Логотип
Шигърият

​Җыр җылыта салкын кышны да…

Их, яшәрик әле өр-яңадан,
шигырьләрдә генә булса да.
Җылы, җылы, диеп җырлыйк әле,
җаннар өшеп, дөнья туңса да…

Татлы, татлы – гомер җимешләре,
ачыларын ашап туйсак та.
Ачыла бара бәхет ишекләре,
ачкычларын күптән җуйсак та…

Якты, якты таңнар – ал нурларын
тәрәзәләр ачып каршылыйк!
Кояш җылысында эреп агар
сөңге-сөңге бозлы каршылык.

Кайнар, кайнар сөю чишмәләре –
бер тамчысын гына булса да,
йотып калдык әле, көнче язмыш
мәхәббәттән читкә куса да…

Сабыр, сабыр итә-итә, алҗып
килеп җиттек ап-ак кышларга.
Очыйк, очыйк, диеп җырлыйк әле,
әйләнербез, бәлки, кошларга…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Лена апа шигырьләре - чын шигырьләр инде ул... Йөрәк белән язылган. Бүгенге көн шигърияте арасында төрлесе очрый. Иң еш очраганы - начар шигърият, кызганыч.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Язгы кәефләр, язгы шигырьләр. Рәхмәт.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Супер, аллаһының мең рәхмәте яусын, картлык көннәрендә дә гел рәхәттә яшәргә язсын,амин

        • аватар Без имени

          0

          0

          Супер, аллаһының мең рәхмәте яусын, картлык көннәрендә дә гел рәхәттә яшәргә язсын,амин

          • аватар Без имени

            0

            0

            Чын әниләр турында матур язмаларыңны еламыйча, хисләнмичә укып булмый, Гөлнур. Алар дөрестән дә бар. Аларга чыннан да һәйкәл куярлык... Рәхмәт аларны халыкка – укучыларга да җиткерә белгәнең өчен. Афәрин!

            Хәзер укыйлар