Логотип
Күңелеңә җыйма

Әйләнеп кайткан язмыш -3

Йә, Аллам, ничек шушындый хәл килеп чыкты соң әле бу... Шәһәрдә ничә мең кыз бала яши, шулар арасыннан нәкъ менә Алия очраган бит улыбызга. Язмыш дими, нәрсә дисең инде. Аллаһның бер сынавыдыр.

Дәвамы. Башы http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ylnep-kaytkan-yazmysh-2

Еллар узды, бу яшьлек вакыйгалары инде безнең белән булмаган да кебек. Сирәк кенә авылда очрашсак та, Илгизләр гаиләсе белән бер-беребезгә игътибар бирмибез. Бирмәвебез бер дә әйбәт булмаган, дисәм... Белгәләп, сораштыргалап торырга кирәк булган икән.

Улыбыз Алия белән йөри башлагач, бераздан безне дә аның белән таныштырырга теләде. Шуны әйтәсе көнне улыбыз кош тоткан кебек шатланып кайтты. 
– Әни, беләсеңме, Алия безнең әбиләр авылыннан икән бит! Аның да әби-бабасы шунда яши икән! – ди.

Без Рәмис белән шундук кемнәр икәнен белешә башладык. Кызык бит, безнең авылдашның кызы димәк Алия!
– Илгиз белән Раушания икән әти-әнисе. Беләсеңме, әни? – ди улым.

Йөземнең төсе качканын улым белән ирем генә түгел, үзем дә сиздем кебек. Йөрәгем кага башлады, колактан чыга дип торам. Шул берничә секунд эчендә бөтен гомерем күз алдыннан узган кебек булды. Бөтен онытылган үпкәләр, күңелсез истәлекләр яңадан калкып чгыкты. Илгиз белән Раушания өйләнешеп, район үзәгендә яшәп калганнар дип ишеттергәннәр иде. Безнең улыбыз җәй көне дә йә тренировкада, йә берәр лагерьда, йә сборларга китеп бара иде, авылга сирәк кайта алды. Шуңа Алия авылга кайтып йөрсә дә, очрашканнары булмагандыр инде. Аралаша торгач менә шундый яңалыклар ачыкланган... Чынлыкта, нибары өч секунд баргандыр бу халәтем. Рәмис безнең авылныкы булмагач, ул бу гаиләне белми иде, әлбәттә. Икесе дә миннән җавап көтәләр...

– Ә-ә-ә-ә, Илгизләрмени... Әйе, бер чорда укыдык, беләм, күптән күрешкән юк, авылдашлар без, – дидем.

Улымнан нидер сорарга да, сорауларына җавап бирергә дә хәлем юк иде. Менә бөтен тәнем, аяк-кулларым таш кебек авыраеп калды. Йә, Аллам, ничек шушындый хәл килеп чыкты соң әле бу... Шәһәрдә ничә мең кыз бала яши, шулар арасыннан нәкъ менә Алия очраган бит улыбызга. Язмыш дими, нәрсә дисең инде. Аллаһның бер сынавыдыр. Ничек кенә дөрес итеп чыгарга бу хәлдән? Нинди сүзләр табарга? Араларын ничек аерырга? Әйе, әни кеше булсам да, мин эчтән генә бу хисләргә башка юл куймаска, мөнәсәбәтләрен еракка җибәрмәскә тырышу турында уйлый башладым. 

Улым, әлбәттә, минем кәефне сизде. Начар кешеләрме әллә, нигә шулай үзгәрдең дип тә сорап карады. Мин ничек тә сер бирмәскә, чынбарлыкны белдермәскә тырыштым. Улым дөресен белсә, бетте баш... Дөрес, миннән генә тормый шул, без капчыкта ятмый. Безнең яшьлек турында сөйләүчеләр табылачагында шигем юк иде. Әле бер ай гына очрашып йөргән бу кыз белән ничек араларын аерырга соң? Иң авыры – Рәмис тә барысын да белми бит. Аны да Алиягә каршы «котыртырга» туры киләчәк...

Иң беренче әни белән уртаклаштым кайгымны. Әнинең дә исләре китте. Шулкадәр туры килсә дә килер икән, ди. Очраклык кына түгел инде бу, күрәчәк, диде әни. Бернишләтеп булмый, алар икесе ике кеше, сезнең язмышка катнашлары юк, ди. Кыскасы, әни күнергә үгетли мине. Әлбәттә, тышкы яктан тыныч булырга, бернигә кысылмаска тырышсам да, эчтән янып-көйдем, Алияне алдан ук яратмадым, улымнан аерырга теләдем. Әле беренче курста гына булгач, бәлки үзләре үк аерылышыр дип өметләндем. Шәһәр тормышында кыз бала өчен кызыгырлык әйберләр күп...

8 Март бәйрәменә Алия авылга кайтмый икән, улыбыз аны безгә кунакка чакырасын әйтте. Шундук үзебезнең берәр кая барасы бар дип алдамакчы идем, әтисе миннән алдан ризалык биреп тә өлгерде. Ике көннән Алия безнең бусаганы атлап керде. Күңелемә бер дә ошамаслык бер кыз дип көткән булсам да, бер күрүдә үк ничектер йомшарып киттем. Нәкъ әтисе Алия! Бала шулкадәр дә әтисенә охшар икән. Оялып кына исәнләшеп керде, түргә чакырдык. Рәмис миңа шундук күз кызып алды, имеш, матур кыз сайлаган улыбыз. Әйе, Алия бер дә ошамаслык түгел иде. Үзен тыйнак тота, бик матур татарча сөйләшә (матур булмыйча, үзебезнең авыл сөйләме инде менә, якын), миңа ярдәм итәргә дип сикереп торып тәлинкәләрне дә җыеп алды... Башка бер очрак булса, мин дә ошатыр идем бу кызны. Илгиз белән Раушания кызы булмаса... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Анламадым. Нэрсэ булган алар арасында?

    Хәзер укыйлар