән ясаган аккошларны күрсәтергә ашыкты. – Кара Ләйсән миңа нинди аккошлар ясап бирде, матур бит? 

– Әйе, бик матурлар. Син монда чәй эчәргә дә өлгердеңмени әле? – дип елмайды Алмаз. 

– Йогрут та эчтем, – дип дәвам итте кыз абыйсына. 

– Ләйсән, сезне борчыганы өчен гафу үтенәм, – дип бер урында таптанды Алмаз. 

– Бар да яхшы, зыян юк, Алмаз Ленарович, балалар яратам мин, – дип елмайды Ләйсән. – Карина, тагын кунакка кер, – дип озатып калды. 

– Песи баласын алырга уйламадыгызмы әле? 

– Карина, юк-бар сорауларың белән кешене интектермә инде, – дип артыннан төртте Алмаз. 

– Сау булыгыз! – дип Ләйсән ишекне япты да котылдым дигәндәй авыр сулап куйды. 

Атна бик тиз үтеп тә китте, конкурс проекты гына урыныннын кузгала алмады. Ләйсәннең башыннан берничек тә әнисе китмәде, һаман саен аның турында уйланды ул: «Әнинең рак белән авырганын белә торып кайтмадым бит, үз тормышым турында уйладым, апага да авыр булгандыр, шунда мин-минлегемне артка куеп, ярдәм итсәм була иде бит. Апа, әни бүтән юк, дигәч кенә кайттым бит. Кыланчык булмый тагын кем булыйм инде? Шушы гөнаһларым өчен ходай миңа Вәдимне җибәргәндер, күрәсең. Шул кирәк сиңа, Ләйсән!» – дип газаплады ул үз-үзен. 

Ял көнне зиратка барып әнисенең каберен чистартып кайтырга план корган иде дә, ләкин һава торышы матур булып чыкмады. Бөтен эшен ташлап джинс чалбары белән майкасын киеп: «Берүзем өйдә утырганчы, кибетләрдә булса да йөреп кайтырмын», – дип район үзәгенә юл тотты ул. 

Нишләптер район үзәгендәге фонтан янында тукталды. Җиләс җил авылдагы күл буен исенә төшерде. Әнисен, апасын күз алдына китерде. Хәтирәләр кабат балачагына алып китте. Апасы суга таш ыргытып уйнаган арада, Ләйсән әнисең алдына менеп утырып сөйләшергә ярата иде: «Әни, әнием, йолдызлар сөйләшәләрме ул?», «Сөйләшмиләр, пышылдашалар, кызым», «Нәрсә турында пышылдыйлар алар, әнием?» 

Ләйсән янында ниндидер йомшак әйбернең мышнавыннан сискәнеп китте. Каршынд – немец овчаркасы! Күземә күренәме, дип аптырады. Теге вакытта урамда ташлап калдырган этнең нәкъ үзе. 

– Матурым, исәнме? – дип сыйпарга тотынды Ләйсән. Эт куанып аның битен, кулларын ялый башлады. Ләйсәннең шатлыгы эченә сыймады. 

Арттан кемдер: 

– Лорд, фу, – дип кычкырып,әлеге бәхетле мизгелне бозды. Ләйсән артында Алмаз Ленарович басып тора иде, өстендәге чәчәкле күлмәген һәм шортысын күргәч, Ләйсән әздән генә көлеп җибәрмәде. 

– Ләйсән, буш паркта ялгызы нишлисез сез? Миңа калса, бу яшь чибәр кызлар өчен күңел ачу урыны түгел, – дип елмайды ул. 

– Мин су буйларында, чирәмдә аунап үскән кыз, шуңа мине табигать һәрвакыт үзенә тарта, -дип, һаман Алмазның киемен өйрәнүен дәвам итте Ләйсән. 

– Минем күлмәгемә ни булган? Баядан бирле нидер эзлисез шунан? – дип уңайсызланды Алмаз. 

– Болай гына, сезне гел костюм, чалбардан күреп өйрәнгәч, мәзәк булып китте. 

– Ял көнне дә костюм киеп йөри алмыйм бит инде, – дип елмайды  егет. Сорап та тормый Ләйсән янына килеп утырды. 

– Ләйсән, сез ничек бу якларга килеп чыгарга уйладыгыз соң? – дип кызыксынды ул. 

– Бик озак эш эзләргә туры килде, яшәргә акча калмагач, туган якка кайтырга булдым, – дип, башына ни килсә шуны әйтеп салды. 

– Сезнең белгечлек буенча Казанда эш таба алмау минем өчен бик гаҗәп... – дип икеләнде Алмаз, –  Бәлки, сез бик үк яхшы белгеч түгелдер? 

Ләйсәннең эченә салкын йөгерде. «Алмаз Ленаровичның болай уйлавы яхшыга түгел», – дип фаразлады. Кабат эшсез калудан куркып : 

– Ник гаҗәпләнәсез? Казанда этүче абзаң булмаса, яхшы эш табам димә, – дип акланырга тотынды, – аннары мин эш аркасында гына Казаннан качмадым, – дип пышылдау катыш әйтеп салды. 

– Сер булмаса, ни өчен? – дип елмайды Алмаз. 

– Мин иремннән качтым. 

– Сез кияүдә идегезмени? – дип гаҗәпләнде Алмаз, сөйләшү мондый борылыш алыр дип һич көтмәгән иде. 

– Юк, без ЗАГСсыз яшәдек, – дип фонтанга борылды Ләйсән.   «Ничек тә икенче якка борырга кирәк, юкса баш бетте», – дип уйлады ул. – Бу темага сөйләшү авыр миңа, коры җавап биргән өчен үпкәләмәгез, – дип  дәвам итте Ләйсән. – Тормышта кешегә сөйлисе килмәгән әйберләр була. Минем ирем бик бай кеше иде,  уйлап тормыйча теләсә нәрсәне сатып алырга мөмкин иде. Кайбер кимчелекләрен гафу итеп яшәдем, кул күтәргәч, чыгып качтым. Аның өчен мин бары тик уенчык булдым. Яшь һәм чибәр. Дөресен әйткәндә, минем кыяфәтем белән яшәве авыр, барысы да миндә җилбәзәклек күрә. Чынбарлыкта алай түгел, әти-әнием барлы-юклы акчаларын җыеп мине укыттылар, кеше иттеләр, аларның барлык хыялларын гына тормышка ашыра алмадым. Тормышым бик үк җайлы булмады», – дип уфтанды Ләйсән. 

Беразга тынлык урнашты. Ләйсән Алмазның реакциясе ничек булыр икән дип көтте. 

– Артык кызыксынганым өчен гафу итегез, болай булыр дип башыма да китермәдем. Дөресен генә әйткәндә, моңа кадәр шәһәрдән кайткан кыланчык итеп кабул итә идем сезне, – дип акланды Алмаз. 

– Зыян юк, бар да яхшы, – дип елмаерга тырышты Ләйсән, - сез минем турыда дөресен белү яхшырак та, кем белә, бәлки минем турыда әллә нинди гайбәт тә ишеттереп өлгерерләр иде үзегезгә. Бер генә үтенечем бар, зинһар өчен башка беркемгә сөйләмәгез, ярыймы? 

– Мин гайбәт сата торганнардан түгел, гайбәт саткан кешеләрне дә җенем сөйми, – дип тынычландырырга тырышты, хәтта Ләйсәнне кулыннан тотты. 

– Беләм. Ләкин мин беркемгә дә ышанмыйм. Аңлыйсызмы? Холкым шундый. 

– Аңлыйм, – дип баш какты Алмаз, – мин үзем дә шундыйлардан, – дип елмайды. 

– Димәк, мин сезгә ышана алам икән, – дип елмаеп Ләйсән урыныннан торды. 

– Китәсез дә мени? 

– Әйе, эшләрем бар иде. 

– Кызганыч. Сау булыгыз. 

Чынлыкта исә Ләйсәннең бер эше дә юк иде, ләкин алга таба да баш идәрәче янында калырга курыкты. «Эшнең тирәнгә китүе бар, исән чакта котылырга кирәк, – дип уйлады ул, – аның эш бүлмәсендә нинди туры сүзле кыю булсам, алга таба да йөзне югалтмаска кирәк», – дигән карарга килде. 

Өенә кайтып җиткәнче барып чыкмаган ялы өчен ачуы килде Ләйсәннең. Проекты артына утырды, ләкин бер генә уй да килмәде. Әйтерсең лә фантазия дигән әйбер эшләми. Шунда Алмазның сүзләре исенә төште: «Сезнең белгечлек буенча Казанда эш таба алмау минем өчен бик гаҗәп. Бәлки сез бик үк яхшы белгеч түгелдер?», эштәге кешеләрне күз алдына китерде. Яңа эштә Ләйсәнгә үзен күрсәтергә бик авыр иде. Үч иткәндәй, конкурс проекты да килеп чыкмый... «Энҗе бу атнада кайтмадымы икән? Мин аңа эш өчен шампань шәрәбе тиеш бит» – дип уйлап, кулы кесә телефонына үрелде. 

– Ләйсән, сәлам! Авылда мин... Мин ул сөйләшү хакында онытып ук җибәргән идем... – дип шатланды Энҗе. – Әйдә, бер сәгатьтән күл буенда очрашабыз. 

Ләйсән тиз генә яраткан майка чалбарын киде дә, көзге алдына килеп басты: «Кыланчык син, Ләйсән, кыланчык!» – дип елмайды. Үзен бу дөньяның алиһәсе итеп хис итеп, бөтерелеп чыгып та китте. 

   ...Кызлар төн уртасына кадәр бик күңелел утырдылар. Балачак хәтирәләрен искә төшереп көлеп тә, елап та алдылар. Ләйсәннең бөтен проблемалары онытылды. 

Дүшәмбе иртәсе Мәдинәнең кычкыруыннан башланып китте. 

– Ләйсән, без конкурс проектының ташыру вакытына соңарып барабыз! Син шуны аңлыйсыңмы, юкмы? Чәршәмбе көнне проект тапшырылырга тиеш! 

Аның Ләйсәнгә  беренче тапкыр тавыш күтәрүе иде бу. Ләйсән гаепле бала кебек башын аска иеп тыңлады 

– Безнең компаниядә булса ярый булмаса ярый дип эшләү килешми! Башлаган эшеңне азагына кадәр җиткерергә өйрән! Иң яхшы белгеч булырга омтылмасаң, башкалар ул урынны алачак, шуны бел. 

– Эшлим. Бүген үк эшләп бетерәм, – дип кабатлады Ләйсән. 

– Бик яхшы! Сиңа бер көн вакыт! Бар, кирәк-яракларыңны җый да өеңә кайт! Каян телисең шуннан илһам ал! Кич белән үземнең электрон адрес буенча синнән әзер проект көтеп калам! - дип бик кырыс сөйләште Мәдинә. 

Ләйсән тиз генә әйберләрен җыеп, хушлашмыйча да кайтып китте. Өенә кайтканчы Мәдинәнең сүзләрен башында әйләндерде, аннары диванга ятып ярсып-ярсып елап та җибәрде: «Кыланчык син, бары тик кыланчык! Кулыңнан килмәгәч ник алынырга иде. Теге вакытта да мин булдырам, хәерчелектән котылам дип авылдан качтың, әти-әниеңнең кайда икәнлеген белергә дә теләмәдең, чыгышыңнан оялдың, ә бит алар тормышның авырлыгына карамыйча яшәргә тырышканнар, менә дигән ике кыз үстергәннәр. Ә син бу тормышта нәрсә эшләдең? Вәдим хисабына яшәргә тырышып, кыйналдың, сугылдың – шулмы бәхет? Әниең сине гомере буе көтте, ә син үлгәч кенә кайттың – шулмы хөрмәт? Бердәнбер апаң белән аралашмыйсың – шулмы туганлык? Ләйсән, бу тормышта кем син?» – дип сүкте үзен. 

Елап тынычлангач, әнисе каберенә барырга булды. Бәлки,  тынычланып кайтырмын дип уйлады. Зиратта тынлык, хәтта кошлар да сайрамый. Әнисе күмелгән урынны көчкә эзләп тапты ул. Үзеннән дә биек чүп үләннәр басып бетергән, фотосы дә кояшта уңып беткән. Шушы хәлгә төшкән әнисенең каберен күреп ушы алынды аның. Үзендә ниндидер көч табып чүп үләннәрен йолыкты. Ярты сәгать эчендә кабер өсте ялт итте. Әкрен генә үлән өстенә утырып әнисе белән сөйләшергә тотынды: “Әнием, син исән чакта кадереңне белмәдем, бик күп әйберләр әйтелми калган… Ә иң мөһиме, мин сине бик яратам, әнием. Үзеңә бер дә әйткәнеп булмады, ә хәзер соң инде… Кызганычка каршы, сине бүтән кайтарып булмый. Син шундый каты авырганда да кайтырга вакыт таба алмадым…Минем кебек үзе өчен генә яшәгән кеше юктыр бу дөньяда... Барысы өчен дә гафу ит мине, әнием!» - дип елады Ләйсән. «Гафу ит!» – дип пышылдап, утаган чүбен чүплеккә ыргытып, бераз тынычланып кайтып китте. Иңсәсеннән авыр йөк төшкәндәй булды. Кайтып бераз капкалып алгач, кабат проект артына утырды. Әлеге эшен төн уртасында тәмамлап Мәдинәгә җибәрә алуына чиксез шат иде Ләйсән. 

(дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/kylanchyk-5)

Теги: Кыланчык

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эсэр охшады, дэвамын котэм.

    Хәзер укыйлар