Логотип
Күңелеңә җыйма

Уйнаштан туган 3

Үги аталарның, бәлки, яхшылары да буладыр. Әмма кызның йөрәге сизә: Гаяз аны яратмый.

(Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uinastan-tugan)

                            http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uinastan-tugan-2

Күңеленә авыр чакларда Регинаның бердәнбер юанычы – Акколак исемле песие. Кыз аны бәләкәй чагыннан ашатып, тәрбияләп үстерде. Акколак аның өчен сердәш кебек – чын дус. Мәче төннәрен кыз янына килеп, кочагында изрәп ята, назлы мырылдавы белән тынычландыра. Алар әле дәвалау сәләтенә дә ия, бу хайваннар кешенең чирләрен сизә, күңел халәтләрен тоемлый. Кайсы әгъзаң авыртса, шул якка ята. Регинаның еш кына эче авырта. Табиблар кызның ашказанында гастрит таптылар, майлы ризык ашамаска, борчылмаска куштылар. Кеше күп борчылса да ашказаны авырта икән. Кыз авырганда Акколак әкрен генә килеп, Регинага сыенып ята – икенче көнне үк авыру юкка чыга. Кайбер төннәрдә Регинаның күкрәк өстенә менеп бөгәрләнеп йокларга ярата ул. Җанындагы борчуларын сизә бугай: сагышларын үзенә суырып алмакчы буладыр, кыз гына бала акылы белән моны аңлап бетермидер!

Үги аталарның, бәлки, яхшылары да буладыр. Әмма кызның йөрәге сизә: Гаяз аны яратмый. Ул үги кызына көнләшү хисе белән карый. Хатынын Регинадан көнли, игътибарның үзенә генә булуын тели. 

Авырган вакытларда Гаяз бала шикелле көйсезләнә: караватыннан да тормый – ашарга, эчәргә янына алып киләсе. Хатынын үзеннән бер адым да җибәрми. Сания ире янында юла кебек бөтерелепме-бөтерелә: туңдыргычтан кышка дип әзерләнгән җиләкләрне чыгара, чолан диварларындагы кипкән бөтнек яфракларын өзеп алып керә. Термоска лимон, мәтрүшкә, бөтнек, кипкән җир җиләкләрен салып чәй пешерә. Ире муенын шарф белән урап, «үләм, үләм», дип, караватында ыңгырашып ятканда, барысы да аны жәлләргә тиеш. Сания ирен тизрәк терелтер өчен тырыша: газетадан укыган рецептлар белән төнәтмәләр әзерли. Тамак чайкатыр өчен кәстрүлдә су кайната, ромашка, шалфей үләннәре салып төнәтә, соңрак шушы сыекчага кашык белән изеп фурацилин төймәсенең вакланган онын сибә.

Гаяз, 10 минут узган саен, градусникны култык астына кыстырып, температурасын тикшереп тора, ярты сәгать саен тамак чайкый, авызындагы суны караваты янында торган чиләккә түгә. Бу вакытларда Саниянең күзенә берни күренми, бәләкәй Фоатны ашату, көйләү тулысы белән Регинага күчә. Үги ата авырган вакытларда идәнне үги кызыннан көнгә ике тапкыр юдыртып тора, алай итсәң, микроблар үлә, дымлы һава файдалы, янәсе... 

Сания белән Гаяз бер-берсен яратсалар да, тыныч яшәмиләр. Аларның мәхәббәте хискә корылган: бер-берсеннән көнләшәләр, авыр сүзләр әйтешеп кычкырышалар да, берничә көн сөйләшми йөриләр. Гаиләдә хатын-кыз сабыр булганда гына тормыш бара, дип, юкка гына әйтмәгәннәрдер. Ләкин бу сүзләр Сания турында түгел: ул авызын кирәк вакытта ябып кала белми. 

Бер көнне авыл кибетендә хатын-кызлар сөяркәләре булган ирләр турында сөйләшкәннәр. Күптән түгел генә иреннән аерылып кайткан Газизә исемлесе дальнобойщиклар турында гайбәт җиткергән: имеш, аларның күбесенең шәhәр саен хатын, читтә үсүче балалары да бар икән... Алай гына да түгел, ерак юлларда ялгыз гына күңелсез булмасын өчен, тәнен сатып көн күрүче кызларны машинада утыртып йөриләр, ди. Андый җилбәзәк кызлар трассаларда машина көтеп басып торалар, яхшы гына акча эшлиләр икән. Араларында ниндиләре генә юк: яше, карты, ябыгы, юаны. Ниндиләре генә юк... Машина килеп туктауга, шофер алдына унлап кыз тезелеп баса: ир-ат күңеленә хуш килгән кызны үзе сайлап ала, сутенерларына бик күп акча түләп калдыра икән.

Көнче Саниягә бу сүзләрне ишетү җитә калган – кан басымы күтәрелгән, йөрәге урыныннан купкан. Каны кызып, пыр тузынып, өенә кайтып җитүен сизми дә калган. 

Йортка кайтып кергәндә Гаяз караватында гырылдап йоклап ята иде. Ләкин бу күренеш Санияне ярсуыннан туктата алмады: «Оятсыз, син дә трассадагы кызларны машинаңа утыртып йөрисеңме?» – дип, иренең чәчләренә килеп ябышуын сизми дә калды. Юлда йөрүче дальнобойщиклар тормыштагы төрле хәлләргә әзер, аларга бер белмәгән җирләрдә, урман-кырларда туктарга туры килә. Шофер йокласа да, ми күзәнәкләре уяу: юлда һөҗүм итүче бандитлар булуы мөмкин, һәрнәрсәгә әзер булып торырга кирәк.
Бер мизгел эчендә Гаяз яткан җиреннән сикереп торды, көнләшүдән шашкан хатынына авыр йодрыгы белән китереп сукты. Ир белән хатынның сугышуларын Регина үз күзләре белән күреп, тизрәк энесен җитәкләп бүлмәсенә кереп бикләнде. Өйдәге тавыш малайга да авыр тәэсир итте: ул бар тавышына кычкырып елап җибәрде. 

Ачуы чыккан Гаяз тиз генә тынычланмады: бүлмәдәге өстәлне, урындыкларны әйләндереп каплады, йодрыгы белән сугып шкаф ишеген каерып төшерде. Бу вакытта Регина энесен кочаклап үз бүлмәсендә утырды, Алла сакласын, шашкан ирдән теләсә нәрсә көтәргә була, кызга да сугып җибәрүе бар... 

Ир белән хатын ничек кызып китсәләр, шул арада дуслаштылар да. Ни өчен сугышканнарын онытып, өстәл янына чәй эчәргә утырдылар.

Кайчак Регина әнисен жәлләп тә куя, хатын-кызга кул күтәрүче ир белән ничек яшәмәк кирәк, дип уйлый. 

Үги атасы командировкага киткән вакытларда Регина тынычланып кала: әнисе дә кызына игътибар бирә, бер дә юктан килеп кысып-кысып кочаклап ала. Кайвакыт әнисенең моңсуланып утыруын күрә кыз, ана кеше кызына ниндидер серен сөйләргә тели кебек, ләкин нәрсәдер туктатып кала сыман... 

Мәктәптә макулатура җыярга фәрман чыккач, Регина шкафта булган барлык иске журнал, дәфтәрләрне актарып, кирәкле-кирәксезгә аерырга булды. Сыйныфлар арасында ярыш бара, кем күпме тапшыра – махсус дәфтәргә теркәп барачаклар икән. Макулатураны район үзәгеннән машина белән килеп алачаклар ди. Иң күп кәгазь тапшырган укучыга махсус бүләк тапшырачаклар. Регинаның бик җиңәсе килә, шуңа өйдәге барлык иске китап-журналларны бер җиргә өеп куйды. Чормадагы иске китапларны да искә төшерде. Сөяп куелган иске агач баскычтан сак кына атлап өскә күтәрелде, менә ул чормада. Монда күптәннән кеше-кара булмаган, Регинаның кара чәчләре пәрәвезләргә уралды. Чорма ярыкларыннан саран гына кояш нурлары үтеп керә, тузан белән капланган такталарга куна... Кыз иске паласлар, киемнәрне аралап, яшел төстәге чемоданны табып алды. Бу чемодан әнисенеке, кыз вакытта ул аның белән шәһәргә чыгып киткән... Хәзер кирәксез хәлдә моңсуланып тузан җыеп ята әнә. Чыгарып ташларга да кызганыч, кулланырга да яраксыз. 

Регина чемодан өстендәге тузан катламын сыпырды, сак кына тимер бикләрен ычкындырды. Ул иске журналлар, дәфтәрләр белән шыплап тулган иде. Кыз иске китапларны кулына алып, битләрен актара башлады. Чү... Шул вакыт бер иске китап эченнән фотосурәтләр, открыткалар коелды. Кызыксынып, фотосурәтләрне дикъкать белән карарга кереште. Үз күзләренә ышанмыйча өнсез калды: фотоларда әнисе таныш булмаган егет белән кочаклашып тора. Фотодагы егеттә үз чалымнарын күрде ул.

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uinastan-tugan-4

Фото: Изображение от Racool_studio на Freepik


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Дәвамын көтеп арып беттек инде

    Хәзер укыйлар