Логотип
Күңелеңә җыйма

Саргайган күлмәк

Хәзер шундый мода китте: тормыштагы барлык уңышсызлыклар өчен дә әти белән әнине гаепләү. Психологлар да шуны сөйли: әни бирмәгән, әни яратмаган, әни гаепле... Ә бит кешегә бары тик үзеңдә булганны гына биреп була. Булмаганны кайдан алып бирәсең?

Наҗиянең балачактан иң зур хыялы – мәктәпне тәмамлаганнан соң авылдан китү дә башка монда кайтмау иде. Яратмый иде ул мең мәшәкатьле авыл тормышын. Гел эш, эш... Арыганлыклары йөзенә чыккан әтисе белән әнисе... Иртән торасың да бәрәңге чүбенә чыгасың. Аннары печән әзерләү китә. Болында чебен, кигәвен... Өстәвенә, тын алырлык түгел – эссе. Шундый челләдә көне буена болында печән әйләндереп, печән күпертеп, аннары аны чәбенләп, аннары чүмәләләп кара син! Аннары кемгәдер ялынып тракторын табарга кирәк, аннары шушы печәнне арбага төяргә. Өйгә алып кайткач, печәнлеккә менгерергә... Менә шушы эшләрне уйласа, җәйдән тәмам гайрәте чигә Наҗиянең. 

Шәһәрдә яшәүчеләрнең рәхәт, ичмасам. Печән дә әзерлиселәре юк, бәрәңге бакчасын утыйсылары да. Алар авылына да җәйге каникулларга шәһәр кызлары кайта. Әй кызыга шуларга Наҗия. Авыл кызларыннан әллә кайдан аерылып тора алар. Иртә яздан кояш астында йөреп йөзләре кагаеп бетмәгән. Куллары да матур. Авыл кызларыныкы шикелле, чүп утаганда тырнак астына туфрак тулып, яргаланып беткән түгел инде. 

Шәһәр кызларының киемнәре дә матур. Сөйләшүләре дә. Аларның татарча рус акценты белән, рус сүзләрен кушып сөйләшүләре шундый ошый Наҗиягә. Үзенең дә алар кебек сөйләшергә өйрәнәсе килә дә, булмый. Ул кыстырган рус сүзләре бигрәк ямьсез булып ишетелә. Әнисе ачулана, үзебезчә генә сөйләш әле, ди. 

Яратмыйлар Наҗияне әтисе белән әнисе. Һәрхәлдә, кызга шулай тоела. Кочаклаганнары да, үпкәннәре дә юк. Күршеләренә кунакка кайткан шәһәр кызының әнисен озатканын карап торып шаккатты ул. Әни кешенең үз баласын кочаклавын, иркәләвен беренче тапкыр шул вакытта күрде. Аның да кунакка кайткан шәһәр кызлары кебек әнисенә иркәләнәсе килә дә бит. Кая ул! Әнисенең иркәләп утырырлык вакыты да юк инде. Аннары, иркәләүнең ни икәнен дә белми бугай ул. Аның үзен дә иркәләп үстермәгәннәр. Кайчагында, Наҗия берәр эшне бик шәп итеп эшләп куйса, кызның башыннан сыйпап, мактап куя. Ә кочакларга, битләреннән үбәргә... Юк-юк, булмаганны. Авылда кем үз баласын кочакласын, кем үпсен?! 

Мәктәптә тугызынчы классны тәмамлады да, ун белән унбергә барып тормаска булды Наҗия. Аңа тизрәк шәһәргә китәргә, авылдан котылырга кирәк иде. Күршеләренә кайтып йөри торган апа аны үзе белән шәһәргә алып китте. Штукатурлаучы-буяучылар әзерли торган училищега урнаштырып, тулай торакка кадәр озатып куйды. Шулай итеп, Наҗиянең дә хыялы тормышка ашты – ул шәһәр кешесенә әйләнде. Авылда яшәгәндә генә шәһәр тормышы бик мавыктыргыч тоелган икән. Монда да ул кадәр бик җайлы түгел икән тормыш. Тулай торактагы тараканнардан, юыну бүлмәсендәге кара күгәректән, сабын күбегеннән лайлаланып торган идәннәрдән җирәнде ул. Усал кызлар белән әрләшә-әрләшә, егерме бүлмәгә бер булган газ плитәсендә аш пешереп ашаулар да мең җәфа иде аның өчен. Бөтен кеше күз алдында кер юып, кер киптерүләр тагын... Менә ул яктан авылда җайлы булган икән. Атнага ике тапкыр мунча ягып керәләр иде. Юган керне чишмәгә алып төшеп чайкыйлар да кояш күзенә элеп киптерәләр. Ап-ак, хуш исле булып кибә. Ә монда юган керең кибә алмыйча бурсып чыга. 

Шулай да авырлыкларга түзде Наҗия. Бәхетенә, училищеда озак укыйсы булмады, ярты ел гына укыттылар да эшкә билгеләделәр. Һай, ул эшнең авырлыгы! Измә тутырылган 15 литрлы чиләкне күтәреп әллә ничә этаж менәргә кирәк. Әле тапшырылмаган йортларда лифтлар эшләми. Үзләре бизәгән фатирларга карап үзәкләре өзелә Наҗиянең. Көне буе кемнәргәдер буласы фатирларны бизи-бизи дә, кичкә тараканлы тулай торагына кайтып ава. 

Шул китүдән авылга әллә ни кайтып йөрмәде кыз. Эше дә авыр, арый да. Аннары юлы да җайлы түгел. Кайтып та, ул бер көндә нәрсә генә эшләсен. Әтисе белән әнисе янында әле тагын эне-сеңелләре бар. Кайчагында авылдан әнисе хат язгалый. Килгән хатларны астагы вахтада өстәл өстенә таратып салалар. Әнисе мәктәптә җиде генә класс укыган, язуы да матур түгел. Өстәвенә, хаталы тагын. Әнисеннән килгән хатны кулына алырга оялып үлә Наҗия. 

Аннары үзе шикелле авылдан килеп шәһәргә эшләгән бер егеткә кияүгә чыкты. Башта кызы, аннары улы туды. Яшь гаилә тулай торактан малосемейкага күченде. Әти-әнисе янына бик сирәк кайтылды. Энекәше өйләнеп, төп нигездә төпләнгәч, Наҗиянең ярдәменә ихтыяҗлары да юк иде. Кайтсалар, шул Сабан туена бер кайттылар. Балаларының да авыл дип исләре китмәде. Аннары бер яшьлек чакларыннан рус телле балалар бакчасына йөреп, рус телле мәктәптә укыган балаларга татар теле дә, татар авылы да чит-ят иде. Балаларының русча гына сөйләшүләренә Наҗия уфтанмады. Моны югалту, балаларын тамырлардан аеру дип санамады ул. Киресенчә, куанды гына әле. 

Шулай яшәделәр. Көннәрдән бер көнне Наҗия авылдан телеграмма алды. «Папа умер» диелгән иде анда. Наҗия ире белән юлга кузгалды. Авылда булмаганына инде шактый иде. Балачакта иркен булып тоелган урамнар тарайган, капкалар тәбәнәкләнгән. Әнисе дә картайган, гәүдәсе дә балаларныкы кебек кенә булып калган. Әнисенә карап, үз гомерендә беренче тапкыр үзәге өзелде Наҗиянең. Барып кочаклыйсы килде. Ләкин кочакларга оялды. Аларда кочаклашу гадәте юк иде шул. 

Кич буе озак итеп сөйләшеп утырдылар. Монысы да үз гомерләрендә беренче тапкыр иде. Моңарчы алай ачылып сөйләшкәннәрен Наҗия хәтерләми. Әнисе аңа үзенең бала чакларын сөйләде. Кызының да бала вакытларын, шуклыкларын исенә төшерде. Боларны тыңлаганда Наҗиянең тамагына төер тыгылды, күзләре яшьләнде. Юк, балачагын сагынудан түгел, үзе турында әнисе авызыннан шундый җылы сүзләр, шундый ярату ишетеп тулды аның күңеле. Ул моңарчы әнисенең үзен яратуын бер дә тоймады. Бала вакыттан ук мине яратмыйлар, дигән уй җанына берегеп калган иде. Менә хәзер ул әнисенең үзен бик тә яратуын тойды. Яраткан ул, ул яратуны баласына күрсәтә генә белмәгән. 

– Наҗия, хәтерлисеңме бу күлмәкне, – дип, әнисе почмакта торган өч ишекле шифоньерны барып ачты. Анда әтисенең көя кимергән костюмы, әнисенең яшьрәк чакта киеп йөргән кримплен күлмәкләре белән рәттән Наҗиянең тугызынчы классны тәмамлагач, чыгарылышка кигән күлмәге дә эленеп тора иде. Бик яхшы хәтерли бу күлмәкне Наҗия. Итәгенә челтәр тотып тегелгән, якалары челтәрле бу күлмәкне әнисенең ерактагы бер туганы посылка белән җибәргән иде. Бераз гына зуррак иде ул кызга. Әнисе кул белән генә атлатып, билләрен тарайтып биргән иде. 

Наҗия әнисенең кулыннан күлмәкне алды. Ак тукымасы инде саргайган. Әнисенең теккән җебе дә шул килеш, сүтмәгәннәр. Инде ул чыгарылыш кичәсеннән соң ничә еллар узган, ә күлмәк шулай шкафта эленеп торган да торган. 
–  И әни, ник бу күлмәкне сакладың инде, ташлыйсың калган, – диде Наҗия, әнисенә сораулы күзләре белән карап. 
– Истәлек бит ул. Синең истәлегең. Сине сагынган саен, мин шифоньерны ачып, шул күлмәккә карадым, – диде әнисе. 

Наҗия, түзмәде, балаларча үксеп, әнисенең кеп-кечкенә генә булып калган гәүдәсен кочагына алды. Аның җыерчыклы маңгаена иренен тидерде. Гомерендә беренче тапкыр! 
Ярата белергә генә түгел, аны күрсәтә дә белергә өйрәнәсе бар шул. 

фото: https://ru.freepik.com/free-photo/happy-mothers-day-celebration_138694020.htm#from_view=detail_alsolike

Теги: язмыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар