Логотип
Күңелеңә җыйма

Тест: Ә СЕЗ ГАЙБӘТ СӨЙЛИСЕЗМЕ?

Исегезгә төшерегез әле, сезнең ничә тапкыр ке­ше серләрен яисә башкалар ту­рында гайбәт сөйләгәнегез бар? Гаебегезне таныйсызмы? Әйдәгез әле тикшереп ка­рыйк, сез — гайбәтчеме?


– Берәр вакыт лифтта чит кешеләрнең сөйләшүен тыңлашып, үз катыгызны узып киткәнегез бармы?

– Нинди дә булса яңа хә- бәр ишетү нияте белән урамда танышыгызны очратуга өмет­ләнәсезме?

– Күршегезнең ничек, нәрсә киенеп йөрүе турында кемгә дә булса сөйлисезме?

– Яңа гына ишеткән сер­не кемдер белән уртаклашу өчен телегез кычытып торамы?

– Сез Ләйләгә Наилә­нең суыткычында нәрсә барын сөйлисезме?

– Дустыгызның гадәтлә­рен кем белән булса да тикше­реп сөйләшәсезме?

– Телефоннан сөйләш­кәндә сөйләр сүзегез бетеп
туктагач, үзегездә канәгать­сезлек сизәсезме?

– Нинди дә булса кичәдә иптәш кызыгызның сезнең күлмәкне киеп килүен сиздер­тер идегезме?

– Әгәр дә кибеттә сезнең танышыгыз зур сумма түләсә, башка Танышларыгызга бу ту­рыда сөйләр идегезме?

– Күрше хатынның бан­даж киеп йөрүе турында баш­каларга сөйләр идегезме?

– Кешенең хуҗалык сум­касында нәрсә барлыгы сезне кызыксындырамы?

– Әгәр дә сез иптәш кы­зыгызның егетен башка бер кыз белән очратсагыз, бу яңалыкны башка танышлары­гыз белән уртаклашыр иде­гезме?

– Нинди дә булса кунакта үзегезнең барсыннан да күб­рәк сөйләшүегезне сизәсез­ме?

– Кемнең дә булса сезгә, телең озын, дип әйткәне бармы?

– Танышларыгызның фатирындагы тәртипсезлек, шакшылык турында |семгә дә булса әйткәнегез бармы?

Тест нәтиҗәләре:

– һәр «Әйе» җавабы бер очко булып санала.

– 0 дан 5 кә — сез гай­бәт сөйләүче түгел (дөреслек өчен артык яхшы булу түгел­ме).
 
– 6 дан 10 га — гайбәт сатуга намусыгыз каршы ки­лә.

– 11 дән 15 кә — сез баш­лангыч гайбәт сөйләүче.

 16 дан 30 га — сез баш гайбәтче (дусларыгыз һәм ту­ганнарыгыз турында барлык ваклыклар белән сөйләргә әзерсез, шуның өчен сез һәр­вакыт теләп алынган кунак).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гайбэдче - Гомере буе айбэтче булып кала , ул Анны канына , анына сенгэн , Кырып юсанда бетэчэк тугел ,,,

    Хәзер укыйлар