Ике ел буе сагындырып йөргән кишер бәлешенең үзе иде бу. «Азамат абый, балдызың да шушындый бәлеш белән сыйлаган сылу төсле булса, рәхәтләнеп туганлашыр идем үзең белән!» – дигән уйларын кычкырып әйтергә базмады Данис. Ләкин кич белән төзелештән шәһәргә кайтышлый Данис күңел серләрен ачып салуын үзе дә сизми калды. Кишер бәлеше телен чишеп җибәрдеме. – Азамат абый, ышанырлык хәл түгел. Мин бит кайчандыр күңелгә кереп калган кызны тагын очраттым! Узган атнада, курсларга йөргән арада. Автобуста күрдем. Ул кыз шәһәрдә. Эх, югалтасы түгел иде үзен. Өйләнергә дә вакыт бит инде.
Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/kiiau
– Көн дә аш, көн дә туй, ахрысы, сездә, Азамат абый?
– Бу арада шулайрак, энем. Балдызым килде. Ул камыр ашларына бик оста.
– Гөлчәчәк тә сыната торганнардан түгел бит, балдызыңны артыграк мактап җибәрмисеңме син? – дип, бытовкадагы ирләр көлешергә, төртмә сүзләр белән сынашырга керештеләр.
– Балдыз сөю – язык, кара аны, – дигән булып шелтәсен дә калдырмадылар.
Азамат абый үпкәләми. Егетләр телгә шук, шаян булса да, эчле түгел. Төзелеш халкы менә шулай юк сүзне дә мәзәккә әйләндереп, уйнап-көлеп сөйләшә ул. Серкәң сүз күтәрмәсә, яннарына килмәвең хәерле.
– Балдызым пешергән эремчек шәңгәсен ашагыз, җизнәсен чәйнәп утырмагыз анда. Колагыгыз ишетсен, сезне бушка туйдырып ятуым түгел. Ризыкны авызыгызга алган саен, эчегездән бисмиллагызны әйтеп, балдызыма тиң ярлар теләп йотыгыз, белдегезме! – дип, уен-көлкене үз ягына бора Азамат абый.
– Балдызың кияүдә булмаса, әйдә соң Даниска бирәбез.
– Әйе, малай! Өйләнгән ирләр арасында ялгыз башын кая куярга белми каңгырып йөрмәс иде. Азамат, тиң санамыйсыңмы Данисны? Уеннын-чынын бергә кушып, ирләр тәмам кызып-кызып егетне Азатның балдызына димли дә башладылар.
Бригадага эләккәненә өч ай чамасы гына булса да, ташчылар ярдәмчесе Данис агайларның ышанычын яулап алырга өлгергән иде. Аны беренче көннән үк үз иттеләр. Тырышлыгына да, сабырлыгына да сокланып, агайларның һәркайсы үзе белгән кадәр һөнәргә өйрәтә башлады. Төзелешкә эләккән һәр яшь җилкенчәккә тәти торган бәхет түгел монысы. Чын һөнәр ияләрен сокландырырлык, сизгер күңелләрен яуларлык бер сөйкемле сөягең булмаса, якын да китермиләр яннарына. Араларында атнадан артык эшләтмиләр алар, кайберәүләрне өч көндә куалар әнә. Ә Данис сынатмады. Кулы каты, беләге нык, күзе үткен. Сүз тыңлаучан, кирәк җирдә буйсына белә торган егет. Урынлы җирдә үз фикерен дә җай белән әйтеп сала, тел яшереп, кемгәдер яраклашып күңел кайтара торган гадәте юк. Гайбәткә кушылмый. Кеше артында сүз йөртми.
Беркөн Мөхтәр абыйсы башлаган «Җидегән чишмә»гә кушылып, җырны дәвам итүе, егеттән тәмам үз кеше ясады. Арада иң өлкән ташчы Солтан абый, уфтанып: «Эх, Данис, балам, кызларым синең өчен артык карт, оныкларым артык яшь. Киявем генә булыр идең югыйсә. Улы-ы-ым,» – дип, тыйнак егетне иңнәреннән кагып куйды.
– Данистан баш тарткан, йөз чөергән кеше юк. Шунысы гына куркыта, әби белән бабай яшь кияүләрен үземнән артык ярата башламагае!
– Карт бит инде алар. Яратса соң. Сине ничә еллар кадерләгәннәре дә җитәр. Яшьләргә юл бир. Данисның яратыласы килми дисеңме әллә?
Әти-әнисен иртә югалткан егеткә абзыйларның уен сүзе бер үк вакытта рәхәт тә, кыен да. Төзелеш техникумын тәмамлап, калада калуының сәбәбе дә шунда бит аның. Авылдагы нигездә өлкән абыйдан гайре, көтәр кешесе юк. Ә абыйның үз тормышы, хатыны, балалары бар. Анда артык кашык булып кайтып утырырга түбәнсенде Данис. Шәһәрдә калды. Уку арасындагы ялларда төрле эштә эшләп бераз акчалар юнәтте. Тулай торакта бер почмак та табылды үзенә. Хәзер төзелештә эшләп ипотека алмакчы булып йөри. Гел өлкәннәр арасында булуы да, төпле киңәш ишетергә, хата-ялгышлардан сакланып калырга ярап тора.
– Азамат абый, балдызың кишер бәлеше пешерә беләме соң? – дип өлкәннәр шаяруына кушылырга булды егет. Күңелендә әле дә теге туташ, авызында хуш исле бәлеш тәме.
– Анысы нәмә тагын?
– Белсә, күзеңне йомып өйләнәсеңме, егет?!
Данисның бу соравы уен-көлкедән кызган абзыйларга тел чарларга тагын бер азык булды. Һәр төбәкнең үз ашлары, мич ризыклары буладыр ул. Берәүләр шәңгә дигәнгә аптыраса, икенчеләр күзикмәк ашамаган булып чыга. Бер якта төш пешереп, чәкчәк катырырга оста киленнәр өлгерсә, икенче яклар уңган хатыннарының бавырсаклары белән мактана. Бәлеш тә районына карап төрле булып пешә. Бу ризыкларның барысын да берләштергән бер генә ягы бар: телеңне йотарлык әлеге тәмле сый белән бергә аналар мәхәббәте, хатыннар назы җанны иркәли. Ризык пешерер алдыннан укылган догалар, кат-кат кабатланган бисмиллалар афәтләрдән, хәвеф-хәтәрләрдән саклап йөртә.
Икенче көнне Азамат абый бер таба бәлеш күтәреп килгән. Төшке ашка тукталгач, чәй алдыннан Даниска пычак тоттырып:
– Йә, кияү, сыйла әле безне балдыз күчтәнәче белән, – димәсенме!
Ике ел буе сагындырып йөргән кишер бәлешенең үзе иде бу. «Азамат абый, балдызың да шушындый бәлеш белән сыйлаган сылу төсле булса, рәхәтләнеп туганлашыр идем үзең белән!» – дигән уйларын кычкырып әйтергә базмады Данис.
Ләкин кич белән төзелештән шәһәргә кайтышлый Данис күңел серләрен ачып салуын үзе дә сизми калды. Кишер бәлеше телен чишеп җибәрдеме.
– Азамат абый, ышанырлык хәл түгел. Мин бит кайчандыр күңелгә кереп калган кызны тагын очраттым! Узган атнада, курсларга йөргән арада. Автобуста күрдем. Ул кыз шәһәрдә. Эх, югалтасы түгел иде үзен. Өйләнергә дә вакыт бит инде.
Бу сүзләрне Азамат абыйсы үзенчә юрады. Балдызын юкка өметләндергәненә, егетнең күңеле буш түгеллегенә бераз борчылып та куйды. Хатынына да:
– Яхшы егет тә үзе, ләкин гашыйк икән шул, башка кызны ярата икән. Балдыз белән таныштырып торуның мәгънәсе булырмы? – дип авыр сулап куйды. Күңеленнән туганлашып өлгергән иде шул абзый да.
– Сәрия дә, берүк миңа кеше димли күрмәгез. Кунакка чакырсагыз да, болай гына, җизнинең дусты буларак кына чакырыгыз, – дип тора.
Яшьләрне таныштыру уе шулай итеп онытылды. «Насыйпларын үзләре тапсыннар, кысылмыйк» дигән фикердә калды өлкәннәр.
Җәй айларына чыккач, ирләр, бераз өстәмә акча керсен дип, шабашкага чыктылар. Төп эштән буш арада йорт салырга алындылар. Даниска да күңелле. Күпме тәҗрибә туплый, һөнәр өйрәнә. Сагындырган тансык ата назын, җылы сүз, күңәшен дә шушы агайлардан ала төсле. Ләкин бәхетсезлек аяк астында булмый, кая булсын тагын. Әле яңгыры ява, әле кояшы рәхимсез кыздыра. Җир җимереп эшләрлек матур көндә хуҗаның материалы бетеп китә. Җитмәсә, якшәмбегә калдырмаска, «өч атнага бер көн булса да ял итәргә кирәк», дип ашыгып эшләгәндә бөтенесе чәлпе
әрәмә килде. Ашыгып җыелган лесалар ишелеп, өч ташчы егылып имгәнде. Данис барысын да машинасына төяп больницага чапты. Монда да егетнең елгырлыгы, сөйләшә белүе күп әйберне хәл итте, абзыйларга ашыгыч ярдәм тиз күрсәтелде. Икесен алып калдылар, больницада калырга һич ризалашырга теләмәгән Азамат абыйны Данис өенә озата китте.
Фатир ишеге ачылып китүгә әтисен күтәреп диярлеп торган Данис каршысына таныш чалымлы «ташбаш» йөгереп чыкмасынмы?! Тавышы да шул, бераз үскән генә.
– Ехооу, әтием кайтты! Әти! Нишләдең, әтием, ни булды? Әни, әтине кара, аягы сынган бит, – дип, баланың чәрелдәп кычкыруына аш бүлмәсеннән кулына тастымал тоткан, түшенә алъяпкыч япкан теге туташ килеп чыкты.
Азамат абзый борын төбенә: «Улым, әниеңне куркытасың, апаең йоклыйдыр, болай кычкырып уятасың бит, әй, шайтан малай», – дип, мыгырданган булды.
Данис телсез, өнсез калды. «Менә кемнең бәхетенә кызыгып яшәлгән икән ич. Азамат абыйның хатыны үзеннән күпкә яшь булуын сөйлиләр иде шул. Ярын белми сайламаган абзый, кашыкка салып йотарлык, егетләрне гашыйк итәрлек сылу белән торып ята икән», дигән уйлар белән бергә, тиз генә чыгып китү планы да өлгерде. Карлыгып, тотлыгып диярлек:
– Азамат абый, мин стройкага киттем. Анда әйберләрне җыештырасы, урнаштырасы бар. Караңгыга калганчы ашыгыйм, ә син тизрәк терел. Сау булыгыз, – дип, ябып та өлгермәгән ишеккә үрелде. Чыгып та киткән иде инде, аягындагы кроссовки бавына песи баласы уралмаса.
Аны аралап алган арада, бүлмәләрнең берсеннән яшь бала күтәреп тагын бер хатын пәйда булды.
– Әтисе, әстәгъфирулла тәүбә, менә булдыргансың! Ашкынуларың, ашыгуларың нәтиҗәсе шул гына булсын инде. Ярый, башы исән тагын. Бу Данисмы әллә? Саумы, энем, үзеңне имгәтмәделәрме бу карт тискәреләр?
Ханым кулындагы баласын баядан бирле ишек катында елмаеп торган туташка тоттырды.
– Кая әле, Сәрия, тораташтай катып торма, җаным. Җизнәң белән кунакны чәйләр эчертим, ашатыйм, кара әле бу баланы, – дип, китәргә ашкынган егет аша үрелеп ишекне ябып та куйды.
– Әйдә әле, Сәрия кишер бәлеше дә пешергән иде анда, ашагач барырсың «стройка»гызга, эш качмас, җитешерсең әле, – дип, сүз әйтер җир калдырмады хуҗабикә.
Беренче күрешкән, яшьләр кыюсыз гына бер-берсен күзәтеп йөргән көннәргә ике ел булган. Бүген Сәрия елмаеп Даниска төбәлде, аның каушавын һич тартынусыз, иркенләп күзәтә.Кулларын тешләп уйный башлаган песи баласын кая куярга белми калган кунакның җанын биләп алган хисләренә кадәр таныш тоела. Ара-тирә теге вакытта кибеттә очрашкан кебек карашлар кисешә. Апасы менә шул төпчеген табарга больницага яткан арада кечкенә «ташбаш»ны карап торырга килгән иде Сәрия. Атна-ун көн эчендә йөрәгенә таныш булмаган, җан тынычлыгын алган хисләрне йоктырып китте шунда. Ике еллык сагынулар искә төшеп, иреннәр ирексездән елмая. Әнисе дә гел: «Насыйбың булса, табылыр, балам, очрашырсыз әле», – дип әйтеп торды. «Үзе килде менә, Алланың рәхмәте».
Ул арада әтисенең гипсын тикшереп өлгергән шук малай Данис каршысына килеп басты.
– Абый, ә мин сине таныдым. Син кибеттә «алма» апама күп итеп кишер алып чыгып биргән идең. Без икенче көнне сиңа бәлеш тә керттек, үзеңне генә бүтән күрмәдек. Ашадыңмы ул бәлешне?
– Апыңның исеме «алма»мы?
– Юк инде, андый исем буламыни, Сәрия ул. Ә син кем?
Аш бүлмәсеннән «әби-бабаңның яшь киявенә охшаган бу» дигән тавыш ишетелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк