Логотип
Проза

Кияү

“Балдаксыз кулына алдандым шул. Беренче күрүдә үк барлаган идем юкса. Эх, кызлар, менә ышан инде сезгә! Гаиләң була торып, балдаксыз йөрү – үзе бер җинаять бит ул. Кеше алдау, юкка өметләндерү бит ул, җанкаем!”

– Ехооу! Монда да юк! – биш-алты яшьләрдәге малайның йөгерә-чаба кибет буйлап шәрран ярып кычкыруы күпләрне сискәндерде. Нәрсә юк икән бу кибеттә?! Халык як-ягына каранып, сабый йөргән рәтләрне искәрде. Кызыксыну көчле нәрсә – кызыксындыра белсәң. Юкка сөенә белү бәхете шул сабыйлыкка гына хас күренештер, мөгаен. Олыгая бару юкка түгел, барга да сөенү сәләтен югалта кеше.

– Сабыр! Нишләвең? Бөтен кеше безгә карап тора хәзер. 
Чит ил романнарыннан, берәүнең йотлыгып укыган китабыннан ялгыш төшеп калган да, кала кибетләрендә адашкан диярсең бу затны. Карашында табигатьнең ниндидер сере бар төсле. Балга манган коймактай, алсуланып, кабарып торган татлы иреннәренә карап, Данис авызына килгән суларны йотып җибәргән арада, нидер сизенгән төсле, сискәнеп куйды туташ. Хатын-кыз карашыннан да көчле, төгәл корал юктыр ул. Вакыт туктаган арада, секундлар йөрәк тибешенең ешлыгына күчеп үз ритмын югалткан мәлдә, күбәләк канатыдай җиңел керфекләр җәя төсле тартыла, һәм үткен ук синең йөзеңә төбәлә. Кач! 

Кая инде... Мондый бәхеттән качарга, җүләрме әллә Данис. Тыйнак дигәч тә, тиле түгел бит. Шушындый затның карашыннан ялгыш атылган очкында янып үлүдән дә ләззәтле җәза табылырмы?  Күзләрен тутырып туры карасын да, җанны биләп алган хисләрне тойсын, аңласын иде әле. Сүз эзләтеп, җай таптырып, бүләккә акчалар түктереп изаламасын гына. 
Бу кадәр текәлеп торучыдан оялыпмы, туташ карашын читкә алды. (Үтермәскә, мәңгелек әсирлеккә алырга боерган, күрәсең, йөрәге!) Ул ашыгып киштәләрдәге ризыкларны барлый, бәяләрне искәрә. Ләкин күрмәмешкә сабышырга соң. Яңадан борылып, ипләп кенә баш кага: 
 – Исәнмесез...

Гашыйк мәҗнүнгә бәхет өчен күп кирәкме?! Сихерләнгән егет бала тавышына айнып киткән төсле булды.
– Син бу абыйны беләсеңме?
– Юк, алтыным.
– Исәнләштең бит! Белмәгән кеше белән ник сөйләшәсең?
– Берәүләрнең кытыгы килеп эче авыртмас микән дип.
– А-а, аһ, эчем авырта. Дару бир миңа...

«Кайдагы артист үзе! Каян килеп чыкты икән бу ташбаш?» 
Данисның башында туган мең сорау канатланган өметне җиргә сөйри.
– Шамакайланма әле! Кешеләр, әнә, безгә аптырап карыйлар, юньсезләнмә, дим. Оятка калдырасың бит. Әйдә, кишер алабыз да, киттек моннан. 
«Нинди бала икән соң бу? Каян ияргән? Атна буена күзгә чалынмаган иде. Энесеме, берәр туганымы? Улы микән. Әллә, кеше җимешенә ымсынуыммы?!» Татлы хыяллар күперенә менеп атланган хәерсез уйлар кәефне кыра. Билгесезлектән дә коточкыч әйбер юк. Барысын да ачыкларга, белергә кирәк тә бит, әмма ничек?!

– Юк дип әйтеп торам! Кишер беткән! – «Ташбашка» сөенеч!
– Ә бусы ни?
– Кит инде, аны кем юа, кем чистарта? Шәлперәйгән бит ул.
– Син хаклы, бигрoк вак икән шул, – дип, туташ киштәдәге кишер калдыкларын барлады. 
– Кишер беткәнме әллә? – Данис кыюланып якынрак килде.
– Бетеп җитмәгән кебек үзе... алырлык та юк.
– Күп кирәкме соң? Баланың котын алырлык ни эшләтәсез ул кишерне?
– Бәлеш пешермәкче идем.
– Кишердәнме?
– Әйе. Кишер бәлеше. 

Ишетмәсәң, ишет менә! Андый ризык та була микән. Данис та пешкән кишерне бик өнәп бетерми, ләкин бу куллардан агу да эчәргә риза ахры үзе. 
– Сабыр итегез бераз. Хәзер, махсус сезнең өчен дигәнен алып чыгам. Данис кызу гына атлап складка юнәлде. Бүген килгән товарны чыгарып өлгермәгәннәр иде әле. Арасында менә дигән кызгылт-сары, сайлап куелган төсле төз кишерләр бар.Тиз арада кишер төялгән олы бер әрҗәне этеп тә чыкты. 

– Минем үз гомеремдә кишер бәлеше ашаган юк. Нинди була икән ул?! 
Кармак салынды, ләкин алтын балык урынына  җавапсыз мәхәббәт газабы эләгергә охшап тора. «Ташбашның» шыңшуы сүзләрне бүлдерде.
– Уффф. Пешкән кишерне әти дә яратмый, алма инде. Барыбер ашамыйбыз. 
– Әтиеңне үзем кайгыртырмын. Борчылма. Әйдә болай эшлибез: мин теләгән ризыгыңны алам, ә син тавышланудан туктыйсың.
– Андый әйбер юк.
– Ныклап уйладыңмы?
– Алайса мин «чипсы» алам! Һәм «кола»! Һәм...
– Бар, ал. Килештек.
– Әти үтерә бит.
– Үтерми. Сүз бирәм.

«Димәк әтиләре дә бар! «Ташбаш» чалымлап туташка охшаган шул. Сөйкемле сөяге бар аның да. Бу малай – улы булса, ире дә булуы гаҗәпме. Кишерең чәчәк атсын!» Бу сүзләр Данисның культуралы сүгенү сүзләренә әверелде. «Кишерең чәчәк атсын!» дип кабатлаган саен, менә шушы мизгелдәге кичерешләре исенә төшә иде.

Йөрәгенең күкрәк читлеген ярырдай булып кагуы, башын миңгерәүләндерердәй булып бәргәләнгән уйлары кибеттә булган барлык кешегә ишетелгән сыман тоелуы. Күпме халык алдында тамаша ясап, алдагы көннәргә үрелгән бәхет җепләре шартлап өзелде дә өмет сәйләннәре шабырдап киштәләр астына чәчелде бит ул мизгелдә. Атна буе  җанны иркәләгән татлы хыяллар, йөрәкне камап алырга өлгергән  мәхәббәт уты бер әрҗә кишер астында калды!  
– Рәхим итегез. 
Борын төбеннән төксе сүзләрен сытып ыржайган иреннәр елмаюны хәтерләткәндерме, юктырмы, артык мөһим дә түгел иде төсле. Канга сеңгән тәрбия: кеше әйберенә кагылма, нәфсеңне тыя бел! 

«Балдаксыз кулына алдандым шул. Беренче күрүдә үк барлаган идем юкса. Эх, кызлар, менә ышан инде сезгә! Гаиләң була торып, балдаксыз йөрү – үзе бер җинаять бит ул. Кеше алдау, юкка өметләндерү бит ул, җанкаем!» 

Тагын бер караш ташлап, соңгы кабат сокланып китәргә җыенган җиреннән яңадан әсирлеккә төшәргә ризалыгын, шушы затның аяк астында тузан булырга әзерлеген тоеп, ирексездән елмайды Данис. «Эх, кияүдә булмасаң, бүген кишерләреңне күтәрешеп кайта идем бит. Пешергән бәлешеңне дә мактауларга күмеп берүзем ашап бетерер идем. Пешкән кишер яратмасам да, ашар идем, билләһи».  

Ул арада теге «ташбаш» бер кочак «чипсы», «кириешки» ише нәрсәләр алып килеп кәрзинне тутырды. Кинәт ишелеп төшкән бәхетеннән башы әйләнгән сабый:
– Мин мороженое да алам. Шоколад та... – дип бармакларын бөкләде.
– Алырсың, алмассың димим лә. Ләкин алган сыйларыңнан алдан без синең белән аш ашыйбыз. Аннан соң бәлеш. Ә болары – десертка.  
– Эчем тулгачмы?! Кишерле бәлеш булмый инде. Бәлешкә ит белән бәрәңге салалар.
– Ярый, пирог булсын.
– Пирог алма, әфлисун белән була ул. Кишер белән түгел! Әйтте диярсең, аны әти дә ашамаячак. Безнең пешкән кишер яратмаганны белә торып, юри пешерәсең син аны. Каян таптың соң син ул бәлешне? Шул кишерең турында уйласам, чипсы да ашыйсы килми башлый.
Теге бала елаган кыяфәт чыгарып шыңшый ук башлады.
– Әйтми генә, шыпырт кына пешерәсем булган икән.  Әйдә, каймак алабыз да кайтабыз. Ир башың белән кеше алдында елап җибәрә күрмә тагын. 

«Пешкән кишер ашамыйлар, имеш! «Әтиегез» булсаммы?!» 
Данисның күңеле бәргәләнеп арыган, тәрәзә пыяласына чарасызлыктан капланып калган күбәләк төсле тынды. Юк шул, җаныңның өзгәләнүләрен дә, мәхәббәт утында көлгә калып кибет идәненә коелган өметләр көлен дә күрүче булмады. Дөм сукыр, чукрак  халык шушы көлләр өстеннән шап-шоп басып, үзенә кирәк товарны эзләвен, кәрзиннәренә тутыруын дәвам итте. Барысында да тамак кайгысы. Кемнең кемдә эше бар соң бу заманда.
Данис әлеге сәүдә үзәгенә вакытлыча гына, җәй айларында тик ятмас өчен йөкче булып урнашкан иде. Залга товар тезәргә чыгаргач, бераз хәтере калса да, тиз ияләнде. Эштә сайланып, көйсезләнеп торучылардан түгел ул. Түләсеннәр генә!

Бу асыл зат шушы соңгы атна эчендә пәйда булды да, көн саен бер вакыт тирәсендә, кичке биштән соң кибеткә керә башлады. Тәүге көнне үк җанга рәхәт матурлыкка сокланып үрә каткан Данис, беренче эш итеп якынрак килеп аның уң кулындагы атсыз бармагына күз салды. Балдагы юк! 
Үзенә төбәлеп карап торган кибет хезмәткәреннән бераз уңайсызланып калса да, баш кагып, «исәнләшеп» узды теге туташ. Шул мизгелдән башлап алар атна буе сәлам алышып, бер-берсенә карашып йөрделәр. Бүген исә, Данис танышырга, күңелен әсирләгән гүзәлне озатырга ниятләп, иртәрәк кайтырга рөхсәт тә алып куйган иде. «Бар, озата тор! Әтиләре бик шат булыр!»

Икенче көнне Данисны кибет җыештыручы Мөслимә апай еламаеп каршы алды. 
– Улым, монда сиңа күчтәнәч китергәннәр иде. 
Кечкенә төргәктә әллә ни дә түгел. Бары тик берәү ике телем кишер бәлеше төреп җибәргән...
(Дәвамы бар: https://syuyumbike.ru/news/proza/kiiau-1768827652


 

Теги: хикәя

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар