Логотип
Проза

Билет

Мин шунда ук сикереп тормасам да, күзләремне тырнап ачтым. Бу, шулай зәһәр итеп, телефонга SMS килде. NOKIAның стандартсигналы шундый, үлгәнне дә уята. Алыштырырга әле дә өйрәнмәдем, ә сүндереп куеп булмый...

Пи-пи-пи-пи...
Пи-пи-пи-пи...
Әйе, менә уянган, ди...
ПИП-ПИП!!!
Мин шунда ук сикереп тормасам да, күзләремне тырнап ачтым. Бу, шулай зәһәр итеп, телефонга SMS килде. NOKIAның стандартсигналы шундый, үлгәнне дә уята. Алыштырырга әле дә өйрәнмәдем, ә сүндереп куеп булмый... Кулым белән генә капшап телефонны таптым. Укыйм:
СолнышкоТихоГлазкиЩекочетДоброеУтроСказатьТебеХочет
ДоброеУтроХорошегоДняИотСолнышкоИотМеня
Иртән-иртүк шулай кәефне төшерергә кирәк бит ә... Хәзер йокласам, аннан мәңге уянмыйм... Әле дә нишләргә белмичә, торырга иренеп яттым.
Пи-пи-пи-пи...

Тагын шул будильник... Яткан килеш тавыш ишетелгән якка, баш очындагы китап киштәләренә караш ташладым... Пи-пи-пи-пи... Торып сүндермәсәм, шулай нервыга тиеп торачак бит инде бу. Кул белән генә сузылып алырлык түгел, уяныр өчен махсус шулай куелган. Туктады кебек, батарейкасы бетте бугай, әллә ничек акрынаеп югалды тавышы. Аллага шөкер... Күземне йомдым. Юк, торырга кирәк. Кабат күз кабакларымны күтәрдем – китап киштәсе. Бу киштә бик начар эленгән, кайчан да бер Чеховның 18 томы белән бергә башка килеп төшәме инде...

Урамнан, бөтен дөньяны дөбердәтеп, трамвай узып китте. Джунглида филләр көтүе чабып үткәч, нәкъ шулай була торгандыр ул. Джунгли! Җылы яклар! Кояш, бананнар, тагын әллә нинди шуның ише рәхәт китерә торган нәрсәләр. Күңелгә җылы кереп китте. Джунгли! Әйе...

Торырга.
Юрганны ачып җибәрүгә тәнне салкын һава кочып алды. У-уу! Кире генә кереп ятасы иде дә бит, юк, университетка барырга кирәк, укырга. Тизрәк душка ашыктым, юкса уянып бетеп булмас. Мин душ керергә яратам, әллә суны шулай якын күрәм, әллә душта җырлавы рәхәт – шуңаргамы. Монда да салкын! Суны җылырак ачып куям да юынам...
Менә бит, юынып чыкканчы ничә мәртәбә шалтыратканнар. Кирәксенәләр икән әле!

ПИП-ПИП!!! SMS.
Оператор МТС желает вам приятного дня!!!
Кем соң бу интернеттан SMS җибәреп шаярта? Ничә көннән бирле әле хәерле иртә, әле тыныч йокы теләп SМS яза. Их, кем икәнлеген белеп булмый шул!..
Тиз генә кофе эчеп, балак очлары чукланып беткән джинсыларымны, ак футболканы кидем дә, тәрәзәгә караш ташладым. Тәрәзәгә терәлеп диярлек өелгән таш койма өстендә кечкенә  генә һава кисәге күренеп тора. Эһе! Кояш юк, димәк, куртканы кияргә була! Бу минем кояшны яратмавымнан түгел, зәңгәр джинсыларым белән ак футболка өстенә кара күн курткам бик туры килгәнлектән генә куануым.

Куртканы элеп, тизрәк урамга чыктым. Менә сиңа кирәк булса, минем тәрәзәдән күренеп торган болыт зәңгәр күктә берьялгызы буталып йөри. Тфү! Хәзер кичкә кадәр куртканы тотып йөрисе инде. Ярар. Кесәләрне капшап берничә ялтыравык тәңкә чыгардым. Маршруткага җитми, трамвай көтәргә кирәк. Озакламый аяк астында асфальт калтырана башлады. Эһе! Димәк, трамвай хәзер килеп җитәчәк.

Трамвайга кереп утыру белән барлык булган пассажирларны күздән үткәрдем. Маршруткалардан соң мондагы киңлекләрдә рәхәтләнеп футбол уйнап буладыр шикелле. Шул арада янәшәмдә трамвай киңлегендәге кондуктор апа килеп баскан. Күзенә карамыйча гына сары тәңкәләремне суздым. Ул, күрәсең, күнеккәнгәме, чыраен бер дә үзгәртмичә генә кулыма билет тоттырды да, диңгездәге пароход сыман юлын дәвам итте. Әйбәт апа булды бит әле бу, мыгырданып, иртән-иртүк кәефне төшермәде хет!

Карашым безнең белән янәшәдә барган ПАЗиктагы кызга төште. Ул ак блузка, кызыл костюм кебек нәрсә кигән. Йөзендә ниндидер җәлеп итә торган берничә чалымы бар сыман. Җитмәсә, өсте-өстенә буятып, тагын әллә нинди сынаулар аркылы үтү сәбәпле аңлашылмаган аксыл төскә кергән чәчләре үзенә бик килешә дә кебек. ПАЗик тиз генә безне узып китте. Шунда үземне ничектер кимсетелгән төсле хис итеп куйдым. Кызыл костюмлы кыз, борынын югары чөеп, безне санга сукмыйча китеп баргандыр кебек...

Трамвай кабат туктады. Тукталышта басып торган уртача гына буйлы, зур күзле чая кыз тиз генә салонга кереп басты. Барлык пассажирларга караш ташлап, биредә үзенең иң чибәре икәнлегенә инанып, күңелен тынычландырды да, урын эзләргә кереште. Күрәсең, ак чалбарын пычратудан куркыпмы, ул буш урыннарның берсенә дә утырырга кыймады. Кызый үзе зур күзләре белән әле бер якка, әле икенче якка ялт-йолт карана. Нидер уйлаганга да охшаган. Шул мизгелдә тиз генә аңа гашыйк булдым. Дөресрәге, шул күзләренә. Кара, ошаттым бит күзләрен, ә! Шулар аркасында бераз зуррак булган борыны да, куш аяклары да матур булып күренде. Башымда тиз генә, бу кыз белән танышсам ничегрәк булыр икән, дигән сценарий төзеп, шуның аша ерып чыгып бик бәхетле азакка килеп җиттем дә, мәхәббәтем дә сүнде. Хәзер инде зур борыны да – зур, куш аяклары да...

Нигәдер «Евгений Онегин» искә төште. Бөек шул Пушкин, трамвайда да онытылмый. Үземне шуның Онегины итеп хис иттем. Валлаһи! Бер өч минутлап тере Онегин булып утырдым. Шуннан нигәдер үземә читтән карадым.  Менә мин хәзер янәшәдә барган берәр «Жигули» тәрәзәсеннән ничек күренәм икән? Мөгаен, тәрәзәдә бер пәйда булам, бер югаламдыр. Чөнки трамвайның утыргычлары шундый көчле амортизациягә сәләтле ки, кечкенә генә тигезсезлектә дә бишектәге кебек сикертә...

Шулай сикерә-сикерә тәрәзәдән карасам, ни күрим! Теге кызыл костюмлы кыз утырган ПАЗикны узып барабыз. Күрәсең, алда нидер булган – пробка! Шулай ул! Ә Онегинга нәрсә булсын? Онегин рельстан бара! Кул да селтәмәдем, борынымны горурлык белдерерлек почмакта күтәрдем дә, алга дөмбердәдек!..
Универ... Универ... Мин килгәндә университет янәшәсендә шактый гына студентлар җыелган. Нидер сөйләшәләр, төнге сәяхәтләре белән  мактанышалар. Танышлар белән тиз генә күрештем дә кереп киттем. Вахтага килеп җиткәч кенә студент билетым юклыгын тойдым. Вахтер апага иң изге карашым белән карап, хәлләрен сораштым да – алга. Каршыга кем генә очрамый: матурлар, ямьсезләр, турылар, кәкреләр, танышлар һәм бер дә таныш түгел кебек йөзләр... Әнә, буфет янәшәсендә таныш кыз миңа елмаеп тора. Янына бармыйча, күз кысып кына юк булдым. Тәк, бу егеткә минем әҗәтем бар иде бугай...

Аудиторияне эзләп тапканда, дәреснең егерме минутлары үткән булгандыр. Лектор әйбәт! Берни булмагандай ишекне тартып ачтым да, иптәшләр белән баш иеп күрешеп, алгы парталарның берсенә барып утырдым. Профессор минем кергәнне сизмәде дә. Ул башын аска иеп, борын астына нидер сөйләгән булып, әле уңга, әле сулга атлады. Алгы парталардагы берничә кыз аны ишетергә теләп колакларын тырпайтып утыралар иде.Йөзләреннән күренгәнчә, лекторның ни сөйләгәнен ишетү безгә генә түгел, аларга да бик кыен, бигрәк тә артыннан язып та өлгерү. Профессорны бераз тыңлаган булдым да, артка борылып, аудиторияне күзләдем. Күрше рәттә утырган кызлар бигрәк тә игътибарны җәлеп итәләр. Алар кечкенә көзгеләрен, косметичкаларын парта өстенә тезеп куйганнар да, шул көзгеләренә карап, үзләре белән тагын ни кылып булганын уйлвап табалмыйча аптырап утыралар, мескенкәйләр. Төсле телевизор белән бер ассоциатив рәттә булган күрше кызлар минем карашымны тоеп үзара хихылдаштылар да эшләрен дәвам иттеләр.

ПИП-ПИП...
Тфү! Тавышын сүндерергә онытканмын бит!
 
(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/bilet-2)  

Фото: Изображение от garetsvisual на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар