Аю да баласына аппагым, керпе дә баласына йомшагым, ди... Бу мәкальне белмәгәннәр юктыр. Ана өчен баласы – бәгырь җимеше, ул аның өчен барына да әзер. Тик һәркем яратуны үзенчә белдерә – анысын да истән чыгармаска кирәктер... Әнинең яратуы– яратам дип әйтү генә түгел... икән...
Рәйхан Гәрәева
Әти-әниемнең беренче һәм бердәнбер кызлары мин. Кечкенә чакта кешедә булмаган уенчыклар, курчаклар, өйдә берүземә ике бүлмә (берсе – уен бүлмәсе, икенчесе – йокы бүлмәсе) булганын хәзер дә үзенә күрә бер рәхәтлек белән искә алам. Тик кул арасына керә башлагач, әти-әнинең алларына утыртып сөйгәннәрен хәтерләмим. Авылда эш күп, минем көч җитә торганнары гел үземә кала иде. (Гаиләдә бердәнбер булуның зур минусы бу.) Үсмер чакта: «Их, абыем булса, әни белән печәнне ул өяр иде, мин чыкмас та идем, карны ул көрәр, миңа калмас иде, апам булса ипине ул басар, өйдә әнигә ул булышыр иде», – дип уйлауларым әле дә истә. Укытучы булып эшләгән әниемә мәктәптән өйгә дә ияреп кайта эш, җитмәсә, мал-туары... Мине алдына утыртып, бәпләп утырырга вакыты булмагандыр да инде аның. Әтинең дә алай иркәләп утырганын хәтерләмим. Тик әби-бабайлар өчен (бигрәк тә бабай өчен) мин аерата кадерле идем.
Шушы урында туктап, баш миләрегезне кытыклап үткән бер уйны укыгандай итим әле: кемне генә элек әти-әнисе иркәләп-сөеп утырды икән, заманасы башка иде, дисезме?! Үсмер бала – кечкенә бала түгел, ул инде зур, диләр. Ә шулай да... 10 нчы сыйныфта укыганда яңа дуслашкан иптәш кызыма кунакка бардым. Алар шәһәрдә яши иде. Гаиләдә ике кыз. Кунарга калдым. Кич иптәш кызым, аның әти-әнисе, сеңлесе белән бергәләп сугыш темасына йөрәккә үтеп керерлек фильм карадык. Соңыннан иптәш кызым әтисенең куенына кереп, ә мин аның әнисенең итәгенә ятып еладык... Минем елый-елый әти-әни белән кино карап утырганым булмаган, күрәсең. (Авылда нинди кино карап утыру инде ул, шул Бразилия сериалларын гына әйтсәң инде.) «Елап утырып эш бармый, башлаган эшеңне җиренә җиткер, тотынгансың икән – ташлама, тырыш, эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен, елама, каш ярылып күз чыкмаган», – дип үстерделәр мине. Кайчакларда, әни мине ярата микән, дип тә уйлап куя идем хәтта. Елыйсы килгәндә – елап, бераз иркә-ләнеп аласы килгәндер. Үсмер чак бит... (Хәзер генә ул үсмерләргә башка мөнәсәбәт.) Елыйсы килгәндә еламау – хисләрне тыю, диләр хәзер. Эмоцияләрне тыңларга, йөрәкне ишетергә, күңел кушканча эшләргә өйрәтә шул замана белгечләре.
Белгеч дигәннән, бер танышым белән сөйләшеп утырганда бу миңа нәкъ шул белгечләрнең фикерен җиткереп, күңелне ишетер өчен тән терапиясенә баруы турында әйтте. Миңа да кызык тоелды. Телефонын сорап алдым. Терапияне үткәрүче Ләйләмиңа уңайлы киемнәр кияргә һәм үзем белән зур җәймә дә алып килергә кушты. Өйдәге ал җәймәне кыстырып, күңелемне тыңларга, эмоцияләремне чыгарырга өйрәнергә дип киттем...
Ягымлы елмаеп каршы алды мине психолог. Чәйнең карасымы, яшелеме, су эчәсезме, ди... Яшел чәй сорап алдым. Мин чәй эчкән арада җәймәмне алып, йомшак булсын өчен спорт ковригы да салып, матур итеп җәеп тә куйды. Мин инде баланы мунчага алып баргандагыча төрәдер дип уйлыйм. «Ничек уңайлы – шулай утыр», – диде бу миңа. Нишләп төр-ми икән, ник миңа утырырга куша дип, башта югалып калдым. Ә аннан, җәймә янына килеп, әкрен генә тезләнгәч, әллә ничек тораташтай катып калдым. Аяк-куллар мине тыңламый кебек, акыл карыша...
Юк инде, теге җәймәгә утырасы килми, спорт ковригы янына тезләнгән килеш тик утырам...Ләйлә минем халәтемне сизгәндәй, әкрен генә аңлата башлады: «Курыкма, хисләреңне тыйма, башың белән уйлама, тәнең ничек кирәк үзе шулай эшләячәк, син карышма, аны тыңла. Үзеңне мәҗбүриләмичә генә кереп утыргач, мин сине бүләкне төргән кебек кенә итеп төрермен. Теләгән вакытта моннан чыга аласың, тик ашыгып чыкмаска тырыш, яме, ышан үзеңә...»
Бу сүзләрне ишеткәч, күземнән мөлдерәмә тулып яшь ага башлады. Минем ул җәймә эченә керәсем килми кебек, нәрсәдәндер куркам... Шулай да утырдым, Ләйлә мине төреп, әкрен генә үзенә таба авыштырып, кочагына алды. Мин нәкъ ана карынында кебек. Күз яшьләре ага да ага, елыйм... Туктый алмыйм... Бермәлне көләсе килә башлады. Тыелып кына булмый бит, ярсып елаган бала кинәт кенә көлә башласын әле. Кычкырыпмы-кычкырып көләм... Сабый чактагы кебек рәхәт итеп көләм, риясыз көлү... Шундый рәхәт иде бу минутта. Миңа җылы, миңа тыныч. Бераздан күңел болгана башлады. Тик анысы тиз үтте кебек. Аннан, әйтергә дә оят, үзем дә сизмәстән, баш бармагым авызыма таба килә башлады. Акыл белән аңлыйм, тик берни эшли алмыйм. Бармакны авызга кабып утырып булмас дип, баш бармак битен авырттырмый гына тешлим.
Ә шулай да бер уй башымны бораулый: әни минем белән ник сөйләшми?.. Һәм үзем дә сизмәстән: «Әни, син мине яратасыңмы?» – дип кычкырып җибәрәм... «Яратам, әлбәттә, балакаем. Мин сине бик яратам, көтеп алган бәхетебез бит син безнең. Кемгә охшар-сың икән, әтиеңәме, әбиеңәме, бабаңамы?» – Ләйләнең тыныч кына әйткән бу сүзләреннән кабат күңе-лем тулды. Миңа монда болай да рәхәт, җылы иде, бу сүзләрдән соң әнинең яратуын тойгандай булдым. Бермәлне тозлы помидор ашыйсы килә башлады... Мин бит аны уйлап кермәдем дә монда. (Әнинең июль аенда бер хезмәттәшеннән өч литрлы банка белән тозлы помидор сатып алганы, шуны рәхәтләнеп ашаганы турында соңыннан белдем.) Бераз яткач, бу халәт мине туйдыра башлады... «Бер кузгалмыйча гына ничек ятып була инде», – дип, икенче якка әйләнеп яттым һәм «әни»нең беләгенә тотындым... Аннан уң яктан – кабырга астында авырту тойдым. Бераздан ул бетте тагын. (Әни атлап йөргәндә, мин аның уң кабыргасы астына тибә торган булганмын икән, монысын да әни миңа соңыннан гына сөйләде.)
Икенче якка борылган килеш ятам шулай... Рәхәт... Шулай күпме ятканмындыр, кинәт кенә чыгасым килә башлады... Елый-елый башымны төртәм, этенәм, тик чыга алмыйм, ә бит җәймәгә бәйләнмәгән дә... Һаман тартышам. Ник чыга алмыйм соң дигән уй башымда әйләнә. Мышык-мышык киләм, борыным тыгылды... Хәлсезләнеп бераз ятканнан соң, әллә нинди көч белән тагын этенә, башым белән төртә башладым, сул як җилкәмнең тагын да ныграк күтәрелеп куйганын тоям, чыгасым килә.. Тагын бер талпыныш, тагын бер, тагын... Һәм мин елап беткән «сабый»ны «кызым», дип, «әни» кочагына ала. Шулай бераз яттым әле, аннан Ләйлә әкрен генә минем өскә җылы япма каплады.
Тән терапиясеннән чыгу белән беренче эш итеп әнигә шалтыраттым. Үзем сөйлим, үзем елыйм. Аның минем белән авырлы чакта шундый ук халәт кичергәнен ишетеп шаккатам. Әнинең тулгагы башланып бәбиләгәнгә кадәр өч көн вакыт үткән. Бу көннәрдә ашарга да хәле булмаган әниемә: «Көчән әйдә, балаңның хәле бетә, үтерәсең бит аны», – дигән акушерка. Өч көн ашамаган, көчәнергә дә егәре калмаган әниемнең мине сау-сәламәт килеш тудыра алуын ишетү тагын бер шаккаттыра.
– Әни, ә син беләсеңме, мин «синең карының»дачакта: «Мине яратасыңмы, әни?» – дип сорадым. Син бит миңа яратам дип әйтми идең, әни... Ә мин анда ул яратуны тойдым, һәм миңа бик рәхәт иде...
– Безне яратам, дип, алга утыртып сөймәделәр шул, кызым, без дә иртә кул арасына кереп үстек. Иркә-назны тоеп үсмәгәнгә, мин дә коры булганмындыр инде. Аңлыйм, кайчак артык коры булганмындыр, тик мин сине үземчә яраттым һәм яратам, кызым!..
– Мин дә сине бик яратам, әнием...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк