Дөрес эшлимме, әллә юкмы сезгә язып, анысын белмим. Тик күңелне дә бик бушатасы килә.
Кайдан башлыйм икән? Мөгаен, балачактан ук башлап сөйләргә кирәктер. 4-5 нче классларда укыганда ук мин әтинең әнигә хыянәт иткәнен – башка кеше янына йөргәнен белә идем инде. Моның әнигә никадәр авыр икәнен, билгеле, аңлап бетермәгәнмендер әле.
Бу хакта әнигә бер күрше апаның кереп әйткәнен дә бүгенгедәй хәтерлим. (Ул апа гаепле булмаса да, мин аны шуннан соң никтер күралмый башладым. Урамда очраса, исәнләшәсем дә килми иде. Аның кызлары белән дә уйнамый башладым. Мәрхүм булды ул узган ел, аның алдында гаепле булсам, Ходай мине кичерсен.)
Әни ул чыгып киткәч бик елаган иде. Башкаларга да шулай идеме икән, анысын белмим, әмма әни елаганда миңа бик кыен була иде. Әни бит ул беркайчан еларга тиеш түгел кебек. Киресенчә, син елаганда ул сине юатучы кеше. Ә монда, мендәргә капланды да, минем нишләргә белми басып торуымны да күрмичә, елады да елады.
Кич белән өйдә бик зур тавыш булды. Энем кечкенә иде әле, әмма мин әти белән әни кычкырышканнан инде барысын да аңладым: әтинең тиздән тагын бер баласы туарга тиеш икән. Медсестра ападан. Миңа гына апа булган инде ул, ә болай авылга эшкә килгән яшь кыз. Бик чибәр иде ул. Чәчләре шундый озын иде, үзе гел елмаеп кына тора. Без хәтта аңардан прививка ясатырга да курыкмый идек. Синең белән нәрсәдер турында гел сөйләшә ул, шуңа күрә аның энәне тыкканын сизми дә каласың. Безнең кызларның күбесе аңа карап, үскәч без дә медсестра булабыз дип хыялланалар иде. Класстагы биш кызыбыз медучилищега юкка гына кермәгәндер инде.
Әтинең шул чакта әнигә: «Син үзең гаепле барысына да!» – дип кычкыруын да хәтерлим.
Ул медсестра кыздан соң әти бер кибетче кыз белән йөрде, аннан тагын бер медсестра белән. Беренче медсестрасы, бала табар вакыты җиткәч, безнең авылдан китеп барды. Әти өйдә булмаганда бер кичне соң гына безгә килде әле ул. Әни белән нидер сөйләштеләр, икесе дә еладылар. Әни: «Балаңа булыр», – дип, пакет белән нәрсәләрдер биреп тә җибәрде әле аңа. (Соңыннан бер исемә төшереп сораган идем, сезне үстергәч җыеп куйган кечкенә бала киемнәрен, бала чүпрәкләрен биреп җибәрдем, аның үзенең әле бернәрсәсе юк иде балага ул вакытта, диде әни. Шул китүдән ул кызның башка хәбәрен ишетмәдек – бездән ерак районнан иде ул. Әни: «Сезнең анда тагын бер туганыгыз бар, энегезме, сеңлегезме. Кайчан да булса, ул сезне эзләп табар әле, аптырап калмассыз», – дип әйткәли иде безгә. Тик әлегә кадәр беркемнең дә безне эзләп килгәне юк әле.)
Әтинең шушы гадәте аркасында минем дус кызларым да булмады. Моңа үзем гаепледер – берәү белән дә якынаерга тырышмадым. Йөземә бәреп әйтүче булмаса да, бу хакта авылда барысы да беләләр иде бит.
Җитмәсә, әти берара безнең класста укучы бер кызның әнисе белән дә очрашты әле. Алар әнисе белән икәү генә яшиләр, әтиләре берничә ел элек авариядә үлгән иде . Әти хәтта аларга күченеп яшәп тә алды. Әллә бер ай торды, әллә ике ай, анысы истә калмаган, аннары кире өйгә кайтты. Безне бик ярата иде ул, бигрәк тә энемне. Әнидән башка тора алса да, энемнән башка тора алмый иде ул. Энем дә әтигә ябышып кына тора иде.
Малай булгангамы, ул үсә төшкәч тә барыбер күбрәк әти яклы булды кебек. Дөресрәге, ул әти белән әни арасына беркайчан да кысылмаска тырыша иде. Әле мәктәптә укыган чакларын хәтерлим, өйдә тавыш чыкса, ул тиз генә үз бүлмәсенә кереп китә иде. Әни кайчак үпкәли дә иде аңа, әмма энем аңа каршы да бер сүз әйтми.
Аннан миңа да: «Апа, алар арасына кысылма син, кирәкми. Алар бит олы кешеләр, үзләре хәл итәрләр. Күңелем сизә, әти генә түгел, безнең әни дә гаепле алар арасында булган хәлләргә. Сәбәбен генә аңламыйм. Тик кайчан да булса безнең гаиләнең бу сере бер ачылачак, әйтте диярсең», – дия иде миңа.
Әти мине никадәр яратса да, безнең аралар беркайчан да җылы булмады. Моңа, әлбәттә, мин гаепле идем – үсә төшкән саен, аннан ерагая бардым. Әнине елатулары, аның өстеннән йөрүләре өчен гафу итә алмый идем аны. Кыз бала барыбер әни яклы инде ул...
Гомер буе шулай булды: әни көнләште, әти йөреп торды. Үзе кызык, бер кеше белән дә озак очрашмый иде ул. Әни бу хакта белүгә, йөргән кешесен ташлый да. Авылдагы теге медсестра апа белән генә озаграк йөргән бугай.
Инде мәктәпне тәмамлап университетта укыганда әти белән ачыктан-ачык сөйләшергә тырышып караганым булды. Нигә шулай эшлисең, нигә син шундый дигән сорауларымны тыңлап-тыңлап торды да:
– Кызым, вакыты җиткәч, барысын да белерсең. Бәлки мине аңларсың да... Әйе, дөрес эшләмәгәнемне беләм. Булдыра алсаң, мине гафу ит, – диде.
Аннан өстәде:
– Кызым, башка сораулар бирмә, яме!
Күзләрендәге сагышны күреп шул чакта тетрәнеп калган идем.
Вакыт җитте аннары, мин әти белән әни арасындагы теге серне белдем. Әтинең сеңлесе сөйләде аны миңа. Без аның белән узган җәй бергә Төркиягә ял итәргә бардык. Бер атна гел икәү генә булдык, бик күп нәрсәләр турында сөйләштек. Әти белән әни арасындагы мөнәсәбәтләр – минем иң авырткан урын бит, ул хактагы сүзне үзем башладым.
Һәм апа миңа менә нәрсәләр сөйләде.
Әтинең бик яратып йөргән кызы булган. Алар инде өч ел очрашып йөргән булганнар, өйләнешергә җыенганнар. Хәтта әти-әниләреннән ул кызны сорап та кайтканнар. Әни белән бүлмәдәш булган ул кыз, бер группада укыганнар. Ул чакта бит әле кесә телефоннары булмаган, берсендә әти кызы янына тулай торакка килгән. Ә теге кыз авылларына кайтып киткән чак булган. Бүлмәдә әни берүзе генә икән. Йөргән кызының дус кызы булгач, әтигә ят кеше булмаган инде ул. Бергә чәй эчәргә утырганнар. Калганын хәтерләмим, дип сөйләгән әти аннары сеңлесенә, уянганда аның белән ята идем. Башым бик авырта иде, күрәсең, чәемә нәрсәдер салган булган, дигән.
Әтиләрнең туйларына берничә көн калганда әни авылга, аларның өйләренә кайтып кергән. Мин синнән бала көтәм, беркая да китәргә җыенмыйм, дигән һәм авылда яшәп калган. Әби белән бабай: «Бу кызның күз яше төшәр, баланы да ятим итеп булмый», – дип, әтине өйләнергә ризалатканнар. Ә авыл халкы, әлбәттә, берни белми, аңламый калган.
Шулай итеп, әти яраткан кешесе белән утырырга тиеш туйда әни белән утырган. Туй мәҗлесе тәмамланып, кунаклар таралуга, өйдә үз кешеләр генә калгач, ул әнигә: «Курыкма, ташламам, бала ятим үсмәс, тик гомер буе йөриячәкмен. Сиңа шуның белән килешергә туры килер – үзең гаепле», – дигән...
Менә шундый хәлләр.
Әнигә болар хакында белүемне белгерткәнем юк. Ике яраткан кешене аерып дөрес эшләмәгәнен бик беләм дә... Тик бу гөнаһысы өчен җәзаны ул инде җитәрлек алды. Әтине бик яратканга барган инде ул бу адымга, аны ничек тә үзенеке итәсе килгән.
Әти белән әнинең тормышында әллә ни үзгәрмәсә дә, минем күңелдә бераз тынычлык урнашты. Әтинең нигә болай эшләвенең сәбәбен белгәч җиңелрәк хәзер. Элек мин әнине генә кызгана идем, хәзер аларның икесен дә кызганам. Тик мин ярдәм итә ала торган хәл генә түгел.
Теге кызның язмышы да бик кызыксындыра. Тик әтинең сеңлесе аның хакында берни белми икән. Әти дә белмидер, мөгаен.
Бер генә теләгем бар – әти белән әни тормышындагы бу ялгышларның шаукымы безнең язмышларга гына кагылмасын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк