Язмада күтәреләчәк проблеманың ни дәрәҗәдә четерекле һәм катлаулы булуын без әлеге темага материал җыя башлагач кына аңладык. Бала рәхимсезлеге хакында сөйләшү гаять авыр, һәм инде белгәнебезчә, ул җиде кат йозак астында сер итеп саклана торган бер хикмәт булып чыкты. Бала-чаганың бер-берcенә карата кылган рәхимсезлеге куркыта, ләкин инде гаҗәпләндерми.