Логотип
Күңелеңә җыйма

Улым, бәхетле бул!

Сәрия, хисләргә бирелеп, 20 яшендә сукыр мәхәббәтнең корбаны булды, улы гөнаһлы мәхәббәтнең җимеше булып туды...

Сәрия улының очрашып йөргән кызын бер күрүдә ошатмады. Нигәдер хәйләкәррәк булып тоелды ул аңа. Белмим, әллә күңелендә көнләшү хисе уянды шунда... Замана кызлары бик үткер шул хәзер, яхшы егетләрне эләктереп алалар да кулларыннан ычкындырмыйлар, башкаларга да бирмиләр. Бер уйласаң, бу яхшыдыр да: Сәрия яшь вакытта кызлар үз бәхетләре өчен көрәшә белми иде, егетнең килгәнен тәрәзәгә карап көтеп утыралар иде. Хәзер дөньясы башка шул: яшьләр хисләрен яшерми, кызлар үзләре беренче булып сүз кушарга да оялмый. 

Сәриянең улы чибәр: ул буй, кыяфәт дисеңме, тач әтисенә охшаган инде, бер караштан кызларны үзенә әсир итә. Тик атасыз үскәнгәме, холкы гына бик басынкы булды... Әтисе Марат бик чибәр кеше иде, сүзгә кесәгә керми, харизмалы, матур итеп гитарада уйный. Сәрия, хисләргә бирелеп, 20 яшендә сукыр мәхәббәтнең корбаны булды, улы гөнаһлы мәхәббәтнең җимеше булып туды. Үкенәме? Яшь вакытта, әлбәттә, бик авыр булды аңа – елап чыккан төннәренең санын бер Аллаһы Тәгалә генә белә булыр... Өстәвенә, явыз кешеләрдән күпме авыр сүзләр ишетергә туры килде, гайбәтче хатыннарның теленнән төшмәде. «Бәлки, аборт ясаган булсам, минем тормышым барып чыгар, мин дә ирле булып яшәр идем», – дип уйлаган чаклары еш булды. Олыгая төшкәч кенә улының Аллаһы Тәгаләдән зур бүләк булуын аңлады. Хәзер ул алдагы көннәрен Айратсыз күз алдына да китерә алмый, алар бербөтен – бер җан, бер тән кебек. 

Сәрия улына биш яшь тулып киткәнче бала белән бер ятакта йоклады, башыннан сыйпап, кочаклап туя алмады. Әйтерсең иргә бирелә алмый калган мәхәббәт, наз тулысы белән баласына күчте. Ана кеше улының атасыз үсүендә үзен гаепле хис итте – күңел җылысы белән бергә, бар игътибарын улына юнәлтте – теләгән уенчыгын сатып алды, иң тәмле ризыкларны ашатты, капризларын үтәде. Сәрия баласына бервакытта да авыр сүз әйтмәде. Рәхмәт, Айрат аңлы бала булып үсте: әнисен яшьлек хатасы өчен битәрләмәде, атасын таптырмады. 

Марат хакында Сәрия улы белән бары бер тапкыр гына сөйләште. Айратка 10 яшь тулган көн иде, өй тутырып улының дуслары кунакка килде. Сәрия бәйрәмгә ныклап әзерләнде, үз кулы белән тәмле торт ясады, бәлеш пешерде. Малайлар-кызлар Айратка күп итеп бүләкләр алып килгән – барысының да кәефе шәп иде. Ашадылар, эчтеләр, музыка куеп биеп тә алдылар. Туган көн мәҗлесе бик күңелле узды. Ниһаять, кунаклар таралып, Сәрия өйдә улы белән генә калды. Айрат классташлары алып килгән бүләкләрне караган арада, Сәрия җиң сызганып өстәл тулы пычрак савыт-сабаны җыя башлады. 

Хатын эшен бетергәндә төнге сәгать 12 тулып килә иде. Залдагы утны сүндерер алдыннан, Сәрия гадәттәгечә, тыныч йокы теләргә улы бүлмәсенә керде. Айрат йокламаган, бүләкләр актарып утыра. Ана кеше әкрен генә бала янына килде, башыннан сыйпап, тыныч йокы теләде. Шул вакытта Айрат, әнисен шаккаттырып, күңеленең иң яшерен почмагындагы серенә кагылып, сорау яңгыратты: 

– Әни, минем әтием кем булган? Миңа аның турында сөйлә әле, – диде.

Бу сүзләрне улыннан күптән көтсә дә, Сәрия бу минутта югалып калды, нәрсә дип җавап бирергә белмәде, амагына әче төер тыгылды.

– Бик беләсең киләмени улым? – дип кенә сорый алды ул.

– Әйе, әни, бик беләсем килә, бик…

Айратның күзләре яшьле иде. Сания улын иңеннән кочаклап алды, маңгаеннан үпте.

Дөресен әйткәндә, бала бирәсе сорауларга җавапларны күңелендә күптән әзерләп куйган иде ул. Җаваплар төрле, улына чынбарлыкны яшереп, ялган легендалар уйлап тапкан иде. Әйтик, әтисе командировкага китеп, шунда вафат булып калган, хәрби хезмәткә ялланып геройларча башын салган, моряк булып ерак чит илләргә чыгып киткән, тагын әллә нәрсәләр... Ачы хакыйкатьнең бала күңелендә яра булып калуын теләми иде ана кеше. Ләкин алдауның бер ягы бар – дөреслекне кем дә булса баребер улына ачып салачак иде. Сәриянең мәхәббәт тарихын күпләр белә, шәһәрдә яшәсәләр дә, авылга туганнар янына еш кайтып йөриләр. Марат белән Сәрия мәхәббәте турында авыл гайбәтчеләре дә күптән сөйләп арыган, телләре кычытса, барыбер искә төшерәчәкләр иде.

Айрат әнисе сөйләгәннәрне бер сүз дәшмичә тыңлады ул төнне, артык сораулар бирмәде. Сәрия сизде: улы уйчанланды, әйтерсең бер елга түгел, ун яшькә олыгайды. Әтисез малайлар хәлен ятимнәр генә белә... Янәшәңдә тормыш сынауларына әзерләүче, авыр вакытларда яклаучы кадерле кешең булмаса, тилгәннәр шикелле ташланырга, чокырга теләүче кансызлар күп тирә-якта.... Әни – әти түгел, ул ата кешене алыштыра алмый. Әтисез малайларга тормыш сынаулары белән үзләренә генә көрәшергә туры килә, борыныңны җимерсәләр дә, кыйнасалар да, сине якларга әтиең юк, чөнки. Атасыз балалар – ярты ятим: бер канатлары сынык, күзләре сагышлы. Менә шундыйлар үзләре балигъ булып, гаилә корганда тормышка икенче төрле карыйлар инде, балаларын пар канатлы итеп күрергә телиләр. Әтисезләр, ятимнәр арасында аерылышучылар сирәк, диләр…

Сәрия баласына әти булырдай кешене эзләде, эзләмәде түгел... Ул эшләгән кибеттә сатып алучылар кибетчеләр белән сөйләшергә ярата иде, аеруча ир-атлар. Бервакыт прилавка янына озын буйлы кара бөдрә чәчле 40 яшьләрдәге ир кеше килеп басты...

(Дәвамы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ulym-baxetle-bul-1740605360.)

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/close-up-portrait-senior-woman_21081250.htm#fromView=search&page=8&position=7&uuid=f895fd41-8cb5-470d-b112-baad6e14156c&query=%D0%B7%D0%B0%D0%B4%D1%83%D0%BC%D1%87%D0%B8%D0%B2%D0%B0%D1%8F+%D0%BF%D0%BE%D0%B6%D0%B8%D0%BB%D0%B0%D1%8F+%D0%B6%D0%B5%D0%BD%D1%89%D0%B8%D0%BD%D0%B0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар