Логотип
Проза

Бер аерылышу тарихы

Алия белән Кәрим күнегелгән гадәт буенча яшәүләрен дәвам иттеләр. Сөйләшүләр – кирәк өчен генә сөйләшенде, башкалар янында бер-берсенә ниндидер игътибар күрсәтелгән икән – анысы да шулай тиеш булганга гына эшләнелде.

(Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/ber-aerylysu-tarixy

 Чынлыкта алар бер түбә астында яшәүче, дөресрәге, яшәргә мәҗбүр булучы чит кешеләр кебек иде инде. Кәрим балалар белән ялгыш та кызыксынмады: алар кайда, нишлиләр, нинди проблемалары бар... Әйтерсең, боларның берсенә дә аның катышы юк иде. Улының кайсы мәктәптә, ничәнче класста укуын дә белмәде дисәң, бер тапкыр очраклы рәвештә генә бер бәйрәмгә эләккән иде. 

Исе китми кебек тоелса да, бөтен тормышны үзе генә җигелеп тартып барудан Алия инде тәмам туйган иде. Уйлады-уйлады да, эшеннән китәргә хәл итте: юка гына иңнәренә салынган җаваплылыкларның һичьюгы берсе ким булыр. Соңгы вакытта офиста да эшләр шактый катлауланган иде: кәгазь тутырасы да кәгазь тутырасы... Очы-кырые булмаган ул отчетлардан соң заводта контролер булып эшләү аңа бик җиңел тоелды. Акчасы азрак, билгеле, әмма тынычлык кирәгрәк икән.

Очрашкан саен дус кызлары:
– Ул бит сиңа ачыктан-ачык хыянәт итә! Ничекләр моңа түзеп торасың?! – диләр иде. 
Андый вакытта Алия авыр сулап куя да, сүзне гел башкага борырга тырыша.
– Борчылмагыз, мин үзем белермен нишләргә икәнне, – ди.  
Үпкәләүләре булдымы, әллә әйтә-әйтә ардылармы, алар да башка бу хакта сүз кузгатмый башлады – аралашулар да сирәгәйде. Үзе теләгән елан ите ашаган, әгәр сиңа шулай ошый икән, әйдә, шул көйгә яшәвеңне дәвам ит, диюләре булды ахрысы. 

Еллар шулай узды. Кызы инде югары уку йортына керергә әзерләнә, ә уллары башлангыч классларда укый иде. Аларның ничек яшәүләрен белмәүчеләргә – читтән караучыларга гап-гади гаилә кебек: йорт хуҗасы эштән кайтып керми, ә хуҗабикә йорт, балалар дип ут йота. Мәхәббәтнең барлыгы-юклыгы ерактан күренми шул... 

Улларының туган көне иде – ун яшь тулды. Юбилейны бәйрәм итәргә дип, Кәрим хатынын кафега чакырды. Заказларын китергәнче юк-бар турында сөйләшеп утырдылар, ниндидер уртак танышларын искә төшерделәр. 
Кәрим шунда кинәт сүзен бүлеп башка темага күчте. 
– Мин аерылышырга телим, – диде ул. 
– Яхшы, – диде Алия берни булмагандай тып-тыныч тавыш белән. 
Ире хәтта югалып та калды бугай. Ул күз яшьләре, үзен битәрләүләрен көткән иде ахрысы, ә монда шундый салкынлык, шундый битарафлык…

Аның нигәдер ачуы чыкты. Сәбәбен үзе дә белми иде. 
Ярсуын тыеп:
– Алайса әйберләреңне җый! Мин ике-өч көн танышларымда кунып торам. Сиңа шуның кадәр вакыт җитәр дип уйлыйм. Киткәндә, ачкычны ишек төбендәге ковер астында калдыр.  
Ул фатирны өйләнешкәнче үк алуын, аңардан Алиягә бер өлеш тә чыкмавын искә төшерергә дә онытмады. 

Алия аны сүзсез генә тыңлады. 

Алдан әйткәнчә, Кәрим өенә өч көннән соң гына кайтты. Үзе генә түгел,  яшь, чибәр бер кыз белән. Кәефе бөтенләй башка иде аның: яңа тормыш башларга әзер кешенеке кебек. Фатирда инде берәү дә булмавына ул шикләнмәде дә.  Алдан килешкәнчә, Алия үз ачкычын ишек төбендәге ковер астына тыгып киткән. Ул ачкычны алуга, Кәрим аны янындагы кызга тоттырды:
– Әйдә, яңа өеңнең ишеген үзең ачып кер әле!
Әмма ачкыч нигәдер тишеккә керергә теләмәде. Кәрим үзе ачарга кереште – тик ачкыч барыбер кермәде. 

Шул арада ишек ачылып китте һәм бусагада озын буйлы ят бер ир күренде. 
– Сез кем? – диде Кәрим аптырап һәм ачуын яшерергә тырышып. – Нишлисез минем фатирда?
– Ялгышасыз, – диде ир тыныч кына. – Бу – минем фатир. Ишегемне ватарга җыенган өчен полиция чакыра алам! 
Кәрим баскан урынында катып калды. Ачкычның гаебе юк – йозакны алыштырганнар лабаса. Яңа гына күрде... 

Шунда ук Алиягә шалтыратырга кереште, әмма ул җавап бирмәде. Номерын кат-кат җыйды, әмма бушка... Аларның фатирында, чынлап та, яңа хуҗалар яши, бу басып алу түгел  – документлар барысы да тәртиптә. 
Алиянең заводта эшләгәнен белә иде, аннан барып эзләп карады. «Ул бездә инде эшләми», – дип җавап бирделәр. Улларын да мәктәптән алган икән. Кая киткәннәр, кая күченгәннәр – беркем белми! 

Кәрим нидер белергә теләп  кызына шалтыратты.
– Миңа әйтмәделәр, белмим! – дип кенә җавап бирде ул һәм шунда ук трубканы куйды да.

Фатирын кире кайтарырга тырышып карады – берни килеп чыкмады. Документлар артыннан йөри башлагач, соңрак ачыкланды – фатирлары инде шактыйдан башка кеше исеменә күчерелгән булган икән. 

Терсәк якын да, тик тешләп булмый иде. 

Берничә ел элек «генеральная доверенность»ны хатыны исеменә ул үзе ясады: кәгазь эшләре артыннан йөрергә үзенең теләге булмаганга ясады. Алиянең вакыты күп, йөрсен әйдә, диде. Хатыны әнә барысын да хәл иткән: тавыш-гаугасыз, күз яшьләрсез генә. Нишләтәсең, бу хокукны ул аңа үзе бирде. 

Шулай итеп, Кәрим ялгыз калды да куйды: гаиләсе дә юк, фатиры да, акчасы да. Кайчан гына «яратам» сүзен сәгать саен кабатлап торган яңа мәхәббәте дә саубуллашмыйча да юкка чыкты. Кеше почмагында яшәргә әзер түгел иде ул чибәркәй. 
– Ялгыштым... Бигрәк нык ялгыштым…

Кәримнең пышылдап әйткән бу сүзләре буш фатир почмаклары буйлап йөрде-йөрде дә, кире үзенә әйләнеп кайтты. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар