Хәлләр мин теләгәнчә бармады. Алия белән шулкадәр килешеп йөрде улым, араларын берни дә аерырлык түгел иде. Үпкәләшкән чакларын да хәтерләмим. Дүртенче курс азагына кадәр очрашып йөрделәр дә...
Ахыры.
Башы:
https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ylnep-kaytkan-yazmysh
https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ylnep-kaytkan-yazmysh-2
https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ylnep-kaytkan-yazmysh-3
Алия белән беренче очрашуыбыздан соңгы вакыт нидер көтеп узды кебек. Без белергә өлгергән яңалыкны Алиянең әти-әнисе ничек кабул итәрләр икән? Безнең гаиләдә мин генә газап утында янам, аларда икәү бит – Илгиз дә, Раушания да мине беләләр, бөтен нәрсәне беләләр. Алиянең безгә кунакка барасын да белгәннәрдер, нәрсәләр уйладылар икән?
Улымнан Алия турында, мөнәсәбәтләре хакында сораштырмаска, кызыксынмаска тырыштым. Әнигә бик ошады дип уйлый күрмәсен тагын! Форсат чыккан саен беренче мәхәббәт гомерлек булмаганын, тормышта бик күп танышулар, яңа кешеләр очраячагын әйтеп тордым.
Җәй башында авылга Сабантуйга кайттык. Улыбыз Алия белән кулга-кул тотышып йөрделәр. Бу юлы мин үзем Илгиз белән Раушанияне күзләдем, йөзләгән авылдашлар, кунаклар арасыннан аларны табарга тырыштым. Сөйләшер өчен түгел, юк. Борчылу аларның да йөзенә чыккандыр кебек иде. Алар гына минем хәлемне аңлый алалар бит... Илгиз ничә елларга беренче тапкыр исәнләште минем белән. Дөресрәге, безнең белән. Ирем Рәмис аларны танымый бит: «Кемнәр бу?» – дип сорады, узып киткәч. «Алиянең әти-әнисе...» – дим. «Ә-ә-ә, бу безнең булачак кода-кодагыймыни? Әйтсәң, күрешер идем», – дип куанды ирем. Нинди күрешү, Рәмис? Качарга кирәк! Әлбәттә, үз эчемнән генә ярсыдым...
Сабантуйдан соң кичке уенга төштек. Без капчыкта ятмый, диләр. Шул кичне улыбызга безнең яшьлек вакыйгаларын җиткергәннәр. Икенче көнне иртән, ишегалдында икәү генә булганда читенсенеп кенә сорады ул бу турыда.
– Әни, сез Илгиз абый белән очрашып йөргәнсез, диләр?
Мин бу сорауны көткән идем, шуңа берни булмагандай тиз генә җавап та бирдем.
– Әйе, улым, бик яшь идек әле без, мәктәптә укыганда бөтенләй бала-чага буласың бит, – дип, бу вакытларны хәтерләмәгән дә кебек, аларның тормышым өчен бер әһәмияте дә юк кебек, теманы икенче якка, әтисе белән очрашуга бордым. Шуның белән тынычланды улым, башка сорамады.
Хәлләр мин теләгәнчә бармады. Алия белән шулкадәр килешеп йөрде улым, араларын берни дә аерырлык түгел иде. Үпкәләшкән чакларын да хәтерләмим. Дүртенче курс азагына кадәр очрашып йөрделәр дә улыбыз Алиягә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Әлбәттә, кыз да риза булды. Иң «күңеллесе» шунда башланды: кыз сорарга барулар, никахка әзерләнүләр...
Ул вакытларны кара күзлек киеп йөргән кебек кенә хәтерлим. Күзләренә туры карамаска, берни сорамаска, үземне мин анда юк кебек тотарга... Миңа җиңелрәк иде – бөтен сөйләшәсе сүзне Рәмис башлады, ул хәл итте. Ресторанда никах белән туйны бергә үткәреп, яшьләр тормышны башлап җибәрделәр. Беренче көннән үк аерым яшәргә хәл иттеләр.
Ничек яшибезме? Менә шулай инде: уртак сәбәпләр, балаларның туган көннәре булганда аларның фатирында очрашабыз. Сөйләшкәндә алар башлаган сүзне дәвам итә алмыйм, әйтәсе сүзне йә киленгә, йә улыбызга карап әйтәм, риза булмасам да, бәхәсләшмим. Шаяртуларга җавап итеп көлә алмыйм. Санап китсәң, шундый вак-төяк күңелсезлекләре күп инде. Әмма балалар хакына үзең турында уйламаска, үз хисләреңне тирәнрәк яшерергә туры килә.
Инде оныгыбыз туды. Беләсезме, Илданыбыз – нәкъ Илгиз бабасы инде менә. Кулыма алган саен бәләкәй Илгизне сөям кебек...
Язмышыңа ни язылганын, ничек борыласын күз алдына китерә торган да түгел икән.
(Хатта исемнәр үзгәртеп бирелде.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк