Логотип
Күңелеңә җыйма

«Нишләргә? Көндәшем белән бергә эшлим!»

 – Җүләр икәнемне аңлыйм, яратам бит, нишлим?  Венераның ярты ел инде шулай елап утыруы ачуны китерә башлады. «Яратасың икән, елама, кире кайтар», – дим, ачуымны басарга тырышып. «Аның белән яшәп булмый, әмма мин аны яратам. Аерылышсак та, ул бит мине һаман җибәрми. Бөтен җирдә – ул. Эшемне алыштырып карадым, һаман ул...»


 – Җүләр икәнемне аңлыйм, яратам бит, нишлим? 
Венераның ярты ел инде шулай елап утыруы ачуны китерә башлады. «Яратасың икән, елама, кире кайтар», – дим, ачуымны басарга тырышып. «Аның белән яшәп булмый, әмма мин аны яратам. Аерылышсак та, ул бит мине һаман җибәрми. Бөтен җирдә – ул. Эшемне алыштырып карадым, һаман ул...»


 Кемнең кемнең, ә менә Венераның бәхетле хатын-кыз булачагына шигем юк иде. Төркемдәшләребездән чибәрлеге, ниндидер бер затлылыгы, һәрнәрсәдән кызык табып, оптимист булып йөрүе белән аерылып тора иде. Без аңа сокланып карадык. Ул һәрвакыт игътибар үзәгендә булды! Башкача мөмкин дә түгел, аның белән һәрвакыт кызык! Студент елларыбыз әнә шулай күңелле генә үтеп китте. Юллар аерылышты. 


Ун елдан соң төркемдәшләр очрашуында күрештек. Венера һаман да шундый ук: авызы һәрвакыт ерык. Менә бәхетле хатын бу, дип сокланып утырдым кич буе. Бер яккарак кайтабыз булып чыкты. Ике хатын-кыз ялгыз гына калса, хәзер сүтелә башлый ул. Бик сирәк була хисләрен дилбегәдә тотканнар. Гаилә хәлләрен сөйләшә башладык. Баксаң, Венера иреннән аерылган. Дөресрәге, кияүгә чыккан да, бер елдан ук аерылган. Аптырап киттем. Ничек инде шушындый чибәр, һәрвакыт елмаеп торган хатыннан аерылырга мөмкин?! Ире хыянәт иткән! Венера да, сөяркәсе дә берүк вакытта аннан бала тапканнар. Моны соңыннан гына танышлары аша белеп ала Венера. Ышанмый яши әле ул, әмма сөяркәсе яшь бала күтәреп ишек бусагасына килеп баскач, ышанмый чарасы калмый. Матур сүзләр генә сөйләп, Венераны күкләргә чөяргә әзер торган иренең хыянәтен берничек тә аңлый алмый ул. Баласын күтәрә дә әнисенә кайтып китә. Аерылышалар. Мин гаепле, гафу ит, дип тә әйтми аңа ире.


– Ул вакытлар инде еракта калса да, искә төшкән саен, ярага боз салган кебек. Ачуым шуның кадәр кабара ки, дөньядагы бөтен ир-атны тотып учакка саласы килә. Янсыннар шунда. Гомеремдә ирләр ягына борылып карамаска ант иттем. Минем өчен бердәнбер ир-ат – улым, – дип тәмамлады ул үз тарихын. 
 Шул очрашу-сөйләшүдән соң аралаша башладык. Венера чынлап та, җигелеп, дөньясын үзе тарта, әле җаваплы эштә дә эшли. Очрашуларга баргаласа да, кияүгә чыгу турында уйлап та карамый. Дистә ел шулай уза. Инде без кырыкны да тутырдык. Улы үсеп бетте. Бәлки, хәзер уйлап карарсың, ялгызлык бик авыр бит ул, дип әйтеп тә карыйбыз. «Юк, кызлар, кирәкми миңа беркем дә. Яратам дип алданырга мин инде бала-чага түгел. Юк ул ярату, хисләрдә очарга яратканнар гына үз-үзләрен алдап яши», – ди Венерабыз. 

 


Берзаман ул бөтенләй үзгәрде. Гел елмаеп-көлеп йөргән Венера җитдиләнде. Очрашсак та, тизрәк өенә кайтырга гына тора. Ярты елдан соң ул мине аяктан екты: 
– Мин кияүгә чыктым, никах укыттык...
Чын-чынлап аптырашта калсам да, аның өчен сөендем. Яшең иллегә таба барганда тормышта бер иптәш кирәк инде ул. Шулай да:
– Койрыклымы, мөгезлеме ул? Син бит мин кияүгә чыкмыйм дип, антлар эчкән идең түгелме, – дип сорамый кала алмадым.
– Гап-гади ир-ат. Менә нишләтәсең инде, яраттым. Бик яратам. Шушындый була икән мәхәббәт, миңа шундый рәхәт, – диде ул.
 Венераның рәхәт тормышы бер ел буе дәвам итте. Ял итәргә йөрделәр, йорт төзү турында планлаштырдылар. Иптәш кызыма карап шатландым гына. Ә аннан соң... Елаулар башланды...


Ире башын салып эчәргә ярата торган кеше булып чыкты. Эчмәгәндә өрмәгән җиргә дә утыртмый, эчеп алса башын югалта. Җитмәсә, җитәкче кеше. Венераның коллегаларына сиздерәсе килми. Ни дисәң дә ир бит. Эчүенә түзәр иде, бәлки, ир эшендәге бер яшь кыз белән бәйләнгән. Менә монысына кабат түзә алмады Венера. Аерылышты. Бик авыр кичерде ул аерылышуны. Ашаудан калды, ябыгып бетте, чиргә сабышты. «Аннан киткәнеңә шатлан гына, котылдың», – дисәм, тагын да катырак елый : «Яратам мин аны, аңлыйсыңмы, яратам...»


Венера эше буенча элекке иренең компаниясе белән хезмәттәшлек итә иде. Аны күрмәскә була менә дигән эшеннән китте. Озак кына хезмәт урыны таба алмый аптырады. Ирен оныттырыр өчен ниләр генә эшләп карамадык: мәчеткә дә йөрдек, имче әбиләргә дә бардык, психологка да мөрәҗәгать иттек. Әллә шулар ярдәме тиде, әллә яралар бераз төзәлде, Венера, ниһаять, еламый башлады. Тынычланып калды. Хәтта елмая башлады. Эшкә урнашты. Онытты дип тынычландым. Әмма... Көннәрдән бер көнне Венера шалтырата:


 – Әйттем бит мин сиңа, җибәрми ул мине, дип. Күз алдыңа китерәсеңме, минем күрше бүлмәдә кем утыра? Аның яңа хатыны! Беркөнне ашаганда сөйләшеп киттек. Ул шунда сөйләде. Мактап туя алмый инде менә. Фотоларын күрсәтә-күрсәтә сөйләде. Әле яңа бергә яши башлаганнар. Мин бернәрсә дә белгертмәдем. Әмма аны оныта алмаганымны аңладым. Йөрәгемнән генә бу хатынга көнләп үлә яздым. Бергә булуларын күз алдыма китерсәм, калтырана башлыйм. Яратам мин аны, аңлыйсыңмы, яратам.


Иптәш кызыма ни дип киңәш бирергә дә белмәдем. Эшеңне алыштыр дип әйтәсе килми. Ниндидер бер ир кисәге аркасында нигә әле ул эшен алыштырырга тиеш. Сөйләшмә ул хатын белән дип әйтүдән дә мәгънә юк. Хатын-кыз кызыксынучан зат бит ул. Нәрсә турында гына сөйләшсәләр дә сүзләре шул иргә барып тоташачак... Ә ничек онытырга? Бер бәхетсез, гел бәхетсез дип, әллә тикмәгә генә әйтмәгәннәр инде...


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар