Логотип
Күңелеңә җыйма

Авыл. Бакча. Изоляция көчәя. (Көндәлек). Өченче көн: 30.03.2020

«Сөембикә» журналы редакциясе хезмәткәрләре дә алдагы атнадан өйдә эшләүгә күчә. Эш тукталмый: апрель саныбыз инде басылып ята, бу көннәрдә май санын әзерлибез. 

«Сөембикә» журналы редакциясе хезмәткәрләре дә алдагы атнадан өйдә эшләүгә күчә. Эш тукталмый: апрель саныбыз инде басылып ята, бу көннәрдә май санын әзерлибез. 
Өйдән чыгарга ярамый торган атнаны без инде дүшәмбене көтмичә, шимбәдән үк башладык.  
Аны ничек җиңелрәк уздырырга, өйдә утыруны, өйдә эшләүне ничек оештырырга, аның өстенлекләре һәм кимчелекләре, коронавирустан ничек сакланырга – безнең журналистлар бу көндәлектә шул хакта язачак. 


Редакциядә алдагы атнада өйдән торып эшлибез дип карар кылынгач, без балалар белән авылга кайтып китәргә булдык. Шәһәрдән чыгып авылга таба юл алуга, күңелгә ниндидер бер тынычлык иңә башлады. Юл буе табигатьтәге язгы үзгәрешләрне күзәтеп кайттык. Бөреләр зурайган, агач кәүсәләренә кызгылт төс иңгән – уяналар! Язгы ташулардан соң, Зөя дә ярларына кайткан. Үзебезнең Кайбыч районына кереп Борындык авылын узгач, машинага учак исе килеп керде. Учак исе генә түгел ул, яз исе, яңару, чистарыну исе! Авылда инде язгы өмәләр булып узган. Иске яфрак, үлән кыякларын чистартканнар, тиздән яшел чирәм шытачак! 
Авыл безне менә шулай төтен исе, кызыл шәфәкъ, күкрәкне тутырып сулый торган саф һава белән каршы алды. 
Авылда чираклар яши! Уңган-булган кешегә безнең якта шулай диләр. Кояш монда иртәрәк яктырта башлый бугай. Кыздырган йомырканы тиз-тиз капкалыйбыз да, урамга йөгертәбез. Кичә кызларымны беренче тапкыр курткасыз гына урамга чыгардым. И кызык булды балаларга! Аяк киемнәрен дә җәйгенекенә алмаштыргач бөтенләй җиңеләеп киттеләр. Кояш җылы нурларын бер дә кызганмый. Көне буе урамда йөгереп-чапкан балаларны чәй эчәргә тартып та кертеп булмый! 
Эшләр беткәч, авыл уртасындагы болынга – Сабантуй уза торган мәйданга төшкән идек. Кызым безнең якның тәүге яз бизәге – үги ана яфрагының сары чәчәкләрен җыеп бүләк итте. Язның бер матур гадәте ул безнең. 
Әле кичә генә оялары буш иде, бүген сыерчыклар кайткан! Үзләрен күргәнче, сайрауларын ишеттек. Һәй, өй хуҗалары, исән-имин кайтып җиттек, сәлам сезгә, дип исәнләшүләре булгандыр инде. Кайтуга өйләрен җайлаштырырга керештеләр. Әле берсе, әле икенчесе томшыгына үлән кисәкләре кыстырып кайта. Кызыксынып күзәтергә тагын бер матур күренеш булды. Бигрәк тә песиебез – Җимеш нәүмиз булып күзләрен майландырып күзәтә боларны. 
...Ә урамда?! Урамда кеше күренми. Инде дүртенче көн авылда яшибез, мәктәп балалары күзгә чалынмый, урам башындагы балалар мәйданчыгындагы таганнар да буш, кичә дәү әтиебез безгә инде паркка да бармаска кушты. «Өйдә утыр!» дигән бойрыкны тулысынча үтәргә тырышучылар шактый. Кафелар ябылган, бассейн, спортзаллар бикле, паркта кешеләр күренми. Азык-төлек сатучы кибетләр һәм аптека гына эшли. Күп оешмалар ябык. Халык җитәкчеләр кушканны үти. Әле ничектер барысы да каядыр еракта, шәһәрдә бара торган хәлләр генәдер сыман. Без яши торган Олы Кайбыч авылы – Кайбычның район үзәге булып санала. Ике көн элек район башлыгы халыкка мөрәҗәгать белән чыкты. «Ил җитәкчелеге керткән таләпләрне җиренә җиткереп үтик, ышаныгыз, бүгенге көндә өйдә утыру – барыбыз өчен дә иң дөрес гамәл. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!» – диде ул. Олы Кайбыч әлләни зур булмаган авыл булса да, олыларны кирәкле дару, азык-төлек белән тәэмин итү буенча «кайнар линия» эшли.
Югарыдагы юлларны мин иртәнге якта язган идем. Илһамланып, яз халәтен тоеп. Әмма бүген кич, минем көндәлегем генә түгел, тормыш та икегә бүленде. Кичке якта Президентының Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертүе турындагы хәбәр килеп иреште. Урамга таба ачылган капкалар ябылды, балаларның уен мәйданчыгы – бакча, ишегалды... Изоляция турындагы хәбәрне ишетүгә күрше районда яшәүче әти-әнием янына хәлләр белеп килергә, азык-төлек кайтарырга ашыктык. Юллар кайчан ачылыр да, тагын кайчан күрешү насыйп булыр...
...Иртән торуга гадәт буенча телефонга үреләм. Ачы таңнан тагын телефон куркыныч хәбәрләр белән тулган... Дөреслеккә туры килмәгән информация җибәрешүне туктатыйк әле, дип мөрәҗәгать итәсем килә кешеләргә. Алар болай да дөнья тулы бит! Телевизордан бу атнаны ял атнасы дип кабул итеп, урамнар тутырып йөргән халыкны күреп гаҗәпләндем. Кырыс изоляция шартларына килеп җитүебез дә үзебезнең битарафлык аркасында түгелме икән?! Яшәүдән кызык таба алмаган мәлдә кешелек, бервакыт, тормышына куркыныч янаган әйберләр белән уйный башлый, дип укыган идем бер китаптан. Шулай ук түгелдер бит инде?! 
Телдән тешмәгән бу вирус тәнебез өчен генә түгел, калебебез өчен дә зур сынауга әйләнде. Кайда нечкә – шуннан өзелә, ди халык мәкале. Ә безнең нечкә урын – гаиләләребез булып чыкты түгелме? Карантинда утыру турында сүз чыгуга гаилә, балалар белән бер булып ничек яшәргә дигән зур проблема күтәрелде, төрле мәзәкләр чыкты, аерылышучылар саны артачак дип фаразлый башладылар. Югыйсә ничек гаилә белән берләшергә дигән тема түгел, ничек итеп илебезгә, җиребезгә килгән зур бәлане бергәләп киметергә дигән зур сорау күтәрелергә тиеш иде беренче чиратта. Хәлебездән килгәнчә саклану чараларын күрү, җаваплылыкны ныгыту турында уйланырга тиеш идек кебек. Кешелек – ул гомуми сүз булса да синнән, миннән башлана торган төшенчә бит...
...Авылда көнне ничек оештырырга дигән сорау бөтенләй юк. Өйдә барыбыз бергә сигез кеше яшибез. Бергә күңелле! Эшләр өчен тыныч почмак табасы гына авыррак... Әле тагын бакча өлгерде! Кичә теплицаны әзерләдек, әни инде анда тәмләткеч үләннәр утыртып куйган. Алмагачларны акка буядык, иске яфракларны тырмалап җирне чистарттык. Озакламый казырга, утыртырга чыгарбыз. Әле өй юасы бар, кышкы киемнәрне киптерәсе... 
Эштән бушаганда лимонлы чәй эчәбез, суган-сарымсак кушып салат ясыйбыз һәм телевизор карыйбыз – яхшы хәбәрләр көтәбез!... 

Беренче көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/saklanganny-saklarmyn

Икенче көн: http://syuyumbike.ru/news/arabyzdan-berebez/koronavirusly-tormysh-yaa-chynbarlyk-kndlek-ikenche-kn-29032020
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар