Логотип
Проза

Җиләк исе

Зәринә бүген тагын төне буе елап чыкты. Рөстәмнең Румияне култыклап төнге урам буйлап китеп баруы күз алдына килә дә, яшьләре дәрья булып түгелә генә. «Ник, ник мине түгел? Ник ул Румияне ярата?» – дип сулкылдый йөрәге

Зәринә бүген тагын төне буе елап чыкты. Рөстәмнең Румияне култыклап төнге урам буйлап китеп баруы күз алдына килә дә, күз яшьләре дәрья булып түгелә генә. «Ник, ник мине түгел? Ник ул Румияне ярата?» – дип сулкылдый йөрәге. Кай җире белән Румиядән ким соң ул? Зәринә аннан чибәррәк тә әле! Андагы кебек зәңгәр күзләр, сызылып кына киткән нәфис кашлар Румиядә юк бит! Өстәвенә, Зәринә шәһәр кызы! Шәһәр кызларының дәрәҗәсе авылда һәрчак югарырак булды. Юк шул, Рөстәм аны түгел, буйга да, төскә дә аннан кайтыш Румияне сайлады. Аларның клубтагы дискотекада парлашып биюләрен күреп, җаны меңгә телгәләнә Зәринәнең.

Рөстәм белән Зәринә күршеләр. Балачактан ук бергә уйнап үстеләр. Фермага эшкә киткәндә әнисе Рөстәмне гел Зәринәләргә кертеп калдыра торган иде. Нишлисең, авылда шулай инде. Бала карашырга өеңдә үз әбиең булмаса, күршеләр ярдәмгә килә. Җәй көне балалар бакчасы эшләми дип, эштән кала алмыйсың. 

Рөстәм бала чагында галәмәт бер сугыш чукмары иде. Зәринәне дә кыз кеше дип тормый. Әүмәкләшеп сугышкан җирдән бер генә араламагандыр аларны Зәринәнең әбисе. Йә уенчык бүлешә алмыйлар, йә һәркем үз сүзен өстен чыгармакчы була – сугышыр өчен бала-чагага сәбәбе бетәме? Дөрес, аның монысы бик кечкенә, дүрт-биш яшьлек чакта ук булды инде. Үсә төшкәч, Зәринәне әниләре дзюдо түгәрәгенә бирде. Тора-бара шактый ук остарып, Рөстәмне аркасына әйләндереп кенә каплый башлады кыз. Хәер, ул вакытта сугышмый иде инде алар. Бергә су коеналар, бергә җиләк ашарга йөриләр, хәтта колхоз басуына борчак урларга да бергәләп баралар иде. Рөстәм болындагы бозауларга су эчертергә төшсә, аңа Зәринә дә иярми калмый. Аннары Рөстәм Зәринәдән кача, читләшә башлады. Мөгаен, барысының да кияү-кәләш дип үртәвеннән туйгандыр. Зур бит инде алар, гел агылый белән тагылый булып йөрергә. Зәринәнең үзенә дә Рөстәм белән түгел, авылдагы кызлар белән йөрү күбрәк ошый. Менә сер аларда! Кем кемне озата кайткан, кем кем белән йөри, кем кайчан өйләнә – барысын да белеп торалар. Югыйсә үзләре клубка чыгар яшьтә дә түгел әле, кайдан белеп бетерәләр?

Тагын берничә елдан Зәринә белән Рөстәм дә кич клубка чыгар яшькә җитте. И-и, яшьлекнең иң гүзәл мизгелләре бит ул кич урам тутырып клубтан кайтулар. Зәринәне әбисенең алай бик чыгарасы килми килүен дә, Рөстәм булгач, чыгара инде. 
– Рөстәм, улым, берүк үзеңнән калдыра күрмә! Авыл егетләре бәйләнә күрмәсен, – дип, һәр кичтә күрше егетенә «наказ» бирми калмый әбисе. Баштарак ояла иде аның бу сүзләренә Зәринә:
– Әби, нишлисең инде, кем бәйләнсен инде миңа? – ди күрше егетеннән тартынып.  Аннары ияләште. 
– Соңга каласы түгел, кайтып җиткән бул! – дип озатып кала аны әбисе Рөстәмгә ияртеп клубка чыгарып җибәргәндә. «Кызымны үзен генә йөртмә, бергә барып, бергә кайтыгыз», – дип сорагач, күрше әбисенә ничек каршы килсен Рөстәм? Үзен үстергән кешене тыңламый буламы? 
Җәй буе шулай: кич эшләрне бетергәч, Рөстәм башта Зәринәне кереп ала. Клубка кадәр бергә баралар. Ишегалдындагы эскәмиядә утырган кызлар арасыннан Рөстәм иң элек Румияне барлый. Ошый аңа Румия. Тыныч ул, басынкы, кычкырып көлмәс, үз сүзен генә сөйләп тормас. Гомумән, үзе турында ул бөтенләй дә сөйләми. Хәер, нәрсәсен сөйлисең инде, бер авылдан булгач, Рөстәм аны болай да белә. Ә менә Зәринәдән курка. Аннан читләшергә тырышуы да шуннан. Бигрәк чибәр бит! Үзе чибәр, үзе спортсменка, өстәвенә, шәһәр кызы! 
– Буең җиткәнгә генә үрел, – ди аңа әтисе гел. – Чибәр хатын ир-ат өчен баш бәласе ул. 

Клубтан кайтканда да Рөстәм башта Зәринәне капка төбенә кадәр озатып куя. Кайчагында аларга Румия дә иярә. Аларның Зәринәдән бер адым гына арттарак икәү култыклашып кайтуын белүдән дә авыррагы юк кыз өчен. 
– Үзем генә кайтам, озатып йөрмә, – дип ничә әйтте ул Рөстәмгә. 
– Әбиең озатырга кушты, – ди дә, барыбер үзенчә эшли анысы. 
– Әбигә, озатты, дип әйтермен, кайдан белсен ул, – дип тә карый. 
– Олы кешене алдаламыйлар инде. Каршыңа берәр эт-мазар чыгар, куркырсың, – ди Рөстәм.  
Авылда яшьләр, Рөстәм берьюлы ике кызны озата, дип көләләр инде үзеннән. Исе дә китми Рөстәмнең. Аның бер кешедә дә эше юк. Тыныч йокы теләп, Зәринәне капкадан кертеп җибәрә дә, шундук Румия янына ашыга. Румиянең үзенә дә баштарак бу хәл бер дә ошамый иде. 
– Зәринә миңа туганым кебек, ялгызын кайтарып җибәрә алмыйм, – дип, аны да үзенең дөреслегенә тәки инандырды бит. Хәзер егетенең бүтән кызны озатып килгәнен тыныч кына клуб алдында көтеп утыра торган булды Румия. Әйтәм бит, сабыр ул, басынкы, дип. 

Җәй буена клубка чыкканда Рөстәмнең кереп алуына ияләнгән иде инде Зәринә. Ә бер көнне егет күренмәде. Киенеп-ясанып озак көтте аны кыз. Ялгызы гына клубка да барасы килмәде, нәүмиз генә кичне уздырып, чишенеп урынына ятты. Ни уйларга белмәде. «Ник кермәде икән? Әллә берәр җиргә киттеме? Әллә болай йөрүдән ялыктымы, Зәринәне алмага башка кермәячәкме?» – башында мең төрле уй кайнашты. 

Икенче көнне иртән җиләккә барырга сөйләшкәннәр иде. Кызлар белән җыенып болынга чыгып киттеләр. Көтү дә яңа гына киткән чак, үләннәрдә чык та кибеп җитмәгән. Кояш артык кыздыра башлаганчы җыеп калуың яхшы җиләкне. Аннары кигәвенгә түзә дә алмассың. Үзләре белән алган чиләкләрен тутырып, кызлар авылга юнәлде. Рөстәмнәрнең капкалары ябык иде. Гадәттә, авылда һәркем капкасын көтү китү белән киереп ачып куя. Ачык капка бәхет китерә, диләр алар авылында. 

Алып кайткан җиләкләрен бөрчеп, бер өлешеннән варенье ясады Зәринә. Беразын кыш өчен туңдырып куярга булды. Бәлеше тәмле була аның кыш көне. Чиләк төбендә калган бер-ике уч җиләгеннән бүген дә тәмле бәлеш пешерәчәк әле ул. Элек әбисе пешереп сыйлый торган иде, хәзер картайды шул, андый эшне оныгына тапшырды. 
Хуш исләр бөркеп, җиләк бәлеше пешеп тә чыкты. Ара-тирә каршы күршеләрнең капкаларына күз салгаласа да, кеше йөргәне бер дә күренмәде. Тәмам аптырады кыз. Болай булырга тиеш түгел бит инде? Йә Рөстәм үзе, йә әтисе көне буена бер булса да күренергә тиеш.

Ике ел инде бу йортта аталы-уллы икесе генә яши алар. Рөстәмнең әнисе дөнья белән иртә бәхилләште. Апасы кияүдә, ара-тирә генә кайткалап, өйләрен җыештырып китә. Калганын барысын да әтисе белән Рөстәм үзләре башкара. 

Өйлә узып, күләгәләр озыная башлаганда, Зәринә түзмәде, күршеләрнең капкаларын ачып керде. Аның бу йортка беренче генә керүе түгел үзе. Балачакта ике йортны бер итеп уйныйлар иде. 
Ишегалды ягына ачык тәрәзәдән кемнеңдер бик каты итеп йөткергәне ишетелде. Әллә әтисе, әллә Рөстәм шунда? Ишек бикле түгел иде. Ачып, өйгә узды. Түр якка башын тыгып, кычкырып сәлам бирде:
– Күршеләр, нихәл сез? Кем бар өйдә?
– Ә-ә, Зәринә, синме? – дип, Рөстәм көч-хәл мендәрдән башын күтәрде. Көне буена бер тамчы йотмаган авызы чатнап кипкән иде. Әтисе иртүк эшкә  киткәндә ясап калдырган бер чынаяк чәйне ул инде күптән эчеп бетергән. 
– Салкын тидердем бит әле... Кайдан бу кадәр тигәндер? Башны да күтәреп булмый, – диде Рөстәм. Үзе шунда ук хәлсерәп, кабат башын мендәргә терәде. 
Зәринә барысын да шунда ук аңлады. Алгы якка чыгып, чәйнеккә ут төртте. Ул кайнаган арада үзләреннән җиләк бәлеше алып керде. Чәй кайнап чыккач, бакчадан карлыган яфрагы өзеп, чәй пешерде. Карлыганның салкын тигәннән файдасы барлыгын ишеткәне бар иде. Өстәлне җыештырып, матур гына итеп чәй табыны хәзерләде дә Рөстәмне чакырды. Өйгә җиләк исе, яңа пешкән чәй исе таралды. Егетнең күңелендәге әллә кайсы кылларга кагыла иде бу хуш ис. Әнисе исән чакта, ул да җиләктән бәлеш пешереп, шулай сыйлый иде бит аларны. Сагындырган икән җиләк тәме. 

Әйтәләр бит, мәхәббәт ул – химия, диләр. Адәм баласы да, җәнлек-җанварлар кебек, бер-берсен истән эзләп таба, диләр. Җиләк исенә өртелгән Зәринә шушы мизгелдә күңеленә шулкадәр якын тоелды Рөстәмнең. Ул аңа бөтенләй башкача, үз итеп, яратып карады. Егеткә чәй ясау белән мәшгуль кыз үзе генә сизми калды бу карашны. 

Беренче җыйган җиләктән бәлеш пешерү соңыннан аларның гаилә традициясенә әвереләчәк әле. Тик хәзергә алар икесе дә бу хакта белмиләр, кайнар чәйгә өрә-өрә, җиләк бәлеше белән сыйланалар. 


 

Теги: хикәя

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик ошады хикэя. Жинел укыла, романтика!!

    Хәзер укыйлар