Логотип
Күңелеңә җыйма

Сыналган йөрәк 9

Бөтенләй таныш булмаган кешегә бурычка акча бирүен әти-әнисенә дә, дус кызларына да, коллегаларына да әйтмәде Эльмира. Руслан Мәскәүгә киткәч, күңелендә сүз белән аңлатып бирә алмаслык халәт кичерә башлады: кыз әйтерсең кисәк кенә айныгандай булды, тирән йокыдан уяндымыни...

Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak

                         http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak-2

                        https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak-3

                        http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak-4

                        https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak-5

                       http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak-6

                       https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak-7

                       https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak-8

 

Ярты ел элек, терлек ите сатылгач, әтисе Эльмирага 700 мең сум акча алып килде: «Авылга гел дә гел автобуска белән кайтып йөрисең, үзеңә машина алу ягын кара, вакытыңа экономия булыр, авылдан ит, бәрәңге, йомырка, сөт алып китәрсең. Безгә Казан юлын таптау җиңел түгел, машина йөртергә праваң бар, үз транспортыңны булдыру ягын кара. Бу акчаларны туздырма, тизрәк банкка салып куй, процентлары арта торсын», – диде.

Кыз үзе дә хезмәт хакының бер өлешен кертемгә урнаштыра бара. Китапханәдә хезмәткәрләрнең айлык хезмәт хаклары мактанырлык түгел, шулай да квартал саен, ел ахырында премияләр булып тора. Гаиләсе, балалары булган кешеләргә авырга туры киләдер, ләкин Эльмира шикелле ялгызларга очын-очка ялгап яшәргә җитә. Китапханәчеләр зарланмый. Акчаны туздырмыйча, тиенен-тиенгә җыеп барсаң, елына бер тапкыр Төркиянең 3 йолдызлы курортында атна-ун көн ял итеп кайтырга да була. Китапханәдә эшләүче кызлар шулай итәләр дә: ашамаса ашамыйлар, диңгезгә барып кайтыр өчен мая туплыйлар. Эльмира да күп тапкырлар чит илгә ял итәргә барды. Башкаларга караганда аңа җиңелрәк – әти-әнисе, абыйлары акча, продукция белән ярдәм итеп тора. Башка кыз-егетләргә авырга туры киләдер, хәзерге тормышта кызыктыра торган нәрсәләр күп – кибетләргә керсәң күз камаша, кафе-рестораннардагы затлы ризыкларны татып карыйсы килә...

Яңа машинада утырып йөрү хыялда гына калыр микән? Алган-алган затлырак машина сатып аласы килә, тик салоннарда бәяләр көн саен артып тора. Әтисе яңа ел алдыннан берничә яшь үгезне итлеккә тапшыргач, машина алмый калмабыз, дип ышандырды.

Банк хезмәткәренең сүзләре Эльмираны уйлар дөньясыннан чынбарлыкка кайтаргандай булды:

– Пачкаларда акчалар саналган. Теләсәгез, кәгазьне ертып тагын бер тапкыр саный аласыз.

Кыз каршы килүен белдереп, башын чайкады. Аңын томалый барган шикле уйлар агымыннан куркып, тизрәк акчаларын полиэтилен пакетка салды да, кабинкадан чыгып китте.

Урамда аны Руслан көтеп тора иде.

– Бар да яхшымы? – дип сорады ул, кызның битеннән үбеп алып.

– Әйе, мин вкладтагы бар булган акчаны алып чыктым. Минем өчен борчылма, иң мөһиме: проблемаларыңны тизрәк хәл ит!

Руслан кызны кочаклап алып күкрәгенә кысты:

– Рәхмәтемне ничек итеп белдерергә дә белмим... Иң авыр чагымда ярдәм кулыңны сузасың... Бер атнадан югары процент белән кайтарачакмын, ышан миңа – диде ул.

– Ышанам, кадерлем – дип җавап кайтарды кыз. Мәхәббәт ышанычсыз була алмый...

Русланның күзләрендә яшь бөртекләре күренде, ул елаганын күрсәтмәскә тырышып, башын аска иде. Ишетелер-ишетелмәс тавыш белән кызга кабаттан эндәште:

– Эльмира, кадерлем, мин бит ир кеше, оят... Сине юлымда очратмаган булсам, ничек бу проблеманы хәл итәр идем – башыма да сыймый. Хәзер тормышымны синнән башка күз алдыма да китерә алмыйм... Зинһар, ташлама мине... Иртәгә иртә белән самолетка утырып, Мәскәүгә – партнерлар белән килешү төзергә очам... Акчаны Мәскәү банкы аша күчерәчәкмен. Бер атна озак вакыт түгел, ләкин минем өчен ул мәңгелек булып тоелачак... Син мине көтәрсеңме, сагынырсыңмы? Бел – буш кул белән кайтмаячакмын, Мәскәүдән никахлашу балдагы алып кайтачакмын. Кибеттән иң затлысын, бриллиант кашлысын сайлаячакмын...

Руслан Эльмираны тагын да катырак итеп кочагына кысты, бармаклары белән чәчләрен аралый-аралый сыйпады, хисләр ташкыныннан түзә алмыйча биленнән тотып зыр-зыр итеп әйләндерә башлады.

Егетнең назы, аның ягымлы сүзләре Эльмираның күңеленә сары май булып ятты, бу минутларда ул үзен дөньядагы иң бәхетле кеше итеп хис итте. Руслан сүзен дәвам итте:

– Син банкта чакта мин кибеткә кереп яхшы вино сатып алдым, Мәскәүгә китәр алдыннан икәүдән-икәү утырып алырбыз. Шәм яктысында талгын музыка көенә сине кочагыма алып биисем килә...  Мин бит сине бер атна күрмәячәкмен, ничек түзәрмен... Әйдә тизрәк өйгә кайтыйк, – диде ул.

...Икенче көнне иртә таңнан Эльмира сөйгәнен Мәскәүгә озатып калды.

Бөтенләй таныш булмаган кешегә бурычка акча бирүен әти-әнисенә дә, дус кызларына да, коллегаларына да әйтмәде Эльмира. Руслан Мәскәүгә киткәч, күңелендә сүз белән аңлатып бирә алмаслык халәт кичерә башлады: кыз әйтерсең кисәк кенә айныгандай булды, тирән йокыдан уяндымыни... Күңелендә шикләнү, борчылу хисләре барлыкка килде. Әйтерсең Руслан белән уздырган вакыт чынбарлык булмаган, ә татлы йокыга талып, матур төш күреп яткан.

Кызның акылы белән йөрәге арасында бәхәс купты. «Нишләдем мин? Бер белмәгән кешегә ничек ышана алдым? Әти-әнисе, абыйлары белән киңәшмичә 1 миллион сум акча тоттырып җибәрдем? Ичмасам, нотариустан расписка булса да алмадым.

(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар