Бүген парламентта Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе һәм Архангельск өлкәсе Хатын-кызлар депутатлар палатасының уртак утырышы узды. Утырышта катнашучылар төбәкләрдә социаль сәясәтне гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, хатын-кызлар җәмгыятьләре эшчәнлеге турында сөйләштеләр, шулай ук социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.