Кыланчык - 5

Дүртенче бүлек: http://syuyumbike.ru/news/proza/kylanchyk-4

Бишенче бүлек 

Тугызынчы август - Төзүчеләр көне. Гадәттә бу көнне Ленар Кариевич бөтен хезмәткәрләрен җыеп бәйрәм үткәрә. Иң-иңнәргә мактау кәгазьләре, акчалата премияләр тапшырыла. Рәсми өлеше тәмамлангач, өстәлләр артында бәйрәм дәвам итә. 

Ләйсән Мәдинә белән арткы рәтләрнең берсенә кереп утырдылар. Ләйсән үз эшенең иң-иң түгелеллеге белән килешеп өлгергән иде инде.  Ләкин нишләптер Муса гына әледән-әле аның ягына карап утыра бирде. Ләйсән моны сизеп бераз уңайсызланды: «Ни кирәк инде сиңа? Барыбер синең белән очрашуга риза булмаячакмын, бергә эшләгән кеше белән генә очрашасы калды инде миңа!» – дип уйлады. 

Ниһаять, сәхнәгә Ленар Кариевич, үзе күтәрелде. Ул барлык хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлады, бу компаниягә тугры булулары өчен рәхмәтен белдерде, алдагы планнары белән бүлеште һәм иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләде. 

Ләйсәннең күзе үз-үзен кочаклап бик җитди кыяфәттә басып торучы Алмаз Ленаровичка төште. Ул да Ләйсәнне күреп, ирен чите белән генә елмаеп куйды. Ләйсән моны исәнләшү дип кабул итеп, башын селекте дә, тизрәк күзләрен читкә төбәде. “Әгәр дә Алмаз Ленарович белән дуслар булсак, миңа монда эшләргә җиңелрәк булыр иде дә, ләкин ул дуслык белән генә канәгать булып калмаячак шул. Куйган максатларына ирешеп туктап кала торганнардан түгел, ул тагын-тагын якынаю өчен юллар эзләргә мөмкин», – дип уйлады Ләйсән. Уйларына бирелеп сәхнәдә ни сөйләгәннәрен дә ишетмәде ул. Кинәт Мәдинә төрткәнгә уянып китте: 

– Бар, әнә сине сәхнәгә чакыралар, – дип пышылдады ул. 

Ләйсән кыяр-кыймас кына урыныннан күтәрелде. Сәхнәдә Ленар Кариевичның урынын ниндидер бүтән таныш булмаган кеше алыштырып өлгергән иде инде. 

– Әлеге компаниядә хезмәт куючы Ләйсән Рәхимованы дизайнерлар конкурсында җиңеп чыгуы белән котлыйбыз. Кунакханәнең «Люкс» бүлмәләрен бизәү эше Ләйсәнгә тапшырыла. Шундый алдынгы карашлы дизайнер эшләве белән без чиксез шат, – дип тәмамлады ул сүзен. 

Ләйсән, әлеге кеше сөйләгән арада аның кем икәнлеген чамалап өлгергән иде инде, ул чыннан да Айдар Бариевич булып чыкты. «Казаннан килгән инвесторыбыз шушы була икән инде», – дип уйлады Ләйсән.  Шатлыктан бөтен йөзе балкыды. Ләйсән өчен бу көтелмәгән бүләк иде. Үз урынына төшеп утыргач: 

– Булдырдың, Ләйсән! Алга таба да зур җиңүләр насыйп булсын үзеңә, – дип мактады Мәдинә, бу җиңү аның өчен дә зур уңыш иде, Мәликә Сәлимовнаның борынына чирттек, – дип куанды. 

Ләйсән күзләре белән Алмаз Ленаровичны эзләде, ләкин ул юк иде: «Олы бер компаниядә баш идарәче өчен кечкенә генә мактау кәгазе табылмадымы икән?» – дип аның өчен борчылды ул. 

Бәхеткә каршы, өстәл артында бәйрәм озакка сузылмады. Бәйрәм хөрмәтенә барлык хезмәкәрләрне иртәрәк өйләренә җибәрделәр. Ләйсән тизрәк чыгып китү юлын эзләде. Бервакыт урамда йөргәндә, үзе өчен бик тә кызыклы бина күргән иде. Ул вакытта керергә кыюлыгы җитмәде. Башка көнне эштән соң кайту сәбәпле гел күчереп килде. Ә бүген исә менә дигән вакыт. 

Ләйсәннең йөрәге дөп-дөп типте. Менә ул таныш ишек, әллә кайдан ук «КАРТИНАЛАР ГАЛЕРЕЯСЕ» дигән язу кычкырып тора. Ләйсән әкрен генә ишектән узды, кыңгырау челтерәде. «Ничек рәхәт монда, тирә-якта акварель буяулары исе, ярым-караңгы, тыныч», – дип уйлады, тәне чымырдап китте. Диварга эленгән һәр рәсем үзенә күрә бер зәвык белән ясалган, һәрберсенең үзенә күрә бер темада булуы таң калдырды Ләйсәнне. Үзен өендә кебек хис итте. 

Кыңгырау чыңын ишетеп, булса кирәк, әлеге күргәзмәнең хуҗасы да күренде. Ләйсән каршында чал чәчле өлкән яшьтәге кеше басып тора иде. 

– Чибәркәй, сез нәрсә эзлисез монда? – дип елмаеп эндәште ул, кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә. 

– Б-б-буяулар, п-п-пумалалар кирәк иде, – дип тотлыкты Ләйсән. 

– Димәк, сез рәсем сәнгате белән кызыксынасыз? 

-Әйе, элегрәк ясый идем. Бераз ул шөгыльне ташлап торырга туры килде. Киредән ясый башларга планнарым бар, осталыгым китмәсә, – дип акланды Ләйсән. 

– Осталык тумыштан бирелә, ул йә бар, йә юк, ләкин берничек тә китми, – дип елмайды хуҗа, -–Сезнең исемегез ничек соң? 

– Ләйсән. 

– Ә мин Азат абыең булам. Әнә теге ишек артында һөнәрханә урнашкан: «Бергә иҗат итик» дип атала. Ярдәм кирәк булса, зур булмаган суммага дәресләр бирә алам. Ә буяу, пумалаларны менә монда сайлый аласыз, –  дип, икенче ишеккә төртеп күрсәтте. 

– Бик теләп сәләтемне сынап карар идем, – дип куанды Ләйсән. 

Азат абый белән очрашудан соң Ләйсәннең тормышы асты-өскә әйләнде. Күңелендә һаман саен  нидер кайнап торды, кичләрен ул ташкын матур сурәтләргә әверелде. Өенең кечкенә чоланында үзенең шәхси һөнәрханәсен дә булдырды, ул анда төннәр буе утырырга әзер иде. 

Авылга кайтканына инде күпме вакыт узса да, ул беренче тапкыр үзен монда бәхетле итеп тойды. «Куллар онытмаган. Әлбәттә, осталыкны арттыру өчен Азат абыйның һөнәрханәсенә йөрергә туры киләчәк, мин бәхетле, – дип уйлады ул, – ниһаять, үземне таптым: мин –рәссам!» – дип, әнисенең шәлен бөркәнеп йокларга ятты. 

Азат абый белән танышкан көннән башлап көн сан диярлек Ләйсән һөнәрханәгә ашыкты. Тиз арада һөнәрханәнең хуҗасы белән уртак тел тапты. Малае да рәсем белән шөгыльләнә икән, Салават исемле. Әтисе өйрәткәннәрне губка кебек эчеп бара, бик талантлы алмаш үстерә үзенә,  дип сокланды Ләйсән. 

Бер-ике атна дәрескә йөргәннән соң, дөрес күренешләр килеп чыгуына чиксез шатланды Ләйсән. Кая гына барса да, күренешләрне кесә телефонына төшереп кичләрен кәгазьдә тормышка ашыра торганга әйләнде. 

Реклама

Сентябрь башында Азат абый якындагы паркта күргәзмә оештыруы хакында әйтте. 

– Ләйсән, син үзеңнең эшеңне шунда куярга уйламыйсыңмы? – дип кызыксынды ул. 

– Бер рәсем белән генә катнашмыйлар бит инде, – дип кыенсынды Ләйсән, – калганнары миниатюра гына бит, алар кемне кызыксындырсын. 

– Нишләп кызыксындырмасын ди, – дип гаҗәпләнде Азат абый, – күп кенә танылган художниклар нәкъ шул миниатюралар белән башлаганнар да инде. Әгәр дә синең турыда белүләрен теләсәң, беренче адымны ясарга кирәк. Аннары улым Салават белән икәүләп кенә барын да оештырып өлгереп булмас, безгә булышчы да кирәк булачак. 

– Мин сезгә ярдәм кулын сузарга һәрвакыт әзер, – дип елмайды Ләйсән. 

– Бик яхшы. Алайса, шимбә сәгать сигездә шушында очрашабыз, килештекме? Иң мөһиме – һава торышы гына аяк чалмасын иде инде. 

– Киләм, - дип елмайды Ләйсән, – яңгыр түгел, таш яуса да киләм. 

Шимбә иртәсе кояшлы булуы белән куандырды. Ләйсәннең йөрәге еш-еш типте. Моңа кадәр үз эшләрен  күргәзмәгә куйганы юк иде. Күргәзмәдә бердәнбер сурәте эленеп тору аның өчен бик дулкынландыргыч мизгел булды. 

Күргәзмә район өчен сирәк күренеш булгангамы, килүчеләр саны да бихисап иде. 

Ләйсән үзен судагы балык кебек хис итте, эшендәге ясалмалылык монда кирәкми иде. Азат абый сүзләре буенча, кечкенә миниатюралар бик тиз сатыла барды, бу күренеш Ләйсәннең кәефен тагын да күтәрде. Азат абый да әлеге күргәзмәдән канәгать калды. Салават исә Ләйсән янында бөтерелде: йә йөгереп кенә кофе алып килде, йә туңдырма белән сыйлады. Кинәт арттан кемдер: 

– Ләйсән, Ләйсән, сезме бу! – дигән тавышка борылып караса, артында Карина басып тора иде, – джинс чалбар, кепка киеп куйгач танып та булмый сине, – дип такылдады ул. 

Ләйсән аны ишетмәде дә, нәрсәдер урлаган шикелле як-ягына каранды. Еракта Алмаз Ленаровичның шәүләсен күреп, тораташтай катып калды, кепкасын тагын да батырыбрак киде. Шул вакыт Карина: 

Алмаз абый! – дип кычкырып җибәрмәсенме! «Баш бетте!» – дип уйлады Ләйсән. 

– Беләсеңме кемне очраттым мин? – дип дәвам итте Карина, җавап та көтмичә, – монда Ләйсән дә катнаша, тизрәк кил, – дип шар ярды кыз. 

«Карина минем сеңлем булса, «Җәмәгать урынында үзеңне ничек тотарга» дигән темага лекция укыр идем», – дип уйлап куйды ачуы чыккан Ләйсән. 

Алмаз да уңайсызланды булса кирәк. Кулындагы туңдырмасын тизрәк сеңлесенең авызына тыкты. Тирә-якта беразга гына булса да тынлык урнашты. «Нишләп ял көнне Карина абыйсы белән паркка йөрергә чыкты икән, аның әти-әнисе кая икән соң?» – дигән уй йөгерде Ләйсәннең башыннан. 

– Исәнмесез, Ләйсән, – дип исәнләште баш идарәче. 

– Хәерле көннәр, – дип елмайды Ләйсән. 

–Сезне бу кыяфәттә күрү әллә ничек, – дип елмайды Алмаз, – гадәттә сез күз явын алырлык костюм, күлмәкләр киясез. 

–Бу минем чынбарлыгым, мин бит рәссам, – дип кырт җавап бирде Ләйсән. Шулчак Карина да телгә килде: 

– Күпме сурәт монда! – дип сокланды ул. – Сезнең эшләрегез дә бармы? 

– Бар, берәү. Мин бит әле өйрәнчек кенә. Телисең икән, күргәзмә буенча экскурсия ясыйм, нинди төр сурәтләр барын сөйлим. 

– Әлбәттә телим! – дип сикергәләдеде Карина. – Алмаз абый, син каршы түгел бит? 

– Ярый, – дип ризалашса да, Алмазны сурәтләр кызыксындырмаганы күренеп тора иде. 

Ләйсәннең ярты сәгатьлек лекциясен тыңлагач, ниһаять, китеп тә бардылар. Ул авыр сулап куйды. Алмазны җәлләп: «Бу Каринаның һәр соравын канәгатьләндерергә каян көч таба икән?» –  дип уйлады. 

Күргәзмә ахырына якынлашты, Ләйсәнне алда авыр эш атнасы көтә иде. Көн кичкә авышкан булса да, бераз хәл алып кайтырга дип яраткан күл буена юл тотты. Җиләс җил битеннән иркәләде. Көне буе күргән вакыйгаларын исенә төшерде. Күз алдына Алмаз, Салават килеп басты. Соңгы вакытта Ләйсәннең Алмазга ачуы чыкмый, киресенчә, буфетта яки коридорда күрсә, аның елмаюы күңеленә май булып ята башлады. Шулчак Ләйсәнгә салкын су койдылармыни: 

«Юу-ук, юк, тагын бер бай егет белән очрашаммы соң!» –  дип, Ләйсән үзеннән начар уйларын куды. Аннары кинәт: «Бәлки, Салават белән боткабыз пешәр», – дип елмаеп куйды. «Уртак кәсебебез безгә бәхет китерер, итәк тутырып балалар алып кайтырбыз», – дип, якты уйларга чумды. Күктәге йолдызлар да, җемелдәшеп, нәрсәдер пышылдый кебек тоелды аңа. 

Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 9 декабрь 2019 - 18:33
    Без имени
    Бик дорес сузлэр. Ирлэргэ ышанырга ярамый беркайчанда
    Язмышым сабак булсын...
  • 9 декабрь 2019 - 18:33
    Без имени
    Молодцы.бехетле озын гомер сезге
    18 елдан соң кавышу 
  • 9 декабрь 2019 - 18:33
    Без имени
    Эйе шул, янэшэндэ яраткан кешен булганда башка берни дэ кузенэ куренми.
    18 елдан соң кавышу 
  • 9 декабрь 2019 - 18:33
    Без имени
    Уземне белгэннэн бирле бакча эше белэн меш килдем! Файдасы юк инде, авылда бакча, без шэhэрдэ торабыз! Бер кайтып килу расходы, яшелчэ ел буе сатып алырлык. Эле позвоночникта проблемалар табылды! Бакча читтэ торсын хэзер! Уз узенне карамасан булмый!!!
    «Тоткасыз чемодан»
  • 9 декабрь 2019 - 18:33
    Без имени
    Бу хэллэр не баштан кичергэн кеше була рак язам, кайтыр бэлки дип, гомерпгезне эрэм итмэгез, рэхэтлэнеп, матур итеп яшэгез,балалар шатлыгы белэн яшэгез, хатын кыз очен, ин мохиме, анын балалары, 🙏🙏🙏
    Сәлим кире кайтырмы?
Реклама
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...