Онытып та җибәргәнмен. Бүген Айгөл белән очрашып, араларны өзәсе бар бит әле. Юкса ничектер барысы да артык әйбәт...
(Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/bilet)
Без бүген күрешәбезме ул?!
Онытып та җибәргәнмен. Бүген Айгөл белән очрашып, араларны өзәсе бар бит әле.Юкса ничектер барысы да артык әйбәт.
Арткы партадагы егетләр инде эстрада номерлары күрсәтә башладылар.Бер-береннән уздырырга тырышып җырлыйлар! Бу тавыш лекторны да үз дөньясыннан чыгарга мәҗбүр итте. Ул йомшак тавыш белән тынычлык, үзенә һәм янәшәдә утырган иптәшләргә карата хөрмәт сорады да, башын аска иеп, уңга, сулга...
Нигәдер җиңел миңа бүген. Күрәсең, нидер булырдыр. Бар нәрсә дә ничектер матур матур булып күренә: телефоннан сөйләшеп утырган Дима да, бераз читтәрәк үзләренең шәхси мөнәсәбәтләрен ачыкларга тырышкан Оля белән Айдар да, кызларның чалбар өстенә кәстрүлдән агып чыккан камыр кебек сыланып торган корсаклары да, тагын ниди тилелек әйтергә белмичә аптырашта калган Эдик та, арткы партадайокыга киткән берничә егет тә, хәтта лекция укучы профессор да, барысы да үзенчәлекле, ничектер мөлаем, күркәм (тагын нинди сүзләр бар?), җылы төсләрдә булып күрендә күзләремә (гади күзләргә дә, күңел күзләренә дә!). Миңа рәхәт! Мин студент! Сессиягә кадәр әле вакыт бар!
Диварга сөялеп утырган идем, йокыга киткәнмен. Шәп тә төш күрдем соң, ә! Имеш, мин кычкырып торган сары төстәге трамвайда джунглиларны ерып йөрим! Пальмалар, кояш, маймыллар агач башларында сайрап утыра, еланнар кул болгап калалар, әнә читтә генә мультфильмдагы арыслан баласы ташбакага атланып чаба. Трамвай тулы кызлар, мин сиңа әйтим! Кемнәр генә юк монда, француз, кытай, Куба кызлары, һәрбер халыктан берәр экземпляр! Шулар арасында Регина да бар кебек. Әйе инде, Регина – беренче мәхәббәтем. Ярата да идем шул кызны, йа Ходаем!.. Ниндидер музыка яңгырый, бөтенесе бииләр! Бер мизгелдән мин инде арыслан урынында, ташбака өстендә җилдерәм! Аннан без арыслан белән икәү ташбаканы авызлыкладык. Күз ачып йомганчы арыслан Регинага әверелде. Ул гомере буе ташбакада йөрергә хыялланган диярсең, бәхете ташып тора. Аннан минем урынны арыслан алды – алар Регина белән икәү мескен ташбакада оча бирделәр...
Йа Аллам, бер башка шул чаклы тилелек ничек сыеп бетә икән ул?!
Төрткәләүләреннән уянып киттем. Дәрес беткән икән. Иптәшләр елмаешып торалар, күрәсең, тагын авызны ачып йоклаганмын инде.
Ун минут вакыт бар. Айгөлне эзләп таптым.Тиз генә урамга чыктык. Айгөл һаман нидер сөйли, аңлаткан була шунда. Утыргычка утырдык.
– Айгульчик, беләсеңме...
Үзем аңа безнең араларны өзәргә кирәклеге турында сөйлим, мин әле үзем дә үземне аңлап бетермим, дигән булам, ә үзем, аның күзләренә карап, эчтән генә «ела инде, ела инде!» дип кабатлап, күзләренең чак кына булса да яшь белән чыланганын көтәм. Еласаң, хәзер гафу үтенәм дә, барысы да элеккечә калачак... Юк! Уйламады да! Ничектер җиңел кабул итте. Универга кердек тә, дәресләргә таралыштык.
Бу парага соңга калырга ярамый. Беренчедән, укытучысы таләпчән, икенчедән, кызык фән, өченчедән... хәзер хәтерләмим, бер санап чыккан идем, өч сәбәп иде, ә хәзер оныттым. Ни генә булмасын – соңга калмавың әйбәтрәк! Аудитория ишеге янына килеп җитәм дигәндә, кесәдәге телефон калтыранып куйды. SMS килгән икән:
МнеПозвонилиИзРаяСказалиЧтоОтНихСбежалСамыйКрасивыйАнгел
НоЯтебяНеСдала
Әйбәт булган. Шалтыратмыйча булмас, ахры. Телефонның төймәләренә баскаладым.
– Алло. Сәлам!.. Әйбәт... Үзең ничек?.. Ярый, озаклап сөйләшергә вакытым юк, дәрескә керәсем бар. Ни шалтыраттыммы? Юк, сагынудан түгел. Миңа башка стандарт SMSлар җибәрмәвеңне һәм «матурым» дип эндәшмәвеңне сорармын дигән идем... Нигәме?.. Менә миңа ошамый. Димага да шул, Вәлигә дә, үзең бераз фантазияңне эшләт инде! Ярыймы? Нәрсә борыныңны салындырдың анда?! SMSлар җибәрмә, шул гына. Килештекме?! Менә әйбәт! Ярый, пока... Ничек тә бер күрешербез!
...Уф, җәмәгать, моның кадәр укырга ярамый! Дүрт пар рәттән! Мәлҗерәп беттем. Аудиториядән чыктым да тизрәк урамга ашыктым. Буфетка җитәрәккесәдә телефон шалтырады:
– Алло! Кем?.. Ә! Алина! Сәлам! (Буфеттагы пәрәмәчләр ашказанын кытыклый – читкәрәк борылдым.) Ни хәлләрең бар?!. Начар? Ни булды? Артурга операция? Ни булган? Ярый, аңлатырсың... Акча дисеңме? Биш йөз? Ул дару сатуда бармы соң? Ярый, мин хәзер ни булса да уйлап карармын.Үзем шалтыратырмын, ярыймы. Пока...
Акча, акча. Булса иде ул. Башта мең төрле вариант. Менә бит, көтмәгәндә. Коридордан атлаган студентларны күзләдем. Бер таныш кеше юкмы соң, әллә инде күзем кеше аермас булдымы... Ярый, килеп чыкмаса, телефонны ломбардка. Ишеккә таба ашыктым. Ишектән бер аягым белән генә атлаган идем, каршыма әллә каян Рәмис килеп чыкты.
– Сәлам, туган! Ни хәлләрең бар? Кайда югалып йөрисең син? Ни булды? Йөзең әллә нәрсә, җәмшәйгән.
– Рәмис, гафу ит, ничек тә бер сөйләшербез әле, хәзер вакытым тыгыз, чишәсе мәсьәләләр бар!
– Әлбәттә! Мин тагын бер бер кат рәхмәт кенә әйтәсе идем. Теге юлы син булмасаң, беткән иде баш! Булыштың да бит син миңа, туган, мәңге онытмам. Хәзер, Аллага шөкер, эшләр җайланды бит минем! Кыяфәткә кеше чалымнары керә башлаганмы?
– Кергән! Әллә эшлисеңме?
– Әйе. Абый үзе янына урнаштырды бит, фирмага. Кәчтүм генә киеп йөрисе, акыллы кыяфәт ясап. Ә акча бара!
– Акча? – Шул сүзен ишетү белән күңелдә ниндидер кыллар зыңгылдап куйды. – Акчаландым дисең инде алайса? Карале, минем бераз кыенлыкларым бар иде...
– Акча беләнме?! Нишләп йөзе кәкрәйгән, дип торам. Күпме кирәк? Мә, менә ал, бер мең!
– Биш йөз җитә.
– Җитә? Акча беркайчан да җитми инде ул, туган. Ал, мин теге вакыттан сиңа тиеш тә калган идем бугай.
– Ярый! Бер сөйләшербез әле!..
Акчасын алып кесәгә салдым да – тукталышка! Каян килеп чыкты соң әле бу малай?! Менә бит! Хәтерли икән әле, борынын күтәрмәгән. Кечкенә генә буйлы, кәкре аяклы Рәмиснең әле бер ел элек шундый кыенлыклары бар иде. Кирәкмәгән җирдә кирәкмәгәнне сөйләп йөргәне өчен егетләр үзен кысканнар. Җитмәсә, ул уен автоматлары, клублар, кызлар. Әйе, ул вакытта миңа да тирләргә туры килде. Без бер районныкылар. Таныш кешене ничектер ташлап булмый. Ярый әле минем әйбәт иптәшләрем бар. Үзем генә мин дә берни эшли алмас идем.
Әйтәм бит, ничектер җиңел миңа бүген! Мондый җиңеллек белән, генерал булсам, әллә нинди сугышларны да җиңеп чыгар идем!
Тукталышка барып бастым. Димәк, миңа хастаханәгә. Алинага шалтыратып төгәл кая киләсен белештем дә маршруткага кереп утырдым. Халык эштән кайткан чак, маршрутка шыплап тулган. Юлда хәрәкәт көчле. Шофер сүгенә-сүгенә ниндидер почмаклардан, аулак урамнардан җилдерә. Каршымда мөлаем бер кыз утыра! Кыска итәк кигән дә, хәзер оялып маташа! Карашымны туп-туры аның зәңгәр күзләренә төбәдем, нишләр икән? Боргалана, мескен, карашын кая юнәлтергә белми. Түзмәде, күзләремә карады. Абау, бигрәк мәгънәсез караш! Төсле линзалары аны әллә нинди зомби ясаган да куйган!
ПИП-ПИП.
(Ахыры: http://syuyumbike.ru/news/proza/bilet-3.)
Фото: Изображение от garetsvisual на Freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк