Логотип
Проза

Кыланчык - 3

Өченче бүлек 

Икенче бүлекhttp://syuyumbike.ru/news/proza/kylanchyk-2

Өченче бүлек

Атна дәвамында Ләйсән яңа эшенә күнекте. Мәдинә белән дә бик тиз  дуслашыып китте ул. 

Ә менә күршедәге ландшафт дизайнерларын читләтеп үтәргә тырышты. Мәликә Сәлимовна койрыгыңны гына күреп калса да шунда ук чакырып эш таба иде. Ләйсән исә олы кешегә каршы дәшәргә өйрәнмәгәч, гел ярдәм кулын суза торганга әйләнде. 

Мәдинәгә Ләйсәннең бу ягы ошап бетмәде. Бу юлы да: 

– Рәхимова минем бүлектә хезмәт куя, оныттыгызмы әллә, Мәликә Сәлимовна? Үзегез ташыгыз бакча сыннарын, – дип, тавышын күтәрде Мәдинә. 

– Син нәрсә кычкырасың, Мәдинәкәй? Безнең бүлеккә дә хезмәткәрләр җитми бит, тавышланма, нервыларыңны сакла. Син әле бик яшь, мондый характер белән нинди генә ир табарсың икән син, – дип мәкерле елмайды Мәликә Сәлимовна. 

– Минем нервыларым белән бар да яхшы. Әнә сеңлегезне кайгыртыгыз, карт кыз булып калмасын. Хезмәткәр кирәк икән, Ленар Кариевичка гариза языгыз. Иң яхшысы – сеңлегез булышсын, юкса һәр җомгада эшсез интегә, – дип, ишекне шапылдатып ябып Мәдинә чыгып та китте. Аның артыннан Ләйсән дә иярде. Эш урынына кайткач Ләйсән сүзне дәвам итте: 

– Мәдинә, нигә юкка йөрәгеңне бозасың? Без бит дошманнар түгел, бер компаниядә хезмәт куябыз лабаса. 

– Ләйсән, син киң күңелле кеше, ләкин Мәликә Сәлимовна сиңа беркайчан да ярдәм кулы сузмаячак, киресенчә, батыру, аяк чалу юллары эзләячәк. Бераздан минем сүзләрнең хаклыгына ышанчаксың әле. 

– Ярар, мин каршылык килеп чыкмасын дип кенә тырышам бит, – дип, Ләйсән тынып калды. 

Икенче эш атнасы Мәдинәнең шалтыратуы белән башланып китте. Бүген төзелеш башланасы урынга барасы була икән. Шуңа күрә гадирәк  киенеп килергә кушты. Ләйсән бик теләп джинс чалбар һәм футболкадан эшенә чыгып чапты. Әбәдкә кадәр төзелештә булса, аннары кире эш урынына юл тотты. Чәй куярга да өлгермәде, бастырып Мәликә Сәлимовна килеп керде. 

– Ләйсән, зинһар, булыш! Ленар Кариевич кушуы буенча төзелеш урынына барасы бар, бик ашыгам, менә бу кәгазьләрне Алмаз Ленаровичка кына кертеп бир  әле. Кайткач үзем кереп алырмын. Рәхмәт! - дип чыгып та югалды. «Мәдинә белсә башны ашый», – дип уфтанып, баш идарәче бүлмәсенә юл тотты Ләйсән. Бүлмә каршында зур булмаган язуга күз салды ул: «Эшлекле кием – компаниянең йөзе» дип язылган иде анда. Ләйсән уңайсызланып китте. Ләкин барыбер бүлмәгә узарга булды. 

Тәрәзәгә карап, ап-ак костюм-чалбардан Алмаз Ленарович басып тора иде. Ләйсән кабат үзенең кименнән уңайсызланды. 

– Исәнмесез, мин сезгә баш ландшафт дизайнерыннан кәгазьләр алып килдем, – дип елмайды Ләйсән. 

– Бирегез, карыйм, – дип борылды баш идарәче. 

«Мәликә Сәлимовна шушы кеше артынна чабамы икән инде? – дип уйлап куйды Ләйсән. – Ни буе юк, ни фигурасы, башы да пеләшләнеп бара инде», – дип уйлап борынын җыерды. 

– Нишләп сез компания таләпләре буенча киенмәдегез? Коридордагы язу кем өчен эленгән? Мәликә Сәлимовна үзе кайда? – дип ырлады Алмаз Ленарович. 

– Мин… мин бүтән бүлектә хезмәт итәм, бу корпуска килү минем планнарыма керми иде, – дип акланды Ләйсән. 

– Сез – бу компаниянең йөзе, димәк, аның теләсә кайсы почмагында  тиешенчә киенергә тиешсез. 

Алмаз Ленаровичның никтер кәефе юк иде. Ләйсәннең башыннан төрле уйлар йөгерде: «Кичә Казанда үткән эшлекле киңәшмәдә әтисеннән каты гына эләккән, ахры...Бәлки, эшкә ашыгып, иртәнге чәен эчәргә өлгермәгәндер, ә хәзер мин Мәликә Сәлимовнаның кушуы буенча ана әбәдкә барырга ирек бирмимдер… Бәлки, җене сөймәгән Мәликә Салимовнаның кәгазьләрен күрү реакцияседер…» 

– Сез миңа нәрсә алып килдегез? Башта күзегезне ачып тикшереп чыгарга ярамыймы? Монда таблицаның кайбер битләре бөтенләй төшеп калган. Ник соң сез әбәт алдыннан ясалып бетмәгән отчетыгыз белән килдегез? – дип кабынды, ахыр чиктә Ләйсән алып килгән кәгазьләр тирә-якта оча ук башлады. – Яңа хезмәткәр буларак сезгә бернинди дә ташламалар юк. Тиз генә кул куюыма өметләндегезме? Ялгышкансыз… 

Баш идарәченең мондый кәеф белән каршы аласын Ләйсән һич кенә дә күз алдына китермәгән иде. Күзендә яшь тамчылары күренде. Ләйсән кәгазьләрне җыям гына дип үрелгәндә, бүлмәгә шакымый гына бер егет очып керде. Егетнең ачык төстәге костюмын күргәч, Ләйсәнгә тагын да кыенрак булды: «Чыннан да эшкә минем кебек кыяфәттә беркем дә йөрми икән», – дип, гаепле баладай башын иде. 

– Алмаз, ник баттың инде? Ә, син үзең генә түгел икән. Нинди чибәр кыз килгән үзеңә. Сез кайдан? – дип елмайды бу егет. 

– Ландшафт дизайнерлары бүлегеннән, – дип, Алмаз тизрәк җавап бирде, – Чибәр, ләкин отчеты дөрес түгел. Мин үземнең әбәт вакытымда аның саннарын исәпләп утырырга мәҗбүрмен. 

– Сез яңа хезмәткәр буласыздыр, әйеме? – елмаеп, егет кулын сузды. – Мин – Муса, бу компаниянең юристы. Сезнең исемегез? 

– Ләйсән, – дип пышылдап дәште ул, ачуы кабара башлады. «Ник бу Алмаз дигән кеше кем икәнлегемне дә белмичә мине кимсетте соң әле? Вәдимнән финанс ягыннан бәйле булгач түзә идем, ә бу Алмазга нәрсәм бәйле соң әле, ник җавап кайтармадым икән?» – дип уйлады ул. 

Мусаның да кулын кысарга онытып, Алмазга борылып басты: 

– Мин, Алмаз Ленарович, ландшафт дизайнерлары бүлегеннән түгел! – дип күтәренке тавыш белән дәште Ләйсән, кулындагы кәгазьләрен болгап. – Мин – интерьер дизайнерлары бүлегеннән. Һәм бу мин ясаган отчет та түгел әле, бу кәгазьләрне минем өстәлгә Мәликә Салимовна кертеп ташлады да чыгып китте. Анда нинди төгәлсезлеләр булуын күз алдыма да китермим. Ә бүгенге кыяфәтем төзелеш урынына бару сәбәпле шундый! Әле генә тузан арасыннан кайтып төштем һәм мин дә бүген әле әбәт ашамадым! 

Бүлмәдә тынлык урнашты. Алмазга шок булды, моңа кадәр аның белән болай сөйләшкәннәре юк иде әле.   

– Ә сез Казаннан кайткан белгеч икән! – дип гаҗәпләнде Муса. – Утырыгыз, кофе эчәсезме? Хәзер сезгә таблицадагы саннар белән булышам. Ә Алмаз Ленаровичны әбәт ашарга җибәрербез. Аннары ул һичшиксез бу отчетка имза куяр, ә Мәликә Сәлимовна кич белән килеп алыр. 

– Сезнең белән берни дә санарга җыенмыйм! – дип дәвам итте Ләйсән. – Мин ясаган хаталар түгел. Хаталар өстендә эшне Мәликә Салимовна белән башкарырсыз. 

– Бик яхшы, – дип шатлана төште Алмаз Ленарович, килеп чыккан ситуациядән ул үзе дә шат түгел булса кирәк. 

– Үпкәләмәгез берүк, Ләйсән! Алмаз Ленарович үзе юаш кеше ул, иртә белән бераз эшләре күбрәк булды, арып киткән, күрәсең, – дип бөтерелде Муса, эшнең зурга китүеннән куркып. Ләйсән бераз тынычлана төште, ләкин Мусаның баш идарәче алдында ялагайлануы күңелен болгатты. 

Бүлмәдән чыгуга, Ләйсән туп-туры ишегалдына юнәлде. Урамда матур эссе көн иде. Иркенләп һава сулауга, Мәдинә килеп чыкты. 

– Ни булды сиңа? Кем рәнҗетте? Йөзең агарган, – дип гаҗәпләнде ул. 

– Баш идарәче. Мин ул бүлмәгә башка аяк басмыйм, – дип ачу катыш җавап кайтарды Ләйсән. 

– Шулай бар да начармыни? Алмаз Ленарович синдә бернинди дә хис уята алмадымыни? 

– Ул мине бик нык кимсетте. Алга таба аның белән турыдан-туры сөйләшергә туры килмәс дип уйлыйм. 

– Кызганычка каршы, бөтен эшебез аңа бәйле. Кайгырма, мин аны  урынына утырту юлларын беләм. 

– Нинди юл? – дип кызыксынды Ләйсән. 

– Бүген генә ишетттем, Казаннан яңа белгеч кайтуына Ленар Кариевич бик шат. Синең белән Алмаз арасындагы бу сөйләшүне белсә,  эләгәчәк аңа. Ә ул бу турыда беләчәк, һичшиксез, беләчәк! 

–Ул бит Казанда утыра, мондагы хәлләрне ул каян белә алсын? 

– Гайбәт, матурым. Бөтен безнең компания гайбәткә корылган, – дип елмайды Мәдинә. –  Иң кызыклы хәбәрне әйтмәдем бит әле сиңа: әле генә министрлыкта эшлекле сөйләшүдә катнаштым, Мәскәү–Казан юлы буенда кунакханә комплексы калкып чыгачак. Казаннан килгән инвестор Айдар Бариевич дизайнерлар конкурсы оештырачак, иң шәп дип табылган эш тормышка ашырылачак. Катнашасыңмы? 

– Ул Казаннанмы? – дип борчылды Ләйсән. 

– Әйе, Казаннан. 

– Каршы килергә ярамыймы? 

– Юк... 

– Ярар, алайса катнашам, – дип уфтанды Ләйсән, нидәндер курыккан төсле. 

– Бүген үк Ленар Кариевичка гариза язам, ул рөхсәт итсә, эшли башларсың. Бәлки, җиңеп тә чыгарсың әле. Күп итеп акчалата премия бирерләр үзеңә. 

– Комаучауламас иде, ул акчага берничә эшлекле костюм алып кияр идем... баш идарәче бүлмәсенә йөрер өчен, – дип төрттерде Ләйсән, көлеп үк җибәрде, аның күз алдына Алмаз Ленаровичның эш бүлмәсе килде, Ләйсән костюмнан басып тора, юрист Муса да кергән – өчәүләп ниндидер җитди сорауга җавап эзлиләр, янәсе. 

Баш идәрәче бүлмәсендәге кимсетелү Ләйсәннең эчен пошырды. Чөнки ул энәсеннән җебенә кадәр барлык нечкәлекләрен дә белеп киенә торган кыз. Хәтта Казанда яшәгәндә дә аның төс-кыяфәтенә төртеп күрсәтүчеләр булмады, ә монда – ниндидер район үзәгендә – өйрәтеп маташалар. Әйе, Ләйсән гомергә кыланчык булды, соңгы модадан киенде, монда да ул кыланчык булып калачак. Эштән соң туп-туры кием базарына юнәлде ул. Күпме акча түгеләчәге аны кызыксындырмады, ул шундый карарга килде. 

Икенче көнне иртән эшкә килеп керүгә үк Мәдинә боерык тоттырды, анда Ленар Кариевич имзасы астында конкурста катнашырга кушылган иде. Ләйсән әлеге эшкә бик дулкынланып кереште, Айдар Бариевичның Казаннан булуы ошап бетмәде аңа: «Вәдим белән таныш булып кына чыкмаса ярар иде», – дип теләде. 

Чәршәмбе көнне Ләйсәннең үзен генә төзелеш урынына җибәрделәр.  Йөгереп йөреп, бик ачыгып кайтып керде һәм буфетта капкалап алырга булды. Кофе эчеп утырганда кемдер: 

– Сезнең янда урын бушмы? – дигән сүзгә сискәнеп китте. Ләйсән башын да күтәрми генә: 

– Юк, утырыгыз, - дип ризалык бирде. Әлеге егет каршысына килеп утыргач кына, аның Алмаз Ленарович икәнен абайлап алды. 

– Ялгышмасам, кичә сез отчет белән минем янга кергән идегез? Исемегез Ләйсән, ахрысы, – дип сүз башлады. 

– Шуннан...  – дип, төксе генә җавап кайтарды Ләйсән. 

– Болай гына, исемегез матур. 

– Алмаз Ленарович, мин сезнең эш бүлмәгездә түгел отчет бирергә, әбәт ашаганда гына булса да тынычта калдырыгыз, зинһар. Сезнең икенче урынга күчеп утыруыгызны теләр идем, – дип кырт кисте Ләйсән. Баш идарәче урыныннан селкенмәде дә. 

– Сез үзегез утырырга рөхсәт бирдегез бит, – дип елмайды Алмаз. Аннары Ләйсәнгә туры карап, – Мин сездән гафу үтенергә теләгән идем, теге көнне төксе сөйләшкәнем өчен гафу итегез. Беләм, сезне бер дә юкка кыерсыттым. Сез бары тик минем эш күп вакытка эләктегез. 

Ләйсән бераз тынычлана төшеп, әкрен генә подносын җыя башлады: 

– Алмаз Ленарович, андый хәлләр еш кабатланамы сездә? Иртә белән сез гел ачулымы? 

– Юк, ник алай уйлыйсыз? –  дип югалып калды Алмаз. 

– Хәерле эш көннәре, Алмаз Ленарович, – дип, Ләйсән өстәл артыннан торды. 

– Димәк, сез минем белән дуслашырга теләмисез? – дип аптыраулы караш ташлады Алмаз. 

– Сезнең белән дус булырга безнең тоткан урыннарыбыз төрле, сез – баш идарәче, ә мин бары тик баш дизайнер ярдәмчесе, – дип елмаерга тырышты Ләйсән. – Сау булыгыз, Алмаз Ленарович! – дип ишеккә таба тиз-тиз атлады ул. 

Ләйсән белән очрашуга Алмаз бер дә шатланмады. Гомерендә беренче тапкыр гафу үтенеп, аны кире кактылар. Бу Алмазның мин-минлегенә бик тиде. «Казаннан кайттым дигәч тә, баш идарәче белән шулай сөйләшергә аның ни хакы бар?» –  дип уйлады ул. 

Алмаз әбәттән әйләнеп килергә дә өлгермәде – телефоны шалтырады, трубканың икенче башында әтисе Ленар Кариевич иде. 

–Алмаз, сезнең филиалда нинди каршылык килеп чыкты ул? Бары тик дөресен ишетергә телим. Улым дип тормам, без барыбыз да бер компаниядә хезмәт куябыз, – диде, тавышын күтәрә төшеп. 

Алмаз ни әйтергә дә белмәде, аның тынып калуы Ленар Кариевичның ачуын тагын да кабартты: 

– Нишләп син яңа килгән кешене кимсетәсең, үзеңне кем дип белдең? 

– Әти, беренчедән, мин инде аннан гафу үтендем, икенчедән, баш идарәче белән төксе сөйләшергә юл куймаячакмын! 

– Ә, шулаймыни? Судан коры чыгарга телисең– димәк. Төне буе клубларлда йөрисең дә, иртән йокың туймый, ачуыңны башкалардан аласың. Әнә бит Муса синең белән бергә йөрсә дә, үз эшен җиренә җиткереп башкара, акырмый синең кебек. 

– Әти, булды инде. Башлама. Эш сәгатеннән соң минем кайда ни эшләвем беркемгә дә кагылмый. 

– Кагыла, ничек кенә кагыла! – дип тавышын көчәйтте әтисе. – Эштәме, урамдамы, – кайда гына булсаң да, бөтенесе дә синнән зарлана, артыңнан ялгышларыңны төзәтә-төзәтә арыдым инде мин. Ләйсән Рәхимова бик зур өметләр баглый торган белгеч, Казанда андыйлар өчен чират торалар. Әгәр дә башка төзелеш компанияләре аны үзенә чакырса, китә дә бара. Без тагын дизайнерсыз калабыз. Ул белгән программа белән эшләүче бигечләр бармак белән генә санарлык. Мәликә Салимовна белән килеп чыккан низагларыгызга күз йомсам, Мәдинә белән Ләйсәнгә тел-теш тидермәм, колагыңа киртлекләп куй. Тагын бер тапкыр дизайнерлар белән каршылык килеп чыкса, акчалата премияләреңне кисәм, аңладыңмы! 

– Нәрсә? Ниндидер кыланчык дизайнер ярдәмчесе аркасында син мине финанс яктан чикләргә җыендыңмы? – дип борчылды Алмаз, бу минутта әтисен аңлап бетермәде ул, мине күптән инде икътисад директоры итеп куясы бар, дип уйлады эченнән генә. 

– Ул кыланчык түгел, ә үз эшенең остасы, – дип яклады әтисе Ләйсәнне, – бер-ике елдан икътисад директоры буласың килсә, каршылыкларсыз гына эшләргә өйрән, юкса ул урындыктан колак кагуың бар. 

– Тагын бер-ике елдан, дисеңме? – Алмазның өстенә салкын су койгандай булды. – Синең күтәргәнне көткәнче, башка төзелеш компанисенә китеп хезмәт итүе уңайлырак. Үз дизайнерларың белән үзең эшләрсең. 

– Юк, син башка компанияләргә кирәк түгел. Синең эшләргә түгел, ә кәеф-сафа корырга яратканыңны тирә-юньдә күпләр белә.   

– Әйе, кем белән кайда нишләргә икәнен дә өйрәт инде тагы, – дип елмайды Алмаз, – миңа утызның теге ягы икәнен онытып җибәрдең бугай әти. 

– Теләсә кем белән, теләсә нәрсә эшлә, тик Мәдинә белән каршылыкларыңны бетер. Минем әйтер сүзем бетте, сау бул. 

– Уйлап та карамаячакмын! – дип, трубканы куйды Алмаз. Аннары бик озак кына әтисе әйткәннәрне башында әйләндерде дә: «Әтигә бу хәбәрне кем шулай тиз җиткерде икән? – дип уйлады, – Мусаның эше түгел бу, чөнки без аның белән бергә ял итәбез, ә менә Мәдинә катнашыннан башка була алмастыр, мөгаен». Алмаз әтисенең күп кенә сүзләре белән килешеп бетмәде, ә менә Мәдинә белән дуслашу буенча эш башларга планнар корды. 

Җомга иртәсендә Алмаз кибеттән иң зур, иң кыйммәтле туңдырма коробкасын эләктереп эшенә юнәлде. Күпләр җомганы көтеп алсалар, бу көн аның өчен зур бер җәзага тиң иде. Иң элек ландшафт дизайны бүлмәсенә юнәлде. Алмазның кулындагы туңдырма савытын күрүгә Мәликә Сәлимовна эреп китте. Баш идарәче генә озаклап сүз куетмыйча килеп чыккан проблеманы чишәргә тотынды. Ә Мәликә Сәлимовна берни булмагандай: 

– Алмаз, син нәрсә турында сөйлисең? Нинди таблица? Нинди саннар? – диде, куллары белән сеңлесе Лияны Алмазга якынрак төртә-төртә. – Ә син теге яңа кыз Ләйсән ясаган отчет турында әйтәсеңдер әле, – дип елмайды  ул, - Казаннан кайткан белгеч булгач, үзе дә бик яхшы башкара алыр дип уйлаган идем, ялгышканмын, ахры. Бөтенесе артыннан тикшерергә кирәк! -–дип кулларын болгады. 

Алмаз оялудан кызарынып торган сеңлесенә күз салды да: 

– Дүшәмбе иртән отчет минем өстәлдә булырга тиеш! - дип чыгып китте, юкса туңдырма эреп суга әйләнәчәк иде. Интерьер дизайнерлары янына барганда башында һаман Мәликә Сәлимовна турында уйлар әйләнде: «Монда дизайнер булып утырганчы, яучы карчык булып йөрсә, йөзләгән-меңләгән кешегә булышыр иде, бәлки, бәхетле гаиләләр туар иде, туйдырды да соң үзенең сеңлесе белән, җенем сөйми минем андый кызларны!» – дип ачуы кабарды аның. 

Икенче яратмаган кешесе – ул Мәдинә Сафина. Мәликә Сәлимовнага зирәклек җитеп бетмәүне сөймәсә, Мәдинә туры сүзлелеге һәм килеп чыккан проблемаларны Ленар Кариевич белән турыдан-туры чишүе ошап бетми иде. 

Бу юлы Алмаз чын-чынлап Мәдинә белән дустанә мөнәсәбәт ясарга бара иде. Әтисе әйтмешли, ул гайбәт героена әверелмичә, хезмәткәрләр арасында хөрмәткә ия булырга тиеш. 

Ул кергәндә дизайнерлар кызып-кызып конкурс өчен проект эшли иде. Алмазны күрүгә Мәдинә: 

– Исәнмесез, Алмаз Ленарович! Сез ишекләрне бутагансыз, ахры, бу ландшафт дизайнерлары бүлеге түгел, – дип елмайды, кулындагы коробкасын күреп. 

– Мәдинә, мин берни дә бутамадым. Минем бүлмәдә килеп чыккан каршылык өчен гафу үтенергә телим, – дип елмаерга тырышты Алмаз, ләкин бар да чын күңелдән түгел икәне сизелеп тора иде. 

– Миннән түгел, Ләйсәннән үтенергә кирәк, минем белән алай сөйләшмәсәгез иде, – дип үртәвен дәвам итте Мәдинә. 

– Ә бәлки, син минем күчтәнәчемне кабул итеп, Ленар Кариевичка гайбәт таратудан туктарсың? – дип кызыксынды Алмаз. Ул туңдырмалы коробканы Мәдинәгә  сузды, аннан беркайчан да баш тартмаячагы көн кебек ачык иде. Аннары Мәдинә килеп чыккан низагны зурга җибәрергә тырышмый иде. 

– Ярар, әйдә, бирегез туңдырмагызны, бик ашыйсы килә, – дип кулындагы коробканы алды. 

Алмаз, ишек төбендә утырган Ләйсәнгә күз салып: «Нинди чибәр кыз! Муса чыннан да хаклы булган икән», –  дип уйлады һәм сугышта җиңү яулаган герой кебек бүлмәдән чыгып китте. Бүтән әлеге кызлар белән ачуланышмаска үз-үзенә сүз бирде. 

– Бигрәк киң күңелле кешегә әйләнгән әле бу! – дип гаҗәпләнде Мәдинә, – гадәттә, кыш көне кар да алып булмый аннан. Нәрсәдер булган монда, әтисе яңа вазыйфага күртәрмәү белән янаган, ахры. 

– Нинди вазыйфага? – дип сорады Ләйсән компьютер экраныннан башын күтәрми генә. 

– Әлбәттә, икътисад директоры инде! 

– Ооо, Алмаз Ленарович икътисад директоры булса, ишегенән бөтенләй кертмәс тә. Мәликә Сәлимовнаның сеңлесе дә җомга саен килеп йөрми башлар. 

– Мескен Лия, –  дип борчылган төс чыгарды Мәдинә, – ничә ел буе тырышкан көче юкка чыгачак бит. 

Ләйсән ишетмәмешкә салышып, эшен дәвам итте. Аларда аның эше юк. 

(дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/kylanchyk-4)

Теги: Кыланчык

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар