Логотип
Күңелеңә җыйма

Әйләнеп кайткан язмыш – 2

Беләм, Илгиз белән икебез дә газап утында янабыз. Ул мине, мин аны сагынып яшибез. Ләкин Илгизнең үз-үзен тотышы тулысынча мине мыскыл итүгә тиң иде...


(Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ylnep-kaytkan-yazmysh )

Илгиз белән бер-беребезгә үпкәбез бик озакка сузылды. Йә ул минем янга сөйләшергә килми, йә мин аңа дәшәргә, нидер сөйләп акланырга теләмим. Ә үзем яратам... Авылга кайткан саен клубта аны гына күзлим, караңгы дискотека залында аңа гына карап торам. Раушания белән очрашмады ул барыбер, авылдагы җиңел холыклы башка кызларны озаткалаганын белдем. Дискотекага мин чыккач, күземә текәлеп диярлек карап янымнан узып китә иде дә мотоциклына утырып, газына басып, бөтен урамга тавыш чыгарып кузгалып китә иде. Мин ул тавышны музыкадан да ныграк ишетә идем, күңелем белән ишетәм... Ул мотоцикл тавышында Илгизнең миңа булган бөтен ачуы чыга иде кебек. 

Илгизнең бу кыланмышларына минем әни дә аптырады. Үз кызын рәнҗеттереп йөртәсе килмәгәндер инде, Илгиз турында ишетергә дә теләмәде. Үзеңне бала-чага кебек тоту – егет эше түгел. Мондый ир белән ничек тормыш итәр идек, кирелеген кара син дип, әни үзенекен әйтеп торды. 

Беләм, Илгиз белән икебез дә газап утында янабыз. Ул мине, мин аны сагынып яшибез. Ләкин Илгизнең үз-үзен тотышы тулысынча мине мыскыл итүгә тиң иде. Клуб алдында кызлар-малайлар бергә җыелып торган җиргә мин килеп бассам, Илгиз шундук горур кыяфәт белән китеп барган була. Елга буена учак ягып сөйләшеп утырырга төшсәк, Илгиз минем барлыкны күрүгә кайтып киткән була. Ә дискотека залында аның текәлеп миңа карап торганын аркам белән сизә идем хәтта. Карап тик тора иде миңа...

Уку башлангач авылга сирәгрәк кайта башладым. Шәһәрдә студент тормышында катнаштым. Төркемебез бик актив иде, «Студентлар язы» фестивалендә катнашабыз, бию түгәрәгенә йөрибез. Күзгә күренеп тормагач, Илгизне әкренләп оныта башладым. Уртак танышлар барыбер аның турында хәбәрләрне җиткереп торды. Казанга килгән, милициягә урнашып йөри икән, диделәр. Әмма мине Илгиз борчымый башлаган иде инде

Тормышта бик матур үзгәрешләр башланды. 3 нче курста укыйм. Тулай торактагы бер дустым янына авылдаш егетләре килеп йөри иде. Алар килгән бер көнне ялгыш кына Лилия янына кереп, шул егетләр белән таныштым. Рәмис мине беренче күрүдә үк ошаткан. Ә мин ул көнне җор телле ике егетнең шаяртып сөйләшүеннән югалып калдым. Озак тормыйча чыгып киттем. Икенче килүендә Рәмис минем бүлмәнең ишеген шакыды инде. Без шуннан очраша башладык.  

Илгизне шулай итеп оныттым. Мин аны инде елга бер тапкыр авыл Сабан туенда гына очрата идем. Дөресрәге, әлеге дә баягы шул карап торуыннан сизә идем. Ләкин үземнең аңа күтәрелеп тә караганым булмады. Эшкә урнашкан иде ул, шул милициядә эшли, диделәр. Очрашкан кызы да барлыгын белгәч, шатландым гына. Шул ук Раушания булса да... Берүк бәхетле булсыннар да, мине борчып йөрмәсен. Алар турында ишетәсем дә килми иде. Ничектер ул еллар искә төшсә, йөрәгем авырта башлый. Ниндидер үпкә, рәнҗеш, әйтелмәгән сүзләр, кирәкле сөйләшүләр шунда калгандыр. Илгиз белән кавышкан булсам бәхетлерәк булмас идем, анысын төгәл беләм. Әмма Ходайдан аның белән башка очраштырмавын, исемә төшермәвен сораган вакытларым булды. Яратканга түгел, мине ул уйлар пычрата, кәефемне боза иде.

Ике елдан Рәмис белән никах укыттык, туй уздырдык. Иремнән бик уңдым. Тырыш, гаилә алып бара торган, максатчан кеше булып чыкты, бик әйбәт яшәдек. Бер-бер артлы балалар туды. Инде улыбыз студент, университетның беренче курсын тәмамлый. Һәрнәрсә үз вакытында булырга тиеш. Мәктәптә укыганда кызлар белән очрашмаган улыбыз беренче курста ук бер кыз белән танышты. Безгә әйтеп тормаса да, андагы үзгәрешләрне күреп гашыйк булганын тиз аңладым. Бераздан ул кызның исемен дә белдек. Алия икән, татар кызы Алия...

Әмма куанычым озакка бармады... 

(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар