Логотип
Күңелеңә җыйма

Үлгән кешенең киемнәрен кия алмыйм

Күптән түгел ковидтан туганнарыбызның кызлары үлде. Яшь иде әле, кияүгә дә чыкмаган кызны 32 яшендә соңгы юлга озаттылар. Кисәк кенә булган бу хәбәр әти-әнисен генә түгел, барыбызны да нык тетрәндерде. Яхшы гына укыды, дәрәҗәле эштә эшли иде туганыбыз. Кечкенә чакта еш аралашсак та, үскәч юллар аерылды. Туганнар чатында гына язышып аралаша идек, туган көннәр белән котлаштык, хәлләр белештек. Шуннан ары китмәде. 


Күптән түгел ковидтан туганнарыбызның кызлары үлде. Яшь иде әле, кияүгә дә чыкмаган кызны 32 яшендә соңгы юлга озаттылар. Кисәк кенә булган бу хәбәр әти-әнисен генә түгел, барыбызны да нык тетрәндерде. Яхшы гына укыды, дәрәҗәле эштә эшли иде туганыбыз. Кечкенә чакта еш аралашсак та, үскәч юллар аерылды. Туганнар чатында гына язышып аралаша идек, туган көннәр белән котлаштык, хәлләр белештек. Шуннан ары китмәде. 

Туганым кияүдә түгел, бөтен вакытын карьера төзүгә багышлады. Бу өлкәдә шактый уңышка иреште, чит илләрдә тәҗрибә туплады. Яшь кенә булуына карамастан, оешма директоры итеп билгеләделәр аны. Матур киенә, үз-үзен карап йөртә иде ул.

Аның вафатына ике ай узгач, әнисе Фәйрүзә апа шалтыратты. 
– Сеңлем, сиңа бирәсе әйберем бар, безгә килеп чыгарга җаең булыр микән? – дип сорады. Андый вакытта кешегә юк дип әйтеп булмый, хәлләрен дә белешермен дип, киттем аларга. 

Чәйләр эчеп аралашкач, хәлләр белешкәч, Фәйрүзә апа миңа бирәсе әйберләрен чыгарды – кызының киемнәрен тутырган бер олы гына сумка.
– Әрәм булып ятмасын, бик әйбәт әйберләр, өр-яңа кебек. Минем күңелемне күр, каршы килмә, үзеңә ал әле, киеп йөрерсең. Сез гәүдәгә бер тирә идегез бит, – дип, миңа кызының киемнәрен сузды. 

Мин нәрсә әйтергә дә белмәдем. Риза булып, сумканы алып кайтып киттем. Дөресен генә әйткәндә, Фәйрүзә апа аларны биргәч тә кимәячәгемне аңлаган идем инде. Нигәдер куркам мин аларны кияргә. Әйе, киемнәр бик затлы, сыйфатлы. Брендлы киемнәр дә бар, үзенә махсус тектергәннәре дә. Карап торышка размеры да минеке кебек. Ләкин бер генә киемне дә киеп карарга җөрьәт итмәдем. Кире сумкага тутырып куйдым. 

Алар шунда ятып тузарлар иде инде. Ләкин бер көнне Фәйрүзә апа белән очрашырга туры килде. Әниләргә килгәч күрдем мин аны. 
– Сеңлем, мин биргән киемнәрне киясеңме? – дип сорый. Алдый алмадым, бер тапкыр да кия алмаганымны әйттем. Фәйрүзә апаның кәефе китте. «Нигә куркасың, берни булмый, кызымның төсе итеп киеп йөр, миңа да рәхәт булыр», – дип үгетләде. 

Икенче бер очрашу алдыннан Фәйрүзә апа,  шалтыратып, тагын шул теманы күтәрде. Кызының берәр киемен киеп килүемне алдан ук сорады. Бөтен җаным-тәнем белән каршы булсам да, кияргә туры килде анысында. Әни дә: «Курыкма инде, берни булмас, Фәйрүзә апаңның күңелен күр, аңа шулай җиңелрәк булыр», – дип әйтте. Миңа ул киемнәрне киюе бик авыр булды. Кич буе салып атасым килеп йөрдем. Бернинди үпкәм дә, ачуым да юк. Ләкин күңелем тартмый. Кечкенә чакта да үлгән кешенең киемен кияргә ярамый, диләр иде. Әле ул бер якын кешең, әниеңнең киеме булса – бер хәл. Ә монда син күптән күрмәгән туганыңның киеме бит... 

Бәлки миңа кечкенә чакта ишеткән сүзләр шулай тәэсир иткәндер. Кияргә ярамый икән, дип сөйлиләр иде. Шуңа күрә куркып кабул иттем. Дин ягыннан берәр аңлатмасы бардыр инде аның: үлгән кешенең киемен кияргә ярыймы, юкмы. Хәер, яраса да кимәс идем. Фәйрүзә апага рәхәт булсын дип, мин үземне ничек мәҗбүр итим? 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Узегезне кочлэмэгез. Жаныгыз тартмый икэн, кимэгез. Эниегез бн Фэйрузэ апагызга да турысы бн эйтегез. Фэйрузэ апагыз башта эзерэк упкэлэсэ дэ, сонрак анлар. Киемнэрен кире бирсэгез доресрэк булыр

    • аватар Без имени

      0

      0

      Киемнәрне кире илтеп йөрү килешә торган эш түгел, ә кию-кимәүне үзегез хәл итәсез. Бу киемнәрдән сезгә бер зыян юк, ул аларны киеп үлмәгән. Гади кием-салым.Ә күңелегезгә ятмау сезнең псхикагызга бәйле.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кеше күңелен күрәм дип, үзебезгә авыр булса да түзә инде безнең халык. Сразу отказ бирәсегез калган. Кимәгез, күңел тартмаган әйберне. Көчләмәгез үзегезне. Я әниегез илтеп бирсен кире.

        Хәзер укыйлар