Логотип
Күңелеңә җыйма

Уйнаштан туган 2

Гаяз белән Сания мунчадан кайтып кергәндә урамда караңгы төшә башлаган иде инде.

(Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uinastan-tugan)

Иң беренче булып ишектән аh-уh килеп Гаяз килеп керде, артыннан башына сөлгесен ураган хатыны күренде. Алар өйгә килеп керү белән кухняга юнәлделәр. Ирнең әлсерәве җиткән иде булса кирәк, дивардагы кадакта эленеп торган җиз тустыганны алып, кисмәктән су чумырып алды да голт-голт итеп эчеп җибәрде. 

– Мунчаның пары шәп булды, иртәгә тагын кайнарлатып алырбыз, – дип сөйләнде ул.

Өстәл түрендә утырган табадагы бәлеш суынып өлгергән иде инде. Сания җәһәт-җәһәт атлап, газ плитәсен кабызып, табаны ут эстенә куйды. Мунча икесенең дә аппетитын кузгаткан иде, ахрысы: ир белән хатын бер утыруда зур бер бәлешнең башына җитә яздылар. 

Регина бар игътибарын туплап дәрес әзерли, тик энесе Фоат тәмам зиһенен чуалта: кызның кулыннан йә дәфтәрен тартып ала, йә каләмен. Кыз энесен үз яныннан куарга тели, ләкин малай үҗәтләнә генә бара. Регина, түземлеге бетеп, баланы кисәк кенә үзеннән этеп җибәрде, малай, идәнгә егылып, еларга тотынды. Фоат бәләкәй булса да, таза малай, тавышы тамак төбеннән чыга. Елый башласа, өй янындагы агач ботагына кунган каргалар аның тавышыннан куркып очар, билләһи!

Бала елаган тавышны ишетеп, бүлмәгә үги ата атылып керде. Идәндә аунаган Фоатны кулына күтәреп алды да, ачудан Регина авыртуга чыдый алмыйча, үги аның чәчләрен авырттырып, кулы белән йомарлап тотты.

– Нигә син энеңне кыерсытасың, уйнаштан туган! – дип, толымыннан тартты. Бер тотам чәч тамыры белән йолкынып чыкты бугай, Регина авыртуга чыдый алмыйча, кычкырып елап җибәрде, үги атаның кулларын үзеннән этеп җибәрергә талпынды. 

– Ул миңа дәрес әзерләргә комачаулый, – дип, яшь аралаш акланырга тырышты.

Үги ата улын кулына күтәреп, бүлмәдән чыгып китте. Бу хәлләрне күреп торган Сания, кызын яклап бер сүз әйтмәде. 

Регинада дәрес әзерләү кайгысы юк иде инде, ул мендәрен кочаклаган килеш караватына ауды. «Уйнаштан туган, уйнаштан...» Кызның башында үги атасының карлыккан тавышы яңгырады. Төне буе үксеп елап чыкты, аның өчен яшәүнең мәгънәсе калмады сыман. 

Сәгать телләре төнге икене күрсәтеп, даң-доң кага, күрше бүлмәдә үги атаның гырылдаганы ишетелә. 

– Кызым, йоклыйсыңмы?

Регина янына әкрен генә кара шәүлә килеп басты: әнисе икән. Сания күз яшьләренә буылып елап яткан кызы янына килеп утырды, кытыршы куллары белән Регинаның чәчләреннән, җилкәләреннән сыйпады. Әнисенең назына җавап бирмәде кыз, бу куллар ят булып тоелды аңа, бар гәүдәсе белән йорт бүрәнәләренә елышты.

– Кызым, син әтиеңә үпкәләмә, ул кызып китте, – дип пышылдады Сания. 
– Әти түгел ул миңа, мин уйнаштан туган! – дип җавап бирде кыз. – Кайда минем үз әтием? Минем аның янына китәсем килә. 
– Юкны сөйләмә, Гаяз безнең өчен көн-төн эштән кайтып керми, ул булмаса ачтан үләр идек!

Сания кызын башка тыңлап тормады, әкрен генә торды да сак кына бүлмәдән чыгып китте.

Көннәр үткән саен, Регинада биологик әтисен эзләп табу теләге көчәя генә барды. Инде күнде ул: үги атасы аны беркайчан да яратмаячак. Күңелен ачыткан хәсрәте башка аның: ире янында булганда әнисе үзен салкын тота, кайвакытта сорауларына да җавап кайтармый. Регина үзен беркемгә кирәксез җан итеп тоя. Аның бу өйне ташлап, еракларга чыгып качасы килә. Их, белсә иде атасы яшәгән йорт адресын, ике уйламый киемнәрен сумкасына тутырып, авылга килгән беренче автобус белән юлга кузгалыр иде. Әтисе шәhәрдә яшидер... Регинаның да калада гомер итәсе килә. Биек йортлардагы фатирларда яшәр өчен бар уңайлыклар тудырылган, диләр: мунчага су ташыйсы, бакчада казынасы юк. Шәhәрдә яшәсә, ул бөтен булган вакытын, көчен белем алуга, спорт түгәрәкләренә йөрүгә багышлар иде. Кызны күңелендәге якты, әмма өметсез хыял йөртә, ул бу хакта классташ кызларына да әйтергә ояла. Мөмкинлеге булса, үзен спортка багышлар – гимнастка булыр иде. Үги атасы телевизордан спорт тапшыруларын карарга ярата. Олимпиада вакытларында өйдәге бар эшләрне ташлап, гәүдәсе белән телевизор экранына кереп китәрдәй булып, бадминтон, чаңгыда шуу ярышларын карый. Үзебезнең илдән килгән спортчылар өчен җан ата. Гимнастлар чыгыш ясаган вакытта Регинаның йөрәге читлектәге кош шикелле ярсып тибә башлый: әнә ничек матур бөгелеп-сыгылалар, ул пластика, ул артистизм! Аһ, бу кызлар шәhәрнекеләр бит, спорт белән шөгыльләнергә акчалары да, мөмкинлекләре дә бардыр. Ә Регина яшәгән авылда бары бер клуб, бер медпункт, кечкенә генә мәктәп. Укытырга укытучылар җитмәгәнне, кайдан килеп тренерлар булсын инде! Балаларга түгәрәкләр, спорт үзәкләре турында хыялланырга гына кала. Ходай кушса, Регина мәктәпне тәмамлауга шәhәргә китәчәк, укытучылар әзерли торган педучилищега документларын тапшырачак. Күрше Роза мәктәпне тәмамлагач, шушы уку йортына керде. Хәзерге вакытта район үзәгендәге бер мәктәптә балалар укыта. Ел саен диңгезгә бара, матур киенә, машина алырга да җыена ди. Укытучыларның хезмәт хакы зур булмаса да, тормыш алып барырга җитә, диләр. Регинаның тагын бер хыялы – диңгезне күрү. Ул эшли башлагач, беренче хезмәт хакын туздырмаячак, диңгезгә баруга тотачак. Тормыш никадәр кырыс, авыр булмасын, кеше киләчәккә өмет белән яшәргә тиеш, диләр. Регинага хыяллары яшәргә көч бирә, күңелендә өмет чаткысы кабыза. Китәчәк ул, Алла бирса, китәчәк. Ул киткәч, өйдә беркем хафага төшмәс, бәлки, шатланырлар гына. Үги атасының күзендә кара тап булып ятмас, әнисенә дә яшьлектәге хаталарын искә төшереп торучы кеше булмас... 

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uinastan-tugan-3)

Фото: Изображение от Racool_studio на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар