Хәзерге заманда тормышыбызны социаль челтәрләрсез күз алдына да китереп булмый. Кызлар-егетләр, апалар-абыйлар, өлкән яшьтәгеләр – барысы да телефонда утыра...
Хәзерге заманда тормышыбызны социаль челтәрләрсез күз алдына да китереп булмый. Кызлар-егетләр, апалар-абыйлар, өлкән яшьтәгеләр – барысы да телефонда утыра. Ватсап группаларын әйткән дә юк. Аш-су осталары, гармунчылар, шигърияткә гашыйклар, пивоманнар, спорт яратучылар, ябыгырга теләүчеләр, уен-көлке яратучылар, күрәзәчеләр һәм башкалар, һәм башкалар төркемнәргә, группаларга берләшеп, интернет киңлекләрендә аралашып утыралар. Мин дә «Дуслар», «Туган як» дип аталган ватсап группаларында утырдым. Вакытны күп алса да, бик кызык бу төркемнәрдә утыру. Халыкның нәрсә турында сөйләшүеннән, нинди тормышта яшәвеннән хәбәрдар буласың. Төрле көлкеле хәлләр, аянычлы язмышлар турында ишетәсең. Бер сүз белән әйткәндә, журналист өчен менә дигән тема табу ысулы бу группаларда утыру. Нинди герой табыйм, кайсы районга, авылга чыгып китим дип, аптырап, эзләнеп утырасы да юк. Төрле якларда яшәүче татар кешеләре үзләрен борчыган проблемаларын, серләрен сөйләп, эчләрен бушаталар. Бернинди психолог та, психотерапевт та кирәк түгел. Мин бу төркемнәрнең халык өчен менә дигән аралашу урыны булганын аңлыйм: үз парын таба алмыйча, ялгызлыктан тилмереп яшәүчеләр биредә дуслар таба. Алай гына да түгел, серләре килешеп, кемнәрдер – өйләнеп, кайберәүләр кияүгә дә чыгып куя. «Дуслар» группасы аша Бөгелмә якларында яшәүче 40 яшьләрдәге Хәлимә исемле хатынны хәтерлим. Аның ире Шамил аракыны бик яраткан, исерек килеш хатынына кул күтәрә торган булган. Хәлимә үзе базарда ит сата, эше авыр, хроник авырулары да бар. Кайчан да булса сабырлыкның да чиге була, диләр. Ире белән булган чираттагы ызгыштан соң, җәйге көннәрнең берсендә Хәлимә бар әйберсен сумкага тутыра да, балаларын алып, күрше авылга әнисе йортына кайтып китә. Анасы инде биш ел элек гүр иясе булган, йорт тәрәзәләре такта белән кадакланган. Хәлимә тормышны өр-яңадан башларга карар кыла. Тәрәзләргә кадакланган такталарны алып ташлый, идән паласларын чыгарып кага, өй бүрәнәләрен мунчалалап, сабынлап юып чыга. Келәттә тузанланып яткан самавырны табып алып, тоз белән ышкып ялтырата, тәлинкә-кашыкларны чыгара. Тимер сиртмә караватларга әнисеннән калган матрасларны җәя, тәрәзәләргә үзе белән алып килгән челтәрләрне элә. Ташландык өйгә ямь керә, рәхәтлек кайта. Балалар да тынычланып кала, әтиләрен сорашмыйлар, җиңел сулап куялар. Күршеләр дә Хәлимә апаны бик җылы каршылыйлар, чиләк тутырып бәрәңге, кишер, авыл йомыркасы алып керәләр. Авыл Советы рәисе дә Хәлимә янына хәл белергә керә. Балаларны мәктәпкә урнаштырырга, үзенә дә эш табарга ярдәм итәргә вәгъдә бирә. Тормыш җайга салынган кебек була.
Ләкин Хәлимәнең шатлыгы, күңел тынычлыгы озакка бармый. Бер атнадан соң Шамил машинасына утырып хатынын эзләп килеп җитә. Агач капканы дөмбердәтә, өйгә кертмәгәнгә ачуланып, тәрәзәгә таш бәрә. «Минем белән китмәсәң, балаларны алып китәм», – дип җикеренә. Кызлары куркышып елый башлый. Хатын кире кайтмаячагын әйткәч, ир ачудан өстәлне әйләндереп каплый, идәндә торган урындыкларны тибеп очыра, дулап кайтып китә. Хәлимә озак уйлап тормый, авыл участковыена гариза язып илтә. Ләкин ирнең район үзәгендә түрә туганнары булгангадыр, эшне тирәнгә җибәрмиләр, бернинди дә чара күрелми. Салып алган саен ир Хәлимә яшәгән авылга килә, тавыш чыгара, «Мине ташласаң, йортыңны бензин сибеп яндырам», – дип яный. Бу хәл бер-ике ай дәвам итә.
Хәлимә ватсаптан үз башыннан кичкәннәрне елый-елый сөйләде. Группада утыручы 200 кеше бик борчылып аның хәлен сорашып торды, ничек ярдәм итәргә дип баш ватты. Яңа уку елы башланыр алдыннан Хәлимәнең балалары өчен акча җыя башладык. Беркем дә битараф калмады: кемдер 500 сум җибәрә, кем 100 мең сум сала, кемдер 1000 сум. Шулай итеп, Хәлимәгә 50 меңләп акча җыйдык. Группаның админы Харис Хәлимә янына акча илтергә китте. Харис үзе дә авылда яши, инвалид әнисен карый, 55 яшькә җитеп өйләнә алмаган, бала-чагасы юк. Тормышы җитеш: нарат бүрәнәдән салынган яхшы йорты, мунчасы, 30 сутый бакчасы, машинасы бар. Харис белән Хәлимә бик озак сөйләшеп утыралар. Серләре килешә боларның. Бер-берсенә тартылуларын сизми дә калалар. Ике арада мәхәббәт чаткысы кабына. Харис кайтып киткәч тә мәхәббәт хатлары язышалар, бер-берсенә кунакка йөри башлыйлар. Харис Хәлимәнең йортын ремонтларга булыша, ауган капканы рәткә китерә. Килгән саен балаларына күчтәнәч ташый.
Хәлимәнең ире Шамилнең язмышы гына аяныч. Бер көнне ул, бер кочак чәчәк күтәреп, балаларына күчтәнәчләр төяп, кабаттан Хәлимә йорты янына килеп туктый. Үзе бик моңсу, аз сүзле, борчулы күренә. Кабат кушылырга тәкъдим ясый, башка аракыны авызыма да алмаячакмын, наркологик диспансерга барып дәваланачакмын, дип вәгъдәләр бирә. Хәлимә ризалашмый, башка ир белән дуслашуын әйтә. «Бүтән килеп йөрмә, рәсми төстә аерылашачакбыз, алиментка бирәм», – ди. Харис яңадан ялына: «Мине ташласаң, асылынам», – дип куркыта. Ләкин Хәлимә иренә ышанмый. Йөрәгендә инде аңа карата булган элеккеге хисләре суынган була.
Ире, башын иеп, бер сүз эндәшмичә чыгып китә. Авылны чыккач, зур тизлек белән куа машинасын. Әллә кайгыдан, әллә махсус – бар көчкә машинасын куып килеп, томырылып күпергә барып керә. Ләкин күпернең тимер тоткычлары да саклап кала алмый: ажгырып килгән машина елгага оча.
(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sotsial-trkemnrdge-yazmyshlar-2)
Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/a-stressful-woman-alone-in-a-room_18410985.htm#page=3&query=печальженщина&position=2&from_view=search&track=ais
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк