Логотип
Күңелеңә җыйма

Әйләнеп кайткан язмыш

Бервакыт тулай торак тәрәзә төбендә Илгиз хезмәт иткән частьтән икенче бер кеше кулы белән язылган хат барлыкка килде. Миңа атап язылган хат иде ул, ләкин Илгиздән түгел...

 

Язмыш кешене ничекләр генә сынамый да ничәгә генә төрләндерми икән. Гомердә дә күрәсең килмәгән кешеләр белән син уйламаган юллар аша яңадан кавыштыра, яңадан сыный. Үземнең гаҗәеп тормышым белән бүлешим әле...

Илгиз белән мәктәптә укыганда ук – 8 нче сыйныфта очраша башладык. Ул минем, мин – аның беренче мәхәббәте булганбыздыр. Илгиз миннән ике сыйныф алдарак укыды. Алар классында егетләр күп, безнекендә – кызлар. Сыйныф җитәкчеләребез дә күптәнге дуслар, ахирәтләр иде. Шуңа күрә төрле бәйрәмнәрне, кичәләрне ике сыйныф бергә уздырдык. Салмак бию башлануга барыбыз да парлашып бетә идек. Безнең сыйныфның өч бөртек малае гына күңелсезләнеп калалар иде. Классташ кызлар арасында күз төшкәннәрен олырак сыйныф егетләре эләктереп бетерә, боларга бала-чага кебек карыйлар. Шуңа безнең класс малайлары һәрвакыт унынчылар белән бәйрәм уздыруга каршы иделәр. 

Шундый кичәнең берсендә Илгиз мине биергә чакырды һәм өйгә озатып куйды. Безнең парны укытучылар да ярата иде. Мәктәптә тыйнак кына йөрдек, почмакларда кочаклашып басып тормадык, тәртипле булдык. Илгизләр классы мәктәптән чыгып киткәч бигрәк күңелсез калды. Укырга йөрергә дә, кичәләр уздырырга да кызык түгел иде инде. Ә безнең сыйныфлар арасында биш пар барлыкка килгән иде бит! 

Без унынчыда укыганда егетләребез бер-бер артлы армиягә китә башлады. Атна саен егет озату иде авылда. Мин дә Илгизне озатып калдым. Бик еладым, авырдан аерылыштык. Көтәргә вәгъдә бирмәдем, тормышта нәрсә генә булмас, кайткач барысы да ачыкланыр дип фикер йөрттем. Бер ел буе көнаралаш хатлар языштык. Авылда почта көн саен эшләми. Почта көнендә ике дәрестән соңгы озын тәнәфес вакытында шунда чабам. Анда эшләүче хезмәткәрләр мине белә иде инде, чират торгызмыйча хатны биреп җибәрә иделәр. Класска кайткач Илгизнең хатын партага куя идем. Укымыйм! Сагыну тулы хатны укып ләззәтләнер өчен кичне көтәм. Ул хат көне буе күңелемне җылытып йөри шулай. 

Минем дә мәктәпне тәмамлап югары уку йортына керер вакытым җитте. Мәктәпне медаль белән тәмамладым, укырга да җиңел кердем. Казанда яши башлагач та хатлар язу туктамады. Тулай торакның тәрәзә төбендә калдыралар иде хатларны. Илгиз язганнары да еш күренде ул тәрәзә төбендә. Студент тормышы никадәр кызыклы, тынгысыз, мавыктыргыч булса да, Илгизгә тиң егетләр очрамады. Мин аны көтүемне дәвам иттем...
Илгизнең кайтырына ике ай калгач, бервакыт хатлар килүдән туктады. Ул вакытта телефоннан сөйләшеп булмый иде. Мин язудан туктамадым, әллә берәр икенче җиргә күчте микән дип аптырадым. Борчылып Илгизнең апасы белән хәбәргә кердем. Бар да яхшы, аларга хаты килеп тора булып чыкты. Ә миңа язмады Илгиз.

Бервакыт тулай торак тәрәзә төбендә Илгиз хезмәт иткән частьтан икенче бер кеше кулы белән язылган хат барлыкка килде. Миңа атап язылган хат иде ул, ләкин Илгиздән түгел. 

Борчылып хатны ачып укыдым, Илгизнең бергә хезмәт иткән дусты яза иде миңа. Илгиз мине икенче бер егет белән йөри дигән хат алган. Шуннан соң мин язган бер хатны да ачып укымый икән. Ә теге хатны аңа минем классташым Раушания язган булып чыкты. Бер ялда авылга кайткач, мине ике классташым дусларча озатып куйган иде, авылның башында ук яшибез без, берүзем кайтырга да куркам. Менә шул егетләрнең берсе белән очраша башлады дип язган. Казанда да тулай торакка килгәләп йөрде, аралашып тордык. Бәлки шул классташым сүз чыгаргандыр, белмим. Ә үзе күптән Илгизгә кызыгып йөргән Раушания шундук үзенчә язып җибәргән...

Илгизнең армиядән кайтканын күрше Рәүфә ападан ишеттем. Бер тапкыр да хат язып салмады миңа Илгиз. Нык үпкәләгән булып чыкты. Минем дә ачу килде, әлбәттә. Миннән сорамыйча, дөресен белмичә шул Раушаниягә ышанды бит. Илгиз белән кич клубта очраштык. Дискотека бара иде. Ә ул уртада Раушания белән биеп ята. Мин килеп керүгә Раушанияне җитәкләде дә чыгып китә башладылар. Үтеп китешли генә миңа: «Сәлам!» – дип китте. 
Бик еладым мин ул төнне... Шулкадәр мыскыл итте мине Илгиз. Ике ел көттем мин аны, ә ул беренче очраган кызга ышанып, шуңа ияреп китте. Илгизгә соңыннан минем беркем белән дә йөрмәгәнемне сөйләгәннәр, ләкин минем үпкәм тирән иде, якын да китермәдем. 

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ylnep-kaytkan-yazmysh-2)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар