Логотип
Күңелеңә җыйма

Улым, бәхетле бул! - 2

(дәвамы)

башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ulym-baxetle-bul
 

Озын буйлы, кара мыеклы бу ир-кеше Сәриянең беренче һәм соңгы мәхәббәте Маратны хәтерләтә иде. «Әллә соң ничә еллар узгач, мине эзләп килгәнме», –дигән уй узды хатынның башыннан. Ләкин кибеткә кергән ир кеше бөтенләй башка кеше булып чыкты.  
 – Мин Сергей, сезнең исемегез ничек? – дип дәште ул гаҗәпләнүдән тораташ кебек катып калган сатучыга. Сәрия бу кешенең Марат булмаганына төшенгәч, аңына килгәндәй булды. 
– Обычно покупатели интересуются товарами, а не продавщицей! – диде ул тимер кебек коры тавыш белән. 
Хатын тышкы яктан тыныч күренсә дә, йөрәге күкрәк читлегеннән чыгардай булып тибә иде. Ир кеше бер коробка конфет сатып алды да, алган товарын яңадан сатучының кулына тоттырды.
– Вы очень красивая! Примите от благодарного покупателя, как презент!»
Ул көнне Сергей Сәрияне өенә кадәр озата кайтты. Очраклы танышу дәвамлы булып чыкты. Яңа танышы бер ел элек хатыныннан аерылган, бүгенге көндә тулай торакта бүлмә арендалап тора, ике баласына алимент түли. 
Ир сөйләве буенча, хатыны бик көнчел булган, Сергейның һәр адымын тикшергән: чалбар кесәләрен актарып, киемнәреннән помада эзе эзләгән. Яңа танышы әллә дөрес сөйләде, әллә ялганлады – Сәрия өчен бу табышмак булып калды. Яңа танышы хатынның ышанычын яуларга көчен кызганмады: беренче көннәрдә чәчәкләр бүләк итте, киноларга чакырды. Сәрия ир-ат назына сусаган иде, Сергей янәшәдә булганда үзен пар канатлы, бәхетле итеп хис итте. 
Ике атнага якын очрашып йөргәч, Сергей киемнәрен берничә сумкага төяп, хатын яшәгән фатирга күченеп килде. Ул вакытта хатынның әнисе үлгән, улы белән өч бүлмәле фатирда яшәп ятышы иде. 
Беренче вакытларда ир Сәриянең улына игътибарлы булды: бергәләшеп шәһәр стадионына футболга йөрделәр, телевизордан кино карадылар, шашка-шахмат уйнадылар. «Ниһаять, улым әтиле булды», – дип сөенеп туймады хатын. Ләкин бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, бераз вакыт яшәгәч, Сергей холкын күрсәтә башлады. 
Ялгыз хатын яшәгән йортта гел нәрсә дә булып тора: йә су краны ватыла, йә пычак үтми башлый. Сергейның хуҗалыктагы эшләргә исе китми иде, хатын күпме генә ялынмасын, булышырга ашыкмады. Эшләгән җирендә әллә кыскартуга эләкте, әллә үзе теләп китте – өйдән бөтенләй чыкмый башлады. Сәрия эшкә киткәндә ир ятакта йоклап кала, кайткан җиренә кәнәфидә җәелеп утырган килеш телевизор карап утыра, хәтта хатын ягына күтәрелеп карамый. Бу хәл Сәриянең ачуын чыгарды – өйдә ашарга пешмәгән, суыткыч буш. Сергей акча бирүне уйламый да – хатын эштән кайтканда ике пакет ризык алып кайта, ашарга пешерә, өй җыештыра... Ир дигән нәрсә тора-бара үзен бәйдән ычкынгандай эт шикелле тотты – юк-барга сәбәп табып Сәриягә бәйләнә, Айратка тавыш күтәрә. Йомшак күңелле булган улы үз эченә кереп бикләнде, кайвакытта бүлмәсеннән ашарга да чыкмый башлады. Көннәрдән бер көнне Айрат әнисенә ультиматум куйды: «Сергей абый өйдән чыгып китсен, китмәсә, үзем китәм!» – диде... 
Рәхәттә яткан ирне өйдән чыгарып җибәрү җиңел булмады Сәриягә, хәтта полиция чакыртырга туры килде. Ир хатынга дөньядагы иң начар сүгенү сүзләрен кычкырып, фатирдан чыгып китәргә мәҗбүр булды. Сергей киемнәрен сумкага тутырып чыгып киткән көн Сәрия өчен иң бәхетлеләрдән булгандыр: тизрәк, мастер чакырып, фатир ишегенең йозагын алыштырып куйдылар. 
Сәрия «ирләр белән башка бәйләнмәячәкмен», дип, үз-үзенә сүз бирде. Ул үзен улына багышлаячак, фатирына ят ирләрне аяк бастырмаячак. Аның йөрәгендә ирләргә карата өмет-ышаныч сүнде. «Миңа бу тормышка ир рәхәте тоеп яшәргә язмаган, мин балам өчен әни дә, әти дә булачакмын», дигән карарга килеп, язмышына язылганны кабул итте хатын.
Улына үз тормышы турында сөйләгәндә Сәрия кабаттан елларны кире чигереп яшьлегенә кайткандай булды… Гомер узса да, күңеле белән самими, кешеләргә ышанучан булып калды ул. «Акыллылар чит кешеләрнең ялгышларыннан сабак ала, акылсызлар үзенекеннән», – дип әйтәләр халыкта. Сәрия инде ничә тапкыр үз аяклары белән бер үк тырмага китереп баса, образлы итеп әйткәндә, күпме ялгышлык эшли. Акыллы кеше Сәрия урынында булса, әллә кайчан акылына килер, сабак алган булыр иде. Ләкин хатын гына һаман бер тырмага баса да баса, баса да баса... Ничек булса да улын саклыйсы иде – явыз, хәйләкәр кешеләрнең тозакларына гына эләкмәсен, бердәнбере...
Ире булырга тиешле кеше намуслы булып чыкмады, Сәриянең авырга узганын белгәч, ташлап китте. Маратның үзенең дә читтә өч баласы булуы ачыкланды, Сәрияләр яшәгән шәһәргә командировкага килгән кеше иде ул. Кызның 18 яшь тулган вакыты, кызарып пешкән алмадай вакыты... 
Сәрия Марат белән паркта танышты, чибәрлеген күреп башын югалтты. Егет тә тасма телле иде: «Син дөньяда иң матур, гүзәл кызларның берсе! Мин сиңа бер күрүдә гашыйк булдым. Син минеке генә булачаксың, – дип сайрады. 
Моңа кадәр егет кулы татып карамаган кыз, Марат сүзләреннән эреде дә китте. Күзләре көлеп торган, кара мыеклы егет бик юмалый белә иде, аңа чәчәк букетлары ташыды, өй каршындагы эскәмиядә гитарасын дыңгырдатып төне буе җырлап чыга иде...
(Дәвамы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ulym-baxetle-bul-3.)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар