Зөлфиянең күзендә яшь тамчылары пәйда булып, битләре буйлап аска тәгәрәде...
Август азагы... Көннәр әлегә җылы тора. Атна буе койган яңгырлардан соң, ниһаять, күктә балкып кояш чыкты. Бу күренешкә бар тереклек шатланды бугай: авыраеп, хәлсезләнеп калган үләннәр кабаттан баш калкытты, көзге чәчәкләр: «безнең әле яшисебез, кешеләрне шатландырасыбыз килә» дигән кебек, барлык күзәнәкләре белән кояшка омтылды. Җәйнең үз урынын көзгә бирәсе килми сыман. Яшәүнең тәмен татыган һәрбер тереклек иясе җылы, кояшлы көннәрнең озаккарак сузылуын тели: кошларның канат җәеп зәңгәр күкләрдә томырылып очасы, бала-чагаларның яшел чирәмдә рәхәтләнеп тәгәрәп уйныйсы, эш кешеләренең эшләрен тизрәк тәмамлап каласы килә... Болар күңелгә килгәннәрнең берничәсе генә. Ләкин табигатьнең үз кануннары. Дөнья яратылганнан бирле ел фасылларын ашыктырып та, кичектереп тә булмый. Алар Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләп куелган тәртип буенча, бер-берсен алыштырып тора: салкын кыштан соң ямьле яз килә: калын кар астында ял иткән җир анабызга яңадан яшәү сулышын өрә. Табигать кабат уяна. Яздан соң җәй килә, җәйдән соң көз, кыш.
Зөлфия тирән уйларга бирелеп, тәрәзәгә күз салды. Өй янында утыртылган йөзьяшәр наратлар бер-берсе белән нәрсәдер турында серләшкән шикелле, ылысларын тибрәлдереп шыбырдашып утыра. «Әйдә, чык, әбиләр чуагының рәхәтен, ямен тоеп кал» дигән шикелле, Зөлфияне урамга чакыралар шикелле. «Менә тагын көз килде. Әтием белән әнием генә аны күрә алмады. Матур булса да, ямансу бу көз...» дигән уй узды яшь хатынның башыннан. Күңелен сүз белән әйтеп, каләм белән язып аңлаталмаслык әче сагыш, әрнү биләп алды.
Әнисе үлгәнгә бер ел узып киткән, ләкин ул моның белән килешә алмый. Иртә белән гадәттәгечә телефоннан таныш номерга шалтыратырга теләге туа. «Хәерле иртә, әнием! Ничек хәлең?» –ؘ дип дәшәсе килә аның. 89172... Бу номер Зөлфиянең йөрәгенә уелып язылган. Ул бик теләсә дә әнисе йөрткән телефон номерын оныта алмаячак... Кайчан да булса ул аның ягымлы тавышын ишетер төсле: «Кызым ничек хәлең? Минем, Аллага шөкер, бер җирем дә авыртмый. Мин сау-сәламәт», – дияр төсле телефоннан әнисе.
Соңгы елларда бик авырга туры килде шул Нәкыя апага. Онкология дигән явыз чир сау-сәламәт кешеләрне тиз арада егып сала икән. Балкып торган кешене әкренләп «ашап», хәлсезләндерә, ятакка калдыра...
Зөлфия авыру әнисен сеңлесе Айсылу белән чиратлашып карады. Кызлар кулларыннан килгән барлык нәрсәне эшләделәр: юындырдылар, уколлар кададылар, дарулар эчерделәр, иң тәмле – әниләре ашый алырдай ризыкларны пешерделәр. Йомшак мендәрләргә сөяп, җылы сүзләр әйтә-әйтә кашыктан ашаттылар кадерле әниләрен. Соңгы вакытта Нәкыя апа ашый да алмады: әнисенең шырпы кебек калган гәүдәсен күреп Зөлфиянең йөрәге өзелде, ләкин ул борчылуын сиздермәде: гел елмайды, шаярды, әнисенең кәефен күтәрергә тырышты. Ана белән бала урыннарын алмаштырды: кайчандыр Нәкыя апа балаларын кашыктан ашатса, юындырса, гомер азагында үзе сабый кыяфәтенә керде. Бу авыру белән очрашкан, якыннарын караган кешеләр генә аңлар бу сынауның нинди авыр булганын...
Зөлфиянең күзендә яшь тамчылары пәйда булып, битләре буйлап аска тәгәрәде. Өстенә җылы кофтасын киеп, урамга атлады.
Өй каршында утыртылган розалар кояшта балкып утыра. Могҗиза дими ни дисең, утырткан чәчәкләр беренче елны Зөлфиянең туган көнендә чәчәк атты. Әйтерсең Аллаһы Тәгалә тарафыннан бүләк булды. Ә хәзер алар җәй саен хуҗабикәне шатландырып, кар төшкәнче чәчәк атып утыралар. Зөлфия, барган җиреннән туктап, чәчәкләр белән сөйләште. Ул әнисенә бәйрәмнәрдә иң матур букетлар алып бара иде. Чәчәк сатучылар янында тукталып, иң матур, иң купшыларын сайлап букетка төрдерә иде. Нәкыя ханым бик зәвыклы ханым булды. Заманында институтның физика-математика факультетын тәмамлаган, җаваплы урыннарда эшләгән. Пенсиягә чыккач, дин белән кызыксына башлады, намазга басты. Иренә яхшы хатын, балаларына үрнәк ана булды. Аны эшендә дә хөрмәт иттеләр, якташлары, күршеләре Нәкыя ханымны кешелеклелеге өчен яратты. Ул зәвык белән киенә иде, кызларына да хатын-кызда булырга тиешле сыйфатларны тәрбияли белде.
Зөлфиянең әти-әнисе иртә яздан дачага китеп яшиләр иде. Балачаклары авылда узганга, шәһәргә килеп төпләнгәч тә, җир кешеләре булып кала белделәр. Әтисе Маркиз дача җирендә үз куллары белән мунча җиткерде. Әнисе март аеннан башлап тәрәзә төпләренә помидор үсентеләре утырта, җәйгә әзерләнә башлый. Аларның 5 сутыйга якын булган дачалары күпләр өчен ял йортларын алыштыра: дуслар, туганнар аларга кунакка килергә ашкына. Әниләре килгән кешене кунак итә белә: өстәлгә нинди генә сый-нигъмәт чыкмый: тозлы кыяр-помидорлар, ысланган казлар. Әтисе шашлыкка учак ягып җибәрә, борынны кытыклап утта кызган ит исе тарала, мунчадан чыккан төтен бәйрәм рухын тагын да баета.
Әтисе үз куллары белән бакчага нинди генә җимеш агачлары утыртмады: төрле сортлы алмагачлар, карлыганнар, чияләр. Карап, тәрбияләп торганга җимеш агачлары чиләкләп уңыш бирә. Әнисе кайнаткан кайнатмалар, компотлар тәме авызда һаман саклана сыман. Их, бер генә кайтып киләсе иде балачакка! Туганнар белән җыелып әти-әниләренең дачасында рәхәтләнеп бер кунак буласы иде! Әтисе тиз генә агач мунча ягып җибәрер, әнисе чәй әзерли башлар иде! Сеңлесе Айсылу карлыган яфраклары җыеп керер, ак фарфорлы чәйнектә җәйнең барлык тәмен сеңдергән хуш исле чәй пешерер...
Бергәләп түгәрәк өстәл янында көлешә-көлешә чәй эчкәндә дөньяның барлык гаме онытыла, күңелдә шундый рәхәт! Әти-әниле булуның нинди зур бәхет икәнен кеше олыгая башлагач кына аңлый икән шул! Алмагачлар, чияләр белән әйләндереп алынган бу агач йорт гади генә җир булмаган, бәхет йортының үзе булган! Их, вакытны кире чигереп булса, йөгереп кайтыр иде Зөлфия әти-әнисе янына, кочаклап, аларны ничек яратканын әйтер иде...
(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/aniemnen-disbese-2)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк