Логотип
Проза

Гомер бер генә килә 5

Икенче көнне алтынчы палатадагы тәрәзә каршында ятучы Рафига апаны операциягә алып китәргә тиеш иделәр. Авыру үзен бик тыныч тотты. Иртәнге сәгать дүрттән аяк өстендә иде ул. Палатадашларын уятмаска тырышып, ятак янындагы тумбочкасыннан пыяла банкасын алды, аяк очларына гына басып   бәдрәф бүлмәсенә тәһарәт алырга чыгып китте. Үлеме килеп, операция вакытында әҗәл бугазына ябышса,  ахирәткә иман белән китәргә теләде ул...

Дәвамы. Башы: 

http://syuyumbike.ru/news/proza/gomer-ber-gen-kilh

ttp://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomer-ber-gen-kil-2

http://syuyumbike.ru/news/proza/gomer-ber-gen-kil-3

http://syuyumbike.ru/news/proza/gomer-ber-gen-kil-4

Икенче көнне алтынчы палатадагы тәрәзә каршында ятучы Рафига апаны операциягә алып китәргә тиеш иделәр. Авыру үзен бик тыныч тотты. Иртәнге сәгать дүрттән аяк өстендә иде инде ул.  Палатадашларын уятмаска тырышып, ятак янындагы тумбочкасыннан пыяла банкасын алды, аяк очларына гына басып   бәдрәф бүлмәсенә тәһарәт алырга чыгып китте. Үлеме килеп, операция вакытында әҗәл бугазына ябышса, ахирәткә иман белән китәргә теләде ул. «И газиз Аллам, синең ризалыгың өчен тәһарәт алмакка ният кылдым,  халисән лиллиһи тәгалә», – дип кабатлап, хәлсез куллары белән краннан су агызып, бит-кулларын юды, юеш бармаклары белән баш түбәсенә су тигезде, колак артларын сыпырды. Җылы оекбашларын салып, аяк табанын чылатты. Эшен бетергәч, юеш чал чәчләрен ак яулыгы астына яшереп, палатасына юнәлде. Ул кергәндә авырулар тирән йокыда иде. Кемдер гырылдый, кемдер мыш-мыш килә. Ул, караңгы бүлмәдә бер-берсенә бик якын торган агач карават читләренә бәрелмәскә тырышып, капшана-капшана үз ятагын эзләп табып, шунда килеп утырды. Хастаханәдән ерак түгел генә урнашкан мәчеттән азан әйтүләрен көтте. Рафига апа намазны шушы азан тавышыннан соң укый. Иелә-бөгелә намаз укыганда, палатадагылар тын кала, хәтта чәй салынган стаканнарын шалтыратырга да кыенсыналар. Күп сөйләүче Бибиниса апа да бер мәлгә авызын ябып тора. Рафига апа намазын укып бетереп, кулларын күтәреп теләк теләгәндә авырулар да Ходайдан исәнлек сорап утыра. Аларга ияреп, урыс хатыннары да «Спаси, сохрани, господи», – дип кабатлап, чукына башлыйлар.
Рафига апа Галияне бик яратты: «Операция вакытында янымнан китмә, кызым. Син янымда булсаң, балам, күңелем тыныч булыр. Мин Ходайдан гомер сорамыйм, яшисен яшәдем инде. Ирем дә, дусларым да, хезмәттәшләрем дә гүр иясе булдылар. Ходайдан бер генә нәрсә телим – балаларыма тәүфыйк-сәгадәт бирсен. Мин үлгәч, мине үзебезчә, әби-бабаларымнан калган гореф-гадәт буенча кәфенләп, җөназа намазы укып җирләсеннәр. Өчемне, җидемне, кырыгымны укытсыннар, сәдака бирсеннәр. Фатир өчен талашып, дошманлашып кына бетмәсеннәр...»
Рафига апа Галиягә эч серләрен бушатты. Шәфкать туташы арык гәүдәле, ак яулыклы апаны тын алмый тыңлады: «Беркайчан да тормыштан  зарланырга яратмадым.  Кан төкерәсе вакытларымда да кешегә сиздермәдем», – дип сөйләде авыру апа. Ул үзе пенсиягә чыккач та намазга баскан. Башка хатыннар кебек мәчетләргә дә йөрмәгән, догаларны да китаптан укып ятлаган. Мәчет кибетеннән Рәшидә Исхакый язган «Намазга өйрәнү тәртибе» дигән китапны сатып алган да, үзлегеннән намаз укырга өйрәнгән.  Гомере буе Казан заводларының берсендә кайнар цехта эшләп, пенсиягә дә иртәрәк чыккан. Химия белән эш иткәч, хезмәттәшләре пенсиягә чыгып озак яши алмаганнар,  бер-бер артлы авырып, үлеп киткәннәр. Авыз-борыннарын томалап, маска киеп эшләсәләр дә, кеше организмы бер бирешә  икән: сулыш органнары түзмәгән. Рафига апаның аралашыр кешесе дә калмаган. Намаздагы апа хезмәттәшләрен, җан дусларын үз куллары белән юып, соңгы юлга озаткан. Алар өчен дога кылып яши хәзер.  
   Яшьлеге совет чорына туры килгән Рафига апаның дингә бирелүен, намазга басуын хезмәттәшләре дә хуплаган. Аңа хөрмәт белән караганнар. «Намазга баскан өчен, кулыма дисбе тоткан өчен Ходай Тәгалә гомеремне озынайтадыр», – дип сөйләде ул Галиягә.    
  Ул бик яшьли тол калгач, өч баласын да ялгызы тәрбияләп үстергән. Кабат кияүгә чыкмаган. Хәзер инде балалары үз тормышлары белән яши. Әниләренең кирәге калмаган. Бер улы Америкада,  француженкага өйләнгән. Ике баласы бар, алар урысча да, татарча да бер сүз белмиләр, инглиз телендә генә аралашалар. Улы биш ел инде әнисе янына кайтып та карамый. Бәйрәмнәрдә генә шалтырата. Икенче кызы Мәскәүдә, инде ике ирдән аерылган. Базарда ит чабучы Алексей исемле ир фатирында тора. Балалары юк. Кечкенә кызы Казанда яши. Ире белән берничә кибет тота, тормышлары җитеш, ике балалары бар. Оныклар әбиләрен бар дип тә белми. Кызы да, кияве дә үз проблемалары белән кайнап, әниләренең хәлен белергә дә кермиләр. Өч баласы да эгоист булып үскән. Үзара дус-тату яшисе урынга, бер-берсеннән көнләшеп, үпкәләшеп, бозылышып беткәннәр.  Моңарчы әниләре сәламәтлектән зарланмаган. Пенсиясе дә, Аллага шөкер, тормыш алып барырга җиткән. Өч бүлмәле «сталинка»да яши ул. Метро да, базар да якын гына. 
Рафига апада онкология чире табылгач, әнисе янына иң беренчеләрдән булып Казанда яшәүче кызы очып килеп җиткән. Әнисенең хәлен белер, табибларны аякка бастырыр урында фатир турында сүз кузгаткан: «Әни, үзең әле аякта чакта, тизрәк нотариуска барып, фатирыңны миңа васыять ит», – дигән. Ана кеше ризалашмаган: «Мин үлгәч, фатирны сатып, өчегезгә тигез итеп бүләрсез. Сез бит өч бертуган», – дигән. Әнисенең авырганын ишеткәч, икенче кызы да Казанга самолет белән кайтып төшкән. Ул да кайтып керешкә фатир дәгъвалый башлаган. «Сеңлемнең байлыгы буа буарлык, балаларың арасында иң хәерчесе мин. Фатирны миңа яздыр», – дигән. Ике кыз туган, әниләренең фатирында, үзара сүзгә килеп, сугыша ук башлаган. Америкада яшәүче уллары да читтә калмаган: «Фатир ир туганга калырга тиеш», – дип, әнисенә Колорадо штатыннан көненә бишәр тапкыр шалтырата икән.
(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тәүбә әстәгы... Аллаһым, Үзең сакла шундый комсыз, шәфкатсезлектән...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Әфәрин! Фәгыйлә, бик актуаль тема.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Э бит, чынбарлыкта хэзер бик куп монарга охшаш язмышлар, бигрэк аяныч...

        Хәзер укыйлар