Логотип
Проза

Билет-3

(Ахыры)

(Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/bilet)

http://syuyumbike.ru/news/proza/bilet-2)


(Ахыры)
Кадерлем, синең кебекләрнең булганы да юк, кирәкми дә!

Афәрин кыз! Кычкырып көлгән булыр идем, янәшәдәге кешеләрдән яхшы түгел. (Бу минутта минем йөземдә шундый сәер елмаю булгандыр, мөгаен.) Альбина җибәргән. Минем сәерлекләремне кабул итә алмаган, күрәмсең. Әйбәт язган! Шундый булганлыгы өчен ошатканмындыр да инде мин аны! Башымны пыялага сөяп, Альбина белән метрода йөргәнне искә төшереп бардым. Әй кыланган идем шунда. Вагон буш, без икәү генә – бөтен артистлык сәләтемне иреккә чыгарганмындыр! Бу метроның бер файдасы юк, нигә акча әрәм итеп төзегәннәрдер, диләр. Ялган! Бар аның файдасы: мин анда Альбина белән бервакыт сәгать ярым җилләндем! Мәңге онытмыйм! Шул мизгел өчен генә булса да кирәк иде ул метро!..
Туктале, без кая барабыз соң әле – тәрәзәдән караш ташлап, үземнең кай җиргә җиткәнне таный алмадым. Бер тукталышка артыграк киткәнмен ләбаса. И хыялый! 
– Гафу итегез, мине монда төшерсәгез иде, тукталышымны узганмын!
Менә хәзер җәяү атлыйсың инде! Физкультура! Ниндидер палатка янында туктап, яшелчә, җиләк-җимеш кебек нәрсәләр, сок алдым – авыру кешегә шулай алып баралар бит инде.Үзем дә бер-ике банан белән тамак ялгадым...
Алина әллә нишләп беткән. Сүзен рәтләп сөйли алмый. Елый, каушый, рәхмәт әйткән була. Акча белән пакетны бирдем дә китү ягын карадым. Соңыннан барын да белешермен әле. Яратмыйм хастаханә исен, ярты бала чагым шунда үтте...
Мин атлыйм... Урам буйлап... Болай гына, урам буйлап атлыйм... Янәшәмнән автомобильләр, кешеләр узып китә... Вакыт инде соң... Мин урам буйлап атлыйм, өйгә кайтасым килә... Әнә еракта ниндидер утлар күренә – мең төстә. Кибетләр, клублар, барлар, ресторан, кафелар. Бер зур гына күңел ачу-сәүдә үзәгенә кердем... Юк, кирәк түгел. Мин монда үземне әллә ничек хис итәм. Андый урыннарда йөри дә белмим, рәхәт тә түгел. Урамга чыктым да тагын атлап киттем. Кабан буйларын урап, Болак буенча менәм. Кайчандыр биредә көймәләр йөзгән бит инде. Әйе, йөзгән. Бу турыда укыганым бар... Бауманга борылдым. Монда кайчандыр рәхәт иде, хәзер элеккечә түгел, әйе, бер дә рәхәт түгел дисәк тә була. Тик миңа бүген барыбер. Әйтәм бит, миңа бүген җиңел, кая гына барсам да – рәхәт булыр иде миңа! Каяндыр Латин Америкасыннан килгән  музыкантлар янында тукталдым. Латиноамерианнар эшли – безнекеләр ял итә! Ә миңа рәхәт! Мин урам уртасыннан атлыйм, берьялгызым. Уйлап карасаң, мөгаен, мин боегып, борын салындырып йөрергә, алай гына да түгел, кайтып йокларга тиештер инде, юкса мин бит үзем генә. Ә юк! Миңа бик тә рәхәт, үземне һич тә ялгыз итеп хис итмим.
Барып бәрелә яздым – Айрат юлда басып тора. Каян килеп чыкты бу. Кыяфәте карарлык түгел.
–  Әллә тагын Зиләң белән талаштыгызмы?
– Талаштык...
– Бу юлы да мәңгегәме?!
– Юк, син нигә көләсең?
–  Кызык бит!
–  Сиңа кызык кына кирәк! Әйдә утырыйк.
Бер шатерга кереп утырдык.
– Миңа берәр нәрсә алып бир әле.
Яратам шул егетне, үзе беркайчан берәүне дә сыйлаганы юк, тик шулай да нигәдер башкалар аны сыйларга тиеш итеп хис итә булса кирәк! Гаҗәп кызык кеше. Бар янына барып баскан идем, бер яшь кенә кыз елмаеп басып тора. Оялыбрак кына диимме соң. Юк, оялып түгел. Ничек дип атарга белмим инде, кыскасы, матур итеп карый. Белмим, миңа ошады. Айратка ошамады, ә миңа ошады. Миңа калса, матур итеп елмая. Айратның үз фикере, тик аның бүген кәефе начар икәнлеген онытмаска кирәк!
Айрат зарларын сөйләде. Әй, аның гел бер нәрсә инде. Зиләсе белән талаша да, борынын салындырып йөри. Аннан тагын дуслашалар. Аның Зиләсе дә ерак түгел, каядыр шунда, янәшәдә генә утыра. Беләм мин аларны! 
Шатерга чәчәк бәйләмнәре тоткан әби килеп керде. Гади генә чәчәкләр, розалар түгел – кем шатерда роза алсын. Тик шулай да матурлар!
– Айрат, әйдә Зиләгә чәчәк бүләк ит!
– Хәзер, чәчәк аңарга тагын.
– Әйдә инде. Кара нинди матур чәчәкләр! Сез бит бер-берегезне яратасыз!
– Сөләмәсәнә...
– Әби... Бабушка...
Әби бик тиз генә яныбызга килеп җитте. Мин үземне бояр итеп хис итәм.
– Чәчәкләрең күпме тора?
– Бер бәйләме илле сум.
– Илле сум?!
– Кырыкка ал!
– Әйдә ике бәйләмне илле сумга!
– Ал, балам, ал.
– Әби, берсен монда калдыр, икенчесен әнә, стойка артындагы кызга, Илмира исемлесенә илтеп бир әле – (Бая акча түләгәндә танышып өлгергән идем.) – Миннән дип әйт, ярыймы!
– Ярый!
Илтеп тапшырды! Менә бу рәхәт! Аркам белән Илмираның елмаюын, матур карашын тоеп утырам! Үземне хәзер бер романтик язучы итеп хис итәм. Мин Казан урамында шатерда пластик урындыкта утырмыйм. Мин хәзер кайдадыр әлеге дә баягы Латин Америкасында, Куба-фәләндә кечкенә отельның балконында, үреп эшләнелгән тирбәлә торган креслода диңгез өстендә зур булып тулган айга карап утырам. Каршымдагы өстәлдә – мате, бер кулымда трубка, башымда, салам эшләпә астында, бик сирәк кеше аңларлык бөек уйлар, фәлсәфә... Әнә, пляжда бер хатын-кыз сыны пәйда булды. Йөзе бик ачык күренми. Беренче катта урнашкан барда кара тәнле картның гитара чиертеп җырлап утыруы ишетелеп тора. Кыз диңгездән килеп чыкты. Күземә ул бер сын гына булып күренсә дә, шоколад төсенә кергән тәненнән агып төшкән һәрбер тамчыны күрәмдер шикелле. Ул тамчыларның һәрберсендә зур Айның кечкенә генә кисәге. Кыз башын бераз селкеп, шомырт кара чәчләрен җилләтте, алар вак-вак толымнар булып аркасына ябыштылар. Кыз борылды, төз, матур аяклары белән эре генә атлап миңа таба килә. Фонарь астына җиткәч, башын күтәреп миңа карады да, бер елмаю ташлап, юк булды...
Телефоным шалтырады. Әллә нинди таныш түгел номер. Кем бу?
– Алло! Әйе, мин... Танымыйм... Юк... Туктале... Тавышың таныш кебек!.. Регина?! Син кайда? Номерны каян алдың?.. Таптың инде?.. Мин? Ял итәм. Иртәгә? Иртәгә белмим әле, болай ашыгыч эшем юк кебек... Әлбәттә, очрашыйк! Шулай да, номерны каян таптың?.. Кем? Оператор МТС бирде?! Син идеңмени ул? Ни әйтергә дә белмим. Мин сине бүген төштә күрдем!.. Әйе, әлбәттә, иртәгә сөйләшербез! Пока!
«Пока!» – диде, елмаеп трубканы куйды. Әйе, елмайды. Күрмәсәм соң. Кешедә бит тагын ниндидер хисләү дигән нәрсә дә бар бит әле ул. Юк, без шундый гади нәрсә генә булып калалмыйбыз ич инде. Ниндидер сер дә булырга тиеш. Сер!
Әйе, мин Регинаны ярата идем! Ике ел буена күзләп йөрдем мин аны. Әйе, ояла да идем инде! Хәзер кызганам үземне. Мескенкәй! Нәрсәсеннән оялып торасың инде, оят нәрсәмени соң?! Ярата белү шатлык бит ул. Әгәр дә ярата белмәсәң? Аңлаша белмәсәң? Әйе, ул вакытта Интернеттан стандарт SMSлар ярдәм итәргә мөмкин. Ә менә ике ел буена яратып, әйтә алмыйча, янып йөрергә. (Сентиментальлеккә бирелдеммени?)
Ничек өйгә кайтып киткәнмендер. Иртәгәсен иртүк торасы була.  Ятып йокыны туйдырырга кирәк – кыяфәт кешечә булсын инде. Миңа бүген җиңел! (Әгәр дә бу кино булган булса, хәзер берәр мәктәп вальсы кебек көй яңгырар иде.) Мин өйгә кайтам. Баскан җиремдә, ниндидер клиптагы сыман, чәчәкләр үсеп чыга!..
Кайтып җиттем. Чишенеп ташладым. Иртәгә Регина белән очрашам! Аны мин әле дә яратам. Мин бит аңа караңгыда, тавышын ишетеп гашыйк булган идем. Тавышын ишетеп... Аның тавышы салмак та, тигез дә түгел, карлыккан дип тә булмый. Ләкин миңа ул ошады. Тавышын гына түгел, соңрак мин аның тукмак борынын да, үзенчәлекле көлүен, башка гадәтләрен дә яраттым. Ул сорагач, гел җырлый идем, ә яратам дип әйтергә хәлемнән килмәде...
Тукта, нәрсә киеп барам соң әле мин иртәгә? Шул джинсаларны? Әлбәттә! Боларны бераз юасы бар бугай. Кибәр микән? Әй, үтүк астында кибәр әле. Ванна бүлмәсенә кереп киттем. Юк, әйтәм бит: рәхәт миңа бүген! Бөтен эшем барып чыга. Әнә, хәтта гомердә булмаган җылы су да бүген шау кайнар, күпме телисең – шул кадәр. Тиз генә джинсаларның кесәләрен актардым: ниндидер чеклар, адреслар, билет. Кызыл билет. Моны нигә саклаганмын инде. Бу бит иртән трамвайда алган билет. № 473 095... Тиз генә пароход зурлыгы кондуктор апаны, ПАЗиктагы кызны, университеттагы лекторны, төшемне, кәкре аяклы Рәмисне, маршруткадагы мәгънәсез карашлы кыска итәкне, больница, Бауман урамын, букетларны исемә төшердем. Йөземә шунда ук елмаю җәелде. Билетның номеры – 473 095. Миңа бүген җиңел, рәхәт! Билетның моңа катнашы бармы, белмим. Ләкин миңа билетның серле көченә ышану – кызыграк. Без бит болай гына яши алмыйбыз, ниндидер сер, әкият булырга тиеш бит ләбаса!   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар