Логотип
Күңелеңә җыйма

Уйнаштан туган 7

Ул елларда очрашып йөргән гашыйк парлар үбешү түгел, бер-берсенең күзләренә күтәрелеп карарга да кыймаганнар.

(Дәвамы. Башыhttp://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uinastan-tugan

                             http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uinastan-tugan-2

                             http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uinastan-tugan-3   

                            http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uinastan-tugan-4 

                            https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uinastan-tugan-5 

                           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uinastan-tugan-6 )

Шәһәрләрдә ничектер, ә менә авылларда яшьләр арасында әдәплелек, инсафлылык төшенчәләре беренче урында торган. Берәр атна озатышып йөргәч кенә егет кызның кулларыннан тоту бәхетенә ирешкән. 

Кызына карата бик кырыс була Гөлҗамал: хәтта кичке уеннарга да сирәк чыгара. Ана күңеле сизә, диләр... Ләкин күрәчәгең булса, язмышны үзгәртә алмыйсың. Ул кичне киенеп-ясанып клубка чыгып киткән кызын анасы туктатмаган, шәһәр егете озата кайтканын да шәйләми калган. Кунак егетенең беренче төнне үк кызының иреннәреннән, муеныннан үпкәнен белсә, Гөлҗамал Санияне өйдә бикләп тотар яисә идән астына ук төшереп, чыгу юлына авыр агач сандыкны бастырып куяр иде! 

Кызның колагына әрәмә буеннан ишетелгән сандугач тавышына кушылып кунак егетенең серле тавышы яңгырады: «Мин сине бер күрүдә үк яраттым. Тормышымны синнән башка күз алдыма китерә алмаячакмын. Сиңа өйләнәчәкмен, карышма!»

Сания, спортчы егетнең көчле кулларыннан ничек ычкынырга тырышмасын, берни эшли алмады – ул үзен капкынга эләккән кечкенә тычкан баласы кебек хис итте. Кыз карышкан саен, егет аны тагын да катырак кочаклады сыман. Сания Әнәснең кайнар кочагыннан ничек котылганын, ничек йорт капкасын ачып, өйгә килеп кергәнен дә сизми калды. Аның озын чәчләре тузгыган, күлмәк сәдәфләре ычкынган иде. Санияне анасы шушы хәлдә күрсә, нәрсә булып бетәр иде икән? Ләкин өйдәгеләр, җиденче төшләрен күрә-күрә гырылдап йоклый иде. 

Әти-әнисен уятмаска тырышып, кыз аяк очларына гына басып караваты янына килде, күлмәген салды. Чуалган уйларын ничек кенә тәртипкә китерергә тырышса да, озак тынычлана алмады ул. Күзләрен чытырдатып йомса да, йокыга китә алмады. Күз алдыннан Әнәс китмәде. «Мин сине бер күрүдә яраттым!» – диде ул... Сания дә аңа бер күрүдә гашыйк булды. 

Иртәнге намазга чакырып, урамнан азан тавышы ишетелде, ике сәгатьтән сызылып таң атты. Саниягә караватыннан торып, эшкә тотыныр вакыт җитте: сыер савып көтүгә куу – аның вазыйфасы...

Кыз кич җиткәнен зар-интизар булып көтте. Өйлә вакытында озын чәчләрен тотам-тотам итеп җыеп, бигудига урады, тасмаларга кушып үрде. Аның кичке уенга күзләрне камаштырырдай матур булып чыгасы килде. Көне буе кунак егетне уйлап йөрде ул. 

Менә әкренләп көн кичкә авышты, авыл халкы югары оч тавына көтү каршы алырга җыелды. Башына яулыгын урап, Сания дә «Сөтләч» исемле сыерларын каршы алырга килде. Койрыгын болгап чебен куып атлаучы сыерга тал чыбыгы белән суккалап атлады. Хайванны абзарга куып керткәч, чуар халатын киеп сыер саварга әзерләнде. Мунчала белән ышкып чистартылган чиләкне алып, сыер янына чүгәләде. Хайванның җиленнәрендәге сөт тулып ташкан: чып-чып итеп җиргә тама... Җылы су белән җиленнәрне яхшылап юды, саварга җайлы булсын өчен, вазелин сылады. Сыер, мөгри-мөгри, алдына салган яшел печәнне чемченә. Саниянең бармаклары аша чиләккә чың-чың килеп, парлы сөт ага башлады. Абзарда яшәүче мәчеләр, тәмле сөт исен сизеп, Сания янына килеп утырдылар, үзләренә сөт салып биргәнне көтәләр. Яңа савылган җылы сөт марля аша сөзелеп, пыяла банкаларга урнаштырылды, колхозга тапшырырга дигәне бидонга салып, салкын келәткә чыгарып куелды...

Бакчада үскән яшелчәләргә кояшта җылынып торган кисмәктәге суны сипкәч, Сания клубка чыгарга әзерләнә башлады: Сабан туена дип махсус сатып алган алсу төстәге күлмәген киде, бөдрәләнгән чәчләрен тарады. Көзгегә карап үз-үзенә озак сокланды ул. Чибәр, бик чибәр иде Сания. Юктан гына кунак егетенең башын әйләндермәгән бит ул, бер күрүдә гашыйк иткән!

Ул вакытларда авылларда яшьләр күп: өй саен дүрт-биш бала тәрбияләнгән. Клублар да яшьләр белән шыгрым тулы: егетләр-кызлар гармунга кушылып җырлаганнар, магнитофоннан агылган музыкага «шейк» биегәннәр... 

Ул кичне дә авыл яшьләре клубка ашыга: түгәрәкләр ясап бииләр, җырлыйлар. Кунак егете дә килгән: Саниядән күзләрен алмый. Матур итеп киенеп, уенга килгән кызга карап елмая ул. Менә залда талгын музыка яңгырады, егетләр-кызлар парлашып бии башлады. Әнәс Санияне биергә чакырды. Көчле куллары белән нечкә биленнән кочты. Бию тәмамлангач та, егет кызны үз яныннан җибәрмичә, кулларыннан тотып торды.

Мәхәббәттән исергән егет белән кыз клубтан чыгып киткәндә, артларыннан көнләшеп карап калучылар да булды.

Сания белән Әнәс мәхәббәте ике елга сузыла. Егет авылга еш кайтып йөри. Кызга бүләкләр, тәмле конфетлар алып кайта. Әнәс Казанда чакта бер-берсенә хатлар язышып, открыткалар җибәреп торалар. 

Мәктәпне тәмамлагач, Сания Казанга китеп техникумга укырга керә. Гөлҗамал ничек кенә үгетләмәсен, кызын авылда калдыра алмый. 

Сания тулай торакка урнаша, студент тормышы башлана: бер бүлмәдә дүрт кыз яшиләр. Кыз атна саен авылына кайтып йөри, үзе белән итен-маен алып килә. Әнәс тулай торакка еш килеп йөри, кинога, кафега чакыра. Ләкин гөнаһлы мәхәббәт үз җимешләрен бирә: имтиханга әзерләнгәндә Сания аңын югалта, ашыгыч ярдәм машинасын чакырырга мәҗбүр булалар. Кызны хастаханәгә алып китәләр. Анализлар алгач, табиб Саниянең авырлы булуын хәбәр итә. Беренче елын укыган Сания өчен бу көтелмәгән яңалык була, ул бу хакта әти-әнисенә әйтергә курка. Саниянең авырга калуын белгәч, Әнәс куркып кала, өйләнергә җыенмавын әйтә, янына килми башлый. Кыз егете яшәгән йортка берничә тапкыр барып караса да, ишекне ачучы булмый...

– Анаң балага узганын бездән яшереп йөрде, без сизмәсенгә корсагын яулык белән урап йөргән. – дип сөйләде Гөлҗамал карчык. 

Шулай да Сания әнисенә хәлен сөйләп бирергә мәҗбүр була. Усаллыгы белән авылны дөрләткән Гөлҗамалның бу хәлләрдән соң чәче агара. Егетнең баладан баш тартканын аңлагач, тиз арада баладан котылу юлларын эзли башлыйлар.

(Ахыры бар.)

Фото: Изображение от Racool_studio на Freepik

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Тагын язви инде, ачулансагыз да. Клубларда "шейк" биеп йөргән чакларда, авылда азан яңгырамый иде бит әле. Мәчетләр дә юк иде. 90 ел урталарында гына барлыкка килә башладылар. "Шейк" - 70 еллар биюе

    Хәзер укыйлар