Логотип
Күңелеңә җыйма

Кызыклы еллар, кызыклы шәхесләр-6

Зөлфәт абый, аның хатыны Фирая апа, берсеннән-берсе шук, тиктормас уллары турында, Маликовларның кунакчыллыгы хакында легендалар йөри. Алар турында йөремсәк мәзәкләр чыга тора, язучы, журналист халкы аны сөйли тора...

Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/mahdiev-xaer-fatyixasy-belan

                           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kyzykly-ellar-kyzykly-sexeslar-2

                           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kyzykly-ellar-kyzykly-saxeslar-3

                           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kyzykly-ellar-kyzykly-saxeslar-4

                           https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kyzykly-ellar-kyzykly-saxeslar-5

Без Зөлфәт дигән шагыйрь барын унынчы класста укыганда белә башладык. «Һаман яратам» дигән җыр сүзләре белән безне яулады бугай ул. Җитмәсә, Казан дәүләт университетында укытучы Зәет Мәҗитов дигән шагыйрь абый, мәктәпкә очрашуга килеп, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеге, аны тәмамлаган язучылар, шагыйрьләр турында сөйләгәндә нишләптер Зөлфәт Маликов исеменә аерым тукталды. «Ул сезнең якташыгыз да әле», – дип тә куйды. Зәет абый ул чакта бездән битәр үзен күздә тоткан, ахрысы: аның туган авылы Иске Айман Зөлфәт Маликовның туган авылы Яңа Сәеткә якын бит. Берсе – Актаныш, икенчесе Мөслим районындагы авыллар булса да. Хәер, Зөлфәт абый китапларына автографны шулай ук «якташым» дип яза иде. Болар инде соңрак, күрше редакцияләрдә эшләп, күрше йортларда яшәгән елларда.

Ә якынрак белә башлавым университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыганда иде. Шигырьләре аша үзен күрмичә дә гашыйк идек без шагыйрь Зөлфәткә! Роберт Миңнуллин нәкъ безнең кебек шигърият яратучы кызлар турында: «Яратырлар алар Есенинны, / Яраталар бугай Зөлфәтне...» – дип тикмәгә генә язмаган инде. Ул бик популяр иде! Университетның Кызыл позиция урамындагы тулай торагында, Кызыл почмакта ялкынланып шигырьләрен укулар... Флера апа Сафиуллинаның лекцияләрендә Зөлфәт шигырьләрен мисалга китерә-китерә, неологизмнар турында сөйләүләре... Актерлар йортында уза торган ШТМнарга (Шаяннар, тапкырлар мәҗлесе) көчкә этелә-төртелә эләгеп, Зөлфәт абыйның нәкъ Гариф Ахунов тавышы белән «Один рукав пинжәкә не может быть длинне другого рукава пинжәкә» дип сөйләгәннәрен егыла-егыла көлеп тамаша кылуларыбыз... Берчак «Студентлар язы» фестивалендә алып баручы егет ул елларда хитка әйләнгән «Казан кичләре»н игълан итә. «Музыкасын Сара Садыйкова язган, сүзләрен...» – ди дә, махсус пауза ясап, залдан юри җавап көтә. Ә зал «Зөлфәт!» дип кычкыра. Хәсән Туфан исемен ишетергә теләгән конферансье егет үзе дә аптырап кала, җыр сүзләренең авторы Туфан икәнен әйтеп, шагыйрь Зөлфәтнең чынлап та популяр булуын да искәртеп китә...

V курста мин – «Ялкын»да, бүлмәдәш дус кызым, талантлы шагыйрә Камәрия Җамалетдинова «Яшь ленинчы»да эшли башладык. Камәрияне газетаның редакторы Роза апа Туфитуллова үзе чакырып алды редакциягә. Ул эшенең беренче көнендә үк: «Зөлфәт абый да шунда эшли. Аның хатыны Фирая апа да», – дип шатланып хәбәр иткән иде. Май аеның бер кичендә тулай торактагы бүлмәбезгә бездән бер курс түбән укучы бик җитди Фәиз Зөлкарнәев килеп керде. «Кызлар, икегез дә редакциядә эшлисез дип ишеттем. Менә бу малайның шигырьләрен карап чыгыгыз әле. Бәлки, редакциядә дә күрсәтеп карарсыз», – ди. Һәм бер дәфтәр тоттыра. Дөресрәге, шигырь дөньясында йөзгән Камәрия эләктереп тә ала, күз йөртеп укый да башлый. Соклануы, ошатуы йөзенә чыккан. «Унынчыда укучы энекәшем Ләис шигырьләре ул», – дип ачыклык кертә Фәиз. «Кара нинди талантлы бала! Иртәгә үк Зөлфәт абыйга кертеп бирәм!» – ди Камәрия, балкып. Ә икенче көнне Камәрия Зөлфәт абыйга ул дәфтәрне ничек тапшыруын, шагыйрьнең ничек бәяләүләрен исе китеп сөйләде. «Менә бу дәфтәрдәге шигырьләрне карап чыксагыз иде, Зөлфәт абый, дип бүлмәсенә кердем. «Үзең дә укыдыңмы? Ничек соң?» – дип сорады елмаеп. Миңа ошады, дидем. Бераздан Зөлфәт абый миңа дәште: «Камәрия, әйт әле үзенә, ул егет монда килеп китсен иде», – ди. Аңлаттым инде, ул әле Башкортстанның Бакалы районында ук. Быел мәктәп тәмамлый. Шигырьләрен абыйсы тапшырды, дидем. «Алайса, абыйсы килеп чыксын. Шәп шигырьләр», диде Зөлфәт абый!» – дип кош тоткандай очынып, Фәиздән сөенче алырга йөгерде ул.

Озак та үтми Ләиснең шигырьләре «Яшь ленинчы»да дөнья күрде. Ул университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керде. Зур шагыйрь булды... Зөлфәт абыйның хәер-фатыйхасы белән Шигърият дөньясына менә шулай кереп киткәнен Ләис Зөлкарнәй үзе белә микән әле...
Берзаман ишетәбез: Зөлфәт абыйны редактор Туфетуллова атаклы итальян язучысы, дөнья балаларының яраткан әкиятчесе Джанни Родаридан интервью алырга җибәргән! Язучының берничә генә көнгә Мәскәүгә килгән чагы булган. Ә «Яшь ленинчы» «Алар Ильичка ант иттеләр» дигән махсус сәхифәсендә Ленино-Кокушкинога килеп чыккан, аның музеенда автографлар калдырган атаклы шәхесләрне барлый иде. 1969 елда Джанни Родари да килгән булган анда! «Ул Италия гражданины гына булып калмыйча, бөтен Балачак дөньясыныкы да иде... Родари дөньяны әкият коткарасына ышанды...» – дип язды Зөлфәт абый аның белән күрешеп кайткач.

Балалар матбугатында эшләгәч, Зөлфәт абый белән бергә командировкаларга йөрү бәхете эләккәне дә бар. 80 нче елларда Азнакайга газета-журнал укучылар конференциясенә бардык. (Ул компаниядә тагын Разил Вәлиев, Марсель Галиев, Мәхмүт Хәсәнов, Эльс Гадел бар иде.)

Матур көздә Зөлфәт абый белән кукурузникта Мөслимгә очтык. Рейд материалы әзерләргә баруыбыз. Мөслим, Яңа Усы, Октябрь, Әмәкәй мәктәпләрендә укучылар комитетларының эшчәнлеген тикшереп, рейд материалы язуыбыз да истә. Хәзер уйлап утырам: Зөлфәт абыйга ул укучылар комитетының кирәге шуның кадәр генә бит инде! Ә ул рәхәтләнеп бала-чага белән шаярып сөйләшеп, кызык хәлләр сөйләп көлдереп йөрде. Мин, кайткач, «Озын тәнәфесләр, кыска дәресләр...» дигән мәкалә яздым, башта әле рейд әгъзасы Зөлфәт Маликовка язмамны укытып чыктым. Тексттагы «уфтанып» сүзен «офтанып»ка үзгәртте Зөлфәт абый, болай тагын да көчлерәк яңгырый, дигән була.

Аннары ул безнең белән бер катта, күршедәге «Чаян» журналында эшли башлады. Коридорның аргы башында утырган Зөлфәт абыйга безнең яннан үтеп-сүтеп гел язучылар, шагыйрьләр, артистлар килә. Зөлфәт абыйның оратор тавышы белән шигырьләр укыганы ишетелә...

Фантазиягә бай, төрле әкәмәтләр уйлап чыгарырга маһир Зөлфәт абый шәп артист та иде. Ул төрле кешеләр булып бик оста сөйләшә белә. Ленин булып та, Брежнев булып та... «Чаян» редакторы булып та... Хәтта мине дә төп башына утыртты ул 1 апрель – алдау көнендә! Ирем Илдарның Польшага делегация җитәкчесе булып китүен, минем хәбәр көтеп йөрүемне безнең редакция егетләре аңа сөйләгән дә, Зөлфәт абый вакыйгаларны куертып, ирем кушуы буенча Варшавадан шалтыратучы поляк булып мине телефонга чакырды. «Джень добры, пани Эльмира» дип, акцент белән сәламләгән тавышны ишетүгә тәмам югалып калдым. Чит ил кешесе минем белән сөйләшсен әле! Варшавадан, ди бит! Алдау көне икәне, бернинди поляк та түгел, Зөлфәт Маликов кына күрше бүлмәдән шулай шаяртып шалтыратканы соңрак кына билгеле булды. Көлдек инде рәхәтләнеп!

Зөлфәт абый, аның хатыны Фирая апа, берсеннән-берсе шук, тиктормас уллары турында, Маликовларның кунакчыллыгы хакында легендалар йөри. Алар турында йөремсәк мәзәкләр чыга тора, язучы, журналист халкы аны сөйли тора. Үзе кызлар гына үстергән Эльмира апа Шәрифуллина болай сөйли: «Фаил белән Зөлфәтләргә барып керсәк, ни Зөлфәт, ни Фирая өйдә юк. Малайлары ду килеп уйный: мендәрләр оча, фатирның асты өскә килгән, урындыктан караватка, караваттан өстәлгә сикерәләр... Тамаша билләһи!» – ди. Ә Хәйдәр икенче бер хәлне искә төшерә: «Рәшит Әхмәтҗанов Зөлфәтләргә килеп керүгә, шул Азамат, Илһам, Фазыллар: «Ленин бабай килде!» – дип, аның кочагына ук ташланганнар. Чөнки Рәшит абыйның да башы юлбашчыныкы кебек пеләш бит!» – дип көлдерә. Газетада хата китәсен абайлаган Зөлфәт корректор Фираясын таксига утыртып, төнлә типографиягә хата төзәтергә килгән дип тә сөйлиләр. Өч малайдан соң, ниһаять, көтеп алган, бик кадерле булган кызлары тугач, аңа Кадрия дип исем кушу хәбәре дә бөтен матбугат йортын айкый... Үзләре өйдә юкта кунаклар килсә, керми китмәсеннәр дип, хәтта ишекләрен бикләми генә кибеткә чыгып керүләре тагын... Болар бар да Зөлфәт абый инде! 


 

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар