Сезнең алтын бәясенә төшкән бәрәңге турында ишеткәнегез бармы? Безнең бакчада үсә инде ул алтын бәрәңгеләр! Ничекме? Хәзер аңлатам.
Май аенда кайтып, кәккүк тавышын саный-саный, бакалар концертын тыңлый-тыңлый бәрәңге утыртабыз. Ә Сабантуй чорында бәрәңге төпләрен күмәргә кирәк була. Ат урынына арканланып, сабанны алдан тартып бару – ир-ат эше, без сабанга ябышып, арттан буразна ерып барабыз. Авыл тарафларыннан: «Колорадо коңгызы бәрәңгегезне ашап бетерә!» – дигән шомлы хәбәр атна уртасында килеп ирешә. Тизрәк, тизрәк кайтырга инде! Дүрт күзләп ялларны көтәбез. Сентябрьдә, торналар киткәндә, тагын бәрәңге алырга кайтабыз. Төрле сәбәпләр аркасында бу бик тә җаваплы эш сеңлем белән икебезгә генә эләгә. Газиз Мөхәммәтшинның «Ике әби бәрәңге ала» дигән шаян хикәясен искә төшереп, көлешә-көлешә, якорьны авыл ягына салабыз. Гадәттә ул җомга көнне, эштән соң була. Авылыбыз җир читендә дисәм, ышанмассыз. Автовокзалның татарча аңламаган кассирларына: «Нам до границы», – дип, паспортларны сузабыз. Юк-юк, загранпаспорт түгел! Безгә ничек тә Уфага китүче автобуска эләгергә кирәк. Ә авыл нәкъ Башкортстан чигендә утыра. Сөн күперен чыгуга инде вакыт ике сәгатькә алга күчкән була! Их, каһәрең, билетларны Уфага кадәр генә саталар икән! Имеш, юл өстендәге торак пунктларда автобус туктату каралмаган. Мең ярым урынына ике меңнән артык акча түләп, Уфага кадәр билет алып, авылың чатында төшеп калыргамы? Шул гына җитмәгән иде! Кичке биштә Чаллыга автобус бар. Билет бәясе 900 сум. Сөенә-сөенә автобусның безгә тәгаенләнгән иң арткы урыннарына кереп утырабыз. Ике сәгатьтән Чаллыда булсак... Их, юлда кафеларга туктап тормаса инде бу автобус! Ярты сәгать вакытны урлады менә! Алай да сатучының: «Попробуйте теке», – дип гел ишетмәгән камыр ризыгын мактавы колакны торгызды. Нинди теке дисәк, без пешерә торган бәрәңге тәкәсе икән лә!
Караңгы да төшә башлады. Кичке сигез тулганда, ниһаять, Чаллы автовокзалына коелдык. Трамвайда шалтыр-шолтыр килеп, бөтен Чаллыны иңләп-буйлап сәгатькә якын бара торгач, Орловка боҗрасындагы Минзәлә тыкрыгында төшеп калдык. Үткән-сүткән машиналарга кул күтәреп карыйбыз – туктамыйча выжт кына узып китәләр. Уннарда инде тәмам өмет өзелеп, теләр-теләмәс кенә дус-ишләрнең телефонын эзләү уена керүгә бер «газель» килеп туктады бит, Аллаһның рәхмәте! Уфага бара! «Граница» сүзен ишетүгә тиз генә бәясен чутлап чыгарды. «120 километр... Икегезгә мең тәңкә», – диде. Бормалы-сырмалы юлдан зигзаг ясап, төзелеп ятучы М-12 буйлап әле уңга, әле сулга каерыла-каерыла, төнне ерып барабыз. Арифметик мисал чишелә башта: Казаннан Чаллыга – 900 сум, Чаллыдан авылга – 500 сум. Әле тагын шул маршрут буенча якшәмбе китәсе дә бар. Җыенысын кушкач, икебезгә 5800 чыга. Бәрәңге утыртырга бер кайттык, чүп утарга – ике, колорадоны агуларга тагын... Монысы инде бишенче кайту. Юл чыгымнары шактый булса да, үзебезнең бәрәңге бөтенләй башка шул инде! Ярмалы, тәмле! Безнең бәрәңгедән йомырка тәме килә, дип шаяртып сөйләсәк тә, дөреслек тә бар бит. Базарда әнә гәүдәсен тотмый торган елак бәрәңге сатып торалар: ни тәме, ни кыяфәте...
Төнге 12 тулганда без инде авылыбызда. Трассадан 500 метр гына керәсе дә, аннан инде өйләр, урамнар башлана. Тып-тын. Дөм караңгы. Шык-шык асфальтка бәрелгән туфлиләребез тавышы әллә кайларга яңгырап ишетелә. Яшел күзләрен ялтыратып, юлны кара мәче кисеп чыга. Хәерлегә булсын... Капка төбенә җиткәндә мыштым гына керпе уза. Өзми-куймый чикерткә сайрый. Ишегалдындагы үләнне ера-ера, бикле өйгә атлыйбыз. Кайтып җиттек!
«Әти булса, капка төбендә каршылар иде, әни булса, аш салып көтәр иде», – дип сөйләнә-сөйләнә, чәй куеп җибәрәбез.
Иртән бәрәңге бакчасына чыксак... кеше биеклеге чүп үлән басып киткән! Песи койрыгы, алабута, сарут, эт эчәгесе, кычыткан... Тагын әллә нинди үләннәр. Ул песи койрыгы, күр, агач хәтле булган! Шалкан турындагы әкияттәге сыман, мин тартам, сеңлем тартып карый, чак сөйрәп чыгарып, икәүләп җиргә тәгәрибез. Шулай чүп үләннәр белән көрәшеп, ярты бакчаны җиңәбез.
Их, бу яңгыры каян килеп чыкты тагын! Әкрен генә шәбәя барып, чиләкләп үк коя башлады. Лыч су булып өйгә йөгерәбез. Тукта, тукта... Йомшак яңгыр суы белән юган чәчләр ефәк кебек була, керләрне ап-ак итә, дип, әни гел яңгыр суы җыя иде бит. Әллә соң... Кайда буш чиләк, таз, табак бар, барысын да тезәбез. Көмеш сулы чиләк күз ачып йомганчы тула тора, без мунчага илтеп сала торабыз.
Хуш, бу эш тә булды. Яңгыр да узып китте. Актаныш ипиен китергәннәрдер, Түбән оч апаларыннан авыл йомыркасы да алырга булыр дип, чиләк тотып, ындыр артлап кына яшел болын буйлап кибеткә юл тотабыз. Чәңкәйләрнең бер көтү кәҗәсе үлән утлап йөри. Безне күрүгә, тугызы да бер рәткә тезелеп, тык-тык атлап артыбыздан иярделәр. «Сез генә җитмисез монда!» – дип куган идем, рәтләре белән 180 градуска борылдылар. Артка әйләнеп карасам, инде кәрваннары белән тагын безгә койрык булып тагылганнар. Без атлаган көйгә алар да терек-терек бара. Вәт тамаша! Юк, күрергә кирәк моны! «Кавказская пленница» киносында Варлей белән Шурик артыннан ияргән ишәктән бер дә ким түгелләр.
Ла-ла-ла-ла-ла, ла-ла, / Вертится быстрей земля...
Кәҗәләр, бәрәңге, җир казыганда сынып чыккан көрәк, чиләкләп койган яңгыр... Барысы күз алдында биешә. Уф, чынлап та авылда җир тизрәк әйләнә бугай.
Ә халык инде бәрәңгесен алып бетергән! Министрныкылар да, кабак Илфаклары да, мишәр Рәшите дә, куян Фәнисләре дә... Көрәккә балчык ияреп җәфалый. Бер биш рәт чыгабыз да, ызан башына кадәр тагын ничә рәт калганын саныйбыз. Тагын кыймылдыйбыз. Юк, казып бетерә алмыйбыз. Иртәгә китәсе бар. Алдагы атна ахырында тагын кайтасы була инде. Бакчаның ярты ягын казып чыгасы бар бит. Бердәнбер куаныч – болытлы көнне кояш урынына яктырып, Җир шары кадәр алтын сары кабаклар җирдә тәгәрәп кала...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Оста язылган,кинодагы кебек күренешләр.Бу хисләрне авылын яраткан кеше генә җиткерә аладыр.Рәхмәт,автор.
0
0