Логотип
Күңелеңә җыйма

Социаль төркемнәрдәге язмышлар 2

Халыкта исерекне, «утта янмый, суда батмый», диләр. Безнең районда аракы эчәргә яратучылар белән нинди генә хәлләр булмады, берсенең дә сәламәтлегенә зыян килмәде әле. Мин язышып утырган социаль челтәрләрдә дә шаккаткыч вакыйгалар турында бәян итәләр, ышанырга да, ышанмаска да белмәссең...

(Ахыры. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sotsial-trkemnrdge-yazmyshlar)

Халыкта исерекне, «утта янмый, суда батмый», диләр. Безнең районда аракы эчәргә яратучылар белән нинди генә хәлләр булмады, берсенең дә сәламәтлегенә зыян килмәде әле. Мин язышып утырган социаль челтәрләрдә дә шаккаткыч вакыйгалар турында бәян итәләр, ышанырга да, ышанмаска да белмәссең. «Туган як» ватсап төркемендә утыручы Вәсилә апа үзе яши торган Чиләбе өлкәсе шәһәрләрендә булган хәл турында сөйләде. Күршесе Василиса кибеттә грузчик булып эшләүче ире Сережа белән ачуланыша. Ир хәләл җефетенең телефонын алып, смсларын укыган икән, шунда Дмитрий исемле ир белән язышып ятканын белгән. Алар мәхәббәт турында язышмасалар да, мөнәсәбәтләре тирәнгә киткән. Дмитрий интернет дустына хатыны турында да язган: озак йоклый, ашарга пешерергә яратмый, дип зарланган. Яшьрәк чагым булса, матуррак, эшкә уңган, аш-суга оста кызга өйләнгән булыр идем, дигән. Телефонындагы язуларны күргәч, хатынның ачуы килгән: кухнядан уклау таягын алып Сергейны кыйный башлаган. Дуслары белән эчеп кайткан ире хатынының чәчләрен учы белән йомарлап тоткан да йодрыгы белән йөзенә бер-икене кундырып алган. 

Гаиләдәге тавыш-гауга күршеләргә дә ишетелгән. Халык Василиса белән Сергей яшәгән фатир ишеге янына җыелган. Уяу күршеләр, ул-бу булмагае дип, ишекне дөбердәтеп, звонокка кат-кат басып, тизрәк фатир ишеген ачуны таләп иткәннәр.

Хатынына суккач, ир аңга килгән, миен томалаган аракы парлары өреп юкка чыккандай булган. Куркудан коты алынган Сергей ялт кына тәрәзәне каерып ачкан да урамга сикергән. Хатынны харап иттем, дип, үзе дә тизрәк үләргә теләгәндер инде. Өченче каттан сикергән исерекнең аягы сынгандыр, инвалид калгандыр дип уйлыйсызмы? Булган ди менә!..

Ходай шул вакытта рәхмәт фәрештәләрен җибәргәндер: ир очып төшкәндә, алар канатларын җәеп торганнардыр. Сергей егылган җиреннән җәһәт кенә сикереп торган да, тузанга баткан өс-башын каккалап, урам башындагы сыра кибетенә юл тоткан. Берничә минуттан подъезд ишегеннән елый-елый хатыны Василиса атылып чыккан. Як-якка каранган, ире күренмәгәч, гаҗәпләнүе чиктән ашкан бичара хатынның. Гөж килеп бу тамашаны күзәткән халык арасыннан да ирен эзләп, кая сугылырга белмәгән. «Сережа, Сережа, прости меня!» – дип, күз яшьләренә буылып елаган ул. Җыелган кешеләр хатынның күңел халәтен аңлаган инде, тизрәк тынычландырырга тырышканнар: «Не переживайте, не убивайтесь, он в магазин только пошел», – дип юатканнар. Хатын кибеткә йөгергән. Һәм гаҗәпләнүдән баскан җирендә катып калган: ире берни булмагандай өстәлгә сөялгән килеш сыра чөмереп басып тора икән. Чалбар кесәсендә акчалары булгандыр инде. Хатын башта илереп елаган, аннары көлә башлаган. Мәңгелеккә югалттым дип уйлаган ирен шул хәлдә күрсен әле! Җан тәслим кылган ире белән күңеленнән хушлашкан булган бит инде ул: гробка да заказ биргән, зиратта урын да белешкән, өчесен, җидесен, кырыгын уздырырга рестораннар белән дә сөйләшеп өлгергән. Шок хәлендәге хатын-кызның башында миллион төрле уй туган, фантазиягә бай инде без. Сурәтләр кино кадрлары шикелле күз алдыннан йөгереп узган.

Хәтерләсәгез, алдагы язмада сүзем Хәлимә ире Шамил турында иде бит әле. Машинасы су астына киткәч, ир, машина ишеген каерып ачып, су өстенә калка, колачлап ярга таба йөзә. Шулчак трактор арбасына төялеп, трассадан бер төркем авыл кешеләре фермадан кайтып килә икән. Тракторчы, юл читенә чыгып, тракторын туктата, ир-атлар, хатын-кызлар, арбадан коелып, ярдәм күрсәтергә йөгерә. Ирне тракторга утыртып район хастаханәсенә илтәләр. Юлда барганда ул үзен сабырсыз тота: «Мин бәхетсез, минем үләсем килә», – дип, кычкырып елый. Район хастаханәсендә травмаларын бинт белән урап, җәрәхәт урыннарына йод сөртеп, тынычландыру уколлары кадап, чак рәткә китерәләр бәлагә тарыган ирне. МРТга җибәрәләр. «Исерек суда батмый», диләр бит. Шамил исән-сау авылына әйләнеп кайта. Машинасын бер-ике көннән судан тартып чыгаралар, ләкин транспорт йөрергә яраксыз тимер өеменә әйләнеп кала. Җитмәсә, страховкасы да булмаган ди әле машинасының. Сүтеп, күрше авыл алыпсатарларына запчастьларга сатып җибәргән, диделәр.

Шул хәлләрдән соң Шамил эчүен ташлаган дип яздылар группада. Ләкин хатыны гына аның янына әйләнеп кайтмаган. Ярты елдан рәсми рәвештә аерылышканнар, хатын ирен алиментка биргән. Ир озак тилмереп йөрмәгән, интернетта бер ханым белән танышкан. Күрше авылда яшәүче ике балалы, аерылган хатынга йортка кергән. Хәзер бакчада бәрәңге, кабак утыртып, помидор-кыяр үстереп җир җимертеп яшәп яталар ди. Балалары әтиләре янына куннакка килеп йөри икән. Шулай инде ул язмыш. Тормыш тоткасын хатын тота, дип, юкка гына әйтмиләр шул. Кайбер хатын янында ир эчми, эшләгән акчасын тиененә кадәр кайтарып бирә, кайбер хатынннар ире янында чәчләре белән җир себерсә дә ярый алмыйлар. Тегеләре башка хатыннар белән чуала, кул күтәрмәсә дә, авыр сүзләр белән рәнҗетә. Бу очракта да нәрсә җитмәгән бу иргә? Халыкта бит: «беренче хатын – Аллаhтан, икенчесе – халыктан, өченчесе – шайтаннан», диләр. Каян белеп әйткәннәрдер, бу сүзләр белән бер дә килешми булмый инде. Сез ничек уйлыйсыз бу турыда, дуслар?

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/a-stressful-woman-alone-in-a-room_18410985.htm#page=3&query=печальженщина&position=2&from_view=search&track=ais


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар