Логотип
Күңелеңә җыйма

Күз тигәнме, бозым салганнармы?!

Элек сихергә, күз тиюгә һич ышанмый идем. Мисаллар китереп әллә нинди кыйссалар сөйләсәләр дә, «юк сүз», «әкият» дип кенә карадым. Ә хәзер күңелгә шик төште. Әллә шул ышанмавым белән гаиләбезгә бәла-каза китердемме икән дигән уйдан төн йокыларым кача.

Баштарак аны-моны уйламадым. Тормыш гел уңай гына бармый бит инде ул – төрле чагы була. Ишелеп уңышлар килгәнче, әле башта белем, тәҗрибә тупларга ничә еллар сарыф итәсең. Аннары көн дими, төн дими җигелеп эшлисең. 

Безне интеллигенция, диләр. Кызганыч, зурлап түгел, киресенчә. Халык арасында укыган, зыялы кешенең хезмәтен бераз кимсетү бар бит инде ул. Аеруча авыл җирлегендә. Янәсе, балта-пычкы тотып урман кисмәгән, еллар буе ялсыз терлек карамаган, иген икмәгән һәм башкасы. «Каләмнән авыр әйбер күтәргәне юк аның», «китап укудан башканы беләме соң ул», дип әйтеп куючылар да очрады. Андый кешегә нәрсәдер аңлатканчы, дәшми калуың мең артык. Югыйсә хуҗалык ялт иткән, минем балаларны кеше карамый, гаиләмне кеше туйдырмый. Ирем белән икәү тырышабыз. Хезмәт тәмен дә, китап уку рәхәтлеген дә яхшы беләбез икебез дә.

Ирем дигәннән. Күрше егете иде ул. Бергә уйнап үстек, бер мәктәптә укыдык. Гомер буе диярлек бергә. Аның миннән башка бер җиргә барганы юк дияр идем, армия сафларында хезмәт итеп кайтты. Аннан да: «Эх, монда син дә булсаң...» – дип яза иде хатларында. Көтәргә вәгъдә биреп озатып калмасам да, минем белән генә хат алышты ул. Әнисенә, дусларына да ул кадәр еш язмагандыр. Кайткач кына сәбәбен әйтте. «Кияүгә генә чыгып куймаса ярар иде, дип, ике ел ут йотып яшәдем», – диде. Хатларында «үзең өчен яшәп кал», «укы, дөнья күр», «ир көйләргә өлгерерсең әле», «яшь бит әле син, ашыкма» дигән сүзләре чалынып китә иде шул. Күршем, дустым буларак шулай кайгырта дип кенә уйладым. Ә ул киткәнче үк яратып йөргән икән. Әмма белгертергә кыюлыгы җитмәгән. Хат алышкан арада күңел серләремне, егетем юклыгын, тормышка планнарымны белешеп, салпы якка салам кыстырып йөрәгемне яулаган инде ул. 

Без тиз өйләнештек. Ирем буласы күрше егете армиядән кайту белән хисләрен аңлатты һәм тәкъдим ясады. Шул көннән без бөтен эшне бергә килешеп, агылый белән тагылый кебек гомер буе бергә йөри идек. 

Соңгы арада ирем алыштырып куйган кебек. Аның сәерлекләренә башта игътибар итми идем. Яшебез дә бар бит инде. Бер-беребезне ярты сүздән аңлап яшәгән җирдән ирем кинәт кенә минем фикерләр белән килешми башлады. «Син гел үзеңнекен сөйләрсең инде», – дип, кул селтәгәненә баштарак елмаеп кына кала идем. Кызуланып китеп бүлдерә башлагач, сагайдым. Хәзер аның минем белән бергә утырып ашыйсы да, элек сөйләшкән темаларга сөйләшәсе дә килми. Пыр-пыр килеп йөри торгач, аерым йоклый башлады бу, мунчага да минем белән бармый. Кәефе яхшырганын көтә-көтә сабырлыгым бетеп, үзем дә катырак әйтеп ташлый башладым. Шулай аралар суынды, уртак сүзләр югалды баштарак. Анысына артык ис китмәде. Балалар, оныклар мәшәкате белән, аларның шатлык-куанычлары, борчулары белән үз хәлең онытыла икән ул. 

Ә соңгы ел эчендә иремнең саулыгы да шактый какшады. Әле башы авырта, әле күкрәк турын уып куя. Хәлен сорый башласаң: «Мине списать итәргә ашыкмагыз әле, сөенмә, бирешмим», – дип, йөрәккә тоз салып куя. Якын кешең авырганга сөенәләрме инде?! Шулай йөри торгач, яз көне ишегалдында тигез җирдә егылып аягын сындырды ирем. Бозлавык та юк иде, үзенең дә хәле яхшы иде. Аякка аяк уралган кебек кенә булды, ди. Балалар тәрбиясен җылы кабул итә, мине исә якын китерми. «Борчылган кыяфәт чыгарып утырма инде», – дип, усал сүзләр дә әйтеп куя. Каршы дәшмим. Әмма уйландыра. 

Гомер буена кешечә бер талашкан да юк бит безнең, дип, дуслар, туганнар арасында гел көлешә идек. Икебез дә сабыр, тыныч кешеләр без. Ә хәзер ирем алыштырып куйган кебек. Бергә яратып караган спектакль, кинолар, концертлар турында ишетергә дә теләми. Яраткан ризыкларын пешерсәм дә исе китми. Гел икенче ризык сорый, яки үзе әзерли. Аерым ашаган ир белән хатынны бер дә күргәнем юк иде, үзебез шул хәлгә төштек диярлек. 

Иремнең кәефе көннән-көн начарлана бара. Беркөн мунча миченә яшьлектәге барлык фотоларын яккан. Икебез яратып укыган китапларны да яндырасы иде, җыеп алып яшереп куйдым. Гараждагы әйберләрен кешегә тарата башлады. «Улларың бар бит, алар белән киңәш башта», – дигәч, дулады. Үз әйберемә үзем хуҗа мин, ди. Бүтән кысылмадым. Болай да әле бер әйберен югалтып таптыра, әле икенчесен. 

Шушы көннәрдә малай әтисен көн аралаш диярлек больницага йөртә. «Сез аны кыйныйсызмы әллә?» – ди табиблар. Күз алдына китерегез: беркөн кулын кыстырган иде, икенче көнне бармагын сындырган. Аны гипслап җибәргәннәр иде, хәзер терсәктән кулын сындырды. Иремнең чәчләре дә күзгә күренеп агара. Нәрсәнедер исенә төшерергә теләгән кебек озаклап кайвакыт төбәлеп карап тора. Шул мизгелләрдә карашына элекке җылылык кайткан кебек булып китә. Бәлки, үземнең шулай булуына ышанасы килгәнгә күземә генә күренәме дип тә уйлап куям.  

Кеше акылына сыймый торган хәлләр бу. Кеше кылана дип, без дә социаль челтәрләрдә теркәлгән идек. Баштарак матур тормышыбызны, бакчабызны, умарталарны куеп бардык. Үткән көннән берәр кызык вакыйга, фотоларыбыз да кереп китә шунда. «Сез бигрәк матур пар», «бигрәк бәхетле сез», «шулай бер сүздә, бер сулышта да яшәп була икән», дип сокланып язучылар күп иде. Күз тимәдеме, дип шикләнә башладым. Иремнең апасы безнең аралар суына башлагач та, берәрсе фото аша бозым ясагандыр, кеше тик торганда болай үзгәрми дип әйткән иде. Башта ышанмадым. Ә менә хәзер иремнең саулыгы көннән-көн какшый башлагач, шул уй күңелдән китми. Ничек котылырга бу афәттән? Бозым салынганмы-юкмы, шуны белми торып, иремне өшкерергә, бозымын чыгарырга мөмкинме? Әллә табибка, психологка барырга күндереп караргамы? Сез нинди киңәш бирерсез? Гомер иткән ярым, балаларымның әтисе, кадерле кешем бит. Ничек тә ярдәм итәсе иде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Куясыз шул уйламыйча.Ә бит шул чакта кемдер ялгыз тилмерәдер,кемнеңдер хәсрәте бардыр,аларны үчеклимдер дигән уй булмый күңелегездә.Тәүбәгә килегез,Аллаһтан сорагыз.УЛ белә!!!

    Хәзер укыйлар